- 25.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №21 (24 май)
- Рубрика: Аулак өй
Сине сагынып кайткан идем…
Авыр миңа… шундый авыр…
Давыллардан калган сыман,
Хәлсезләнеп ауган авыл…
Нишләдең син, авылым, дидем…
Миңа беркем эндәшмәде.
Ялтырап куйды чишмәләре,
Гүя җирнең күз яшьләре.
Ниләр булды сиңа, авыл…
Кайда синең назлы җилең?..
Давылларга бирешмәгән
Халкымның син җаны идең…
Бүгенгегә башын салып,
Елый сыман үткәннәрең.
Бу үзеңнең язмышыңмы,
Ялгышымы бүтәннәрнең?!
(М.Кәбиров)
Әлеге шигъри юлларны, «Сагындым, бик сагындым сине, туган авылым, Өстеял!» исемле китаптан алдым. Аны шул авыл кешесе Фердинанд Ибраһимов туплаган. Авылның кыскача тарихы сурәтләнгән анда. Тик авылның тарихы кыска түгел, гәрчә үзе зур булмаса да.
Әбием тол иргә кияүгә чыккач, әнием дә шул авылга күчә һәм авыр сугыш елларында шунда 13 яшеннән җигелеп өлкәннәр белән беррәттән тормыш йөген тарта…
Аннан хәзерге туган авылым Түбән Орыда әтиемә кияүгә чыга. Ә мин кечкенә вакытта каникулларда Өстеялга кунакка бара идем. Кара җиләкләргә йөрүләр, төбе күренеп торган чиста елгада су керүләр… Әле дә исемдә. Ул чагында анда 27 хуҗалык иде дип беләм. Менә шушы авылда бүген, монда да кайчандыр тормыш гөрләгәненә телсез шаһит булып, аумый түзүче капка баганалары һәм зират кына торып калды. Авыл инде юкка чыкты. Соңгы гаиләләр елый-елый 2000нче еллардан ук күчеп китәргә мәҗбүр булды. Юлсызлык, кибете, медицина ярдәме күрсәтерлек пункты булмау авылны тамыры белән йолкып атты. Безнең кардәшләребез Саяр абыйлар иң соңгылардан булып, җитешле йорт-җирләрен ташлап, Мари илендәге Бәрәңге бистәсенә күченде. Гомерен урманчы эшенә багышлаган Саяр абый картлыгын шул Өстеял ягына карап, моңаеп, сагынып үткәрде. Инде урыны оҗмахта булсын. Бүген балалары аның васыятен үтәп, авылга ташландык хәлгә төшәргә юл куймый. Соңгы вакытта сәламәтлеге аркасында өйдән бик еш чыга алмаучы әниләре Миңзифа апа да күңеле белән балаларына ияреп һәрчак шушы авылда. Авыл халкының соңгы сыену урыны шушы авыл егетләре аркасында гөрләп яшәүче зур авылларның зиратларын көнләштерерлек тәртиптә.
Бу як Изге чишмәләре белән дә данлыклы. Аның суының шифасын татарлар гына түгел, тирә-якта яшәүче марилар да белә. Саяр абыйның әнисе – Акәби Фәүзелнәҗәт әби шул суны өшкереп биреп бик күпләрне савыктырган. Ул су бозылмый. Мөгаен аның составында файдалы микроэлементлар күптер. Мин, әнием исән чакта, ел саен аны бирегә алып килеп, беткән нигез урыннарына кереп Көрьән укып, чишмәгә тукталып, аның сихәтле суы белән сыйланып, догалар кылып кайта идек. Инде әнием юк, әмма шул гадәтне дәвам итәргә тырышам. Саяр абыйның балалары белән шул авылда күмәкләшеп авыл көнен дә оештыргаладык. Быел исә шундый очрашуны тагын кабатларга уйладык. Ураза башланганчы дип 20нче майны сайладык. Әмма бу юлы бәйрәмне оештырырга башкалар да кушылды. Яңа Кенәрдә яшәүче Фердинанд Ибраһимов, Әтнә районы хакимият башлыгы урынбасары Фәрит Нуриев, шул ук Саяр абыйның уллары Даяр белән Динар, минем әниемнең үги туганы Асия апаның улы Нуретдин, Яңа Кенәрдә яшәүче Өстеял кызы Гәүһәрия апа белән Наил абыйлар… Бәйрәмне оештырырга үз көчләрен кертүчеләрне санап бетерерлек түгел. Мин авылга килеп кергәндә андагы чутсыз машиналарны, су буенда чын Сабантуй мәйданы корылганын, мәйданны уратып алган халыкны күреп шаккаттым. Каян ишеткәннәр, каян белгәннәр?! Димәк, авылы булмаса да, бу як халкын рух берләштерә, бу як халкы туганнарча аралашып яши.
…Гадәттәгечә, иң элек чишмәгә кереп, суы белән сихәтләндек. Чишмә йөзьяшәр наратлар төбеннән саркып чыга. Ләкин зилзилә хәйран гына зыян салган. Шул колач җитми торган нарат авып коймаларны җимергән. Әмма аны егетләр бәйрәмгә чаклы чистартып өлгергәннәр иде инде. Нуретдин Арчадан 50 кмдагы Арчадан кранга кадәр алып кайткан.
Зиратта да халык шыгрым иде. Кем кабер чистарта, кем укый, дога кыла…
Инде мәйданга да вакыт җитә. Ә анда спонсорлар әзерләгән пылау, өчпочмаклар көтә иде. Халык тамак ялгарга үз нигезләренә таралды. Асия апамнар ерак түгел, алар артыннан: «Асия апа, чәй куя тор, хәзер кереп җитәм, бүген сездә генә кунып калам», – дип шаяртып та алдым. Көлделәр, хәер, көлгән иттеләр бугай. Моңсу шаярту шул бу. Ул нигездә бик күп кунак булдык та бит… Тик бүген нигез урыны гына калган шул инде.
Ниһаять бәйрәм итәр чак та җитә. Туган нигезләр сагындырган, халыкны мәйданга җыю шактый вакыт таләп итте. «Җәмәгать, күреп торасыз, безне монда кунарга кертергә атлыгып торучылар юк, әйдәгез, Сабантуйны үткәреп, кайтасыбыз да бар бит әле…» дия торгач кына халык мәйданны әйләндереп алды. Һәркем мәйданга үз бүләген алып кайткан. Уеннарда миңа да катнашырга туры килде. Фердинанд абый белән бергәләп менә дигән итеп оештырдык бугай мәйданны. Халык та ялындырып тормады, балалар, алар артыннан олылар мәйданга чыгып көч сынашырга чират тордылар. Уеннар да күп булды, бүләкләр дә… Шушы авыл җирлегенә кергән Шурабаш авылы үзешчәннәре җырлары, биюләре белән күңелне күтәрде. Бәйрәмгә кайтучылар да осталыкларын күрсәтте.
Минем балачак хатирәләрен саклаган Өстеял (аның рәсми исеме Кече Әтнә) авылы Сабантуе менә шулай узды. Ул мондый зур мәйдан корып беренче тапкыр оештырылды. Беренче булса да, ул төерсез. Һәркем әле һаман шушы авыл бәйрәмендә алган тәэсирләреннән айный алмый йөри торгандыр. Быел Сабантуйлар татар илендә соңрак, уразадан соң булачак бит. Димәк, яшәүдән туктаган Өстеял авылы Сабантуе татар илендәге Сабантуйларга старт бирде, дияргә була. Сабантуйга кайтучылар аны киләсе елларда да үткәрергә дип килеште. Димәк, заманында ял итү урыны – постоялый двор вазифасын үтәгән, артильләре, мануфактуралары булган авыл бүген бетсә дә, аның рухы яши. Бу як халкы соңгы сыену урынын шушы туган авыллары зиратында сайлый. Өстеялның Даяр, Динар, Нуретдин, Рамил, Раил кебек уллары чишмәләрне, зиратларны тәртиптә тотуны оештыра. Саяр абыйдан эстафетаны алар алып калды. Бүгенге аяусыз, кырыс заманда бердәмлек, яшәр өчен җан-фәрман көрәшү үрнәге бу. Әнә шуңа да яратам бу якны, хөрмәт итәм бу халыкны.
Киләсе Сабантуйларда очрашканга кадәр, хөрмәтле өстеяллылар!!! Исән-имин булыйк, авыл хатирәләрен саклап, туган төбәгебезнең рухын җуймыйк. Аны балаларыбызга тапшырыйк.
P.S. Өстеял авылындагы Сабантуйдан фоторепортажны «ВКонтакте» сәхифәсендә ачылачак Өстеял группасыннан күрергә булачак.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии