- 25.02.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №8 (22 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Милләтпәрвәрлеге белән татар дөньясында узган гасырның туксанынчы еллар башында – Татарстан бәйсезлеге өчен көрәш барган үтә җитди чорларда ук танылган сәясәтче, II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты, Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы әгъзасы булган, 32 ел гомерен нефть өлкәсендә хезмәт куеп уздырган газиз ирем – гомер юлдашым, өч улымның яраткан әтисе Рәис Хәбиб улы Миннихановның бакыйлыкка күчүенә шушы көннәрдә бер ел тулды. Бу язмам аның рухына дога булып барып ирешсә иде.
Өебезнең иң түрендә синең кадерле истәлегең итеп сакланучы гармуннарың янына килеп, кулларым белән сак кына яраткан тальяныңның телләренә кагылам. Колагыма, яратып җырлый торган җырың ишетелә: «Олы юлдан атлар уза,
Безгә кала тузаны
Алда гомер бардыр барын –
Сагындыра узганы…»
И, Рәис, үткән гомереңнең кайсы чорын сагынып җырладың икән һәрвакыт?! Ач-ялангач сабый чагыңнымы?
Күңелемнән әкрен генә синең гомер йомгагыңны сүтәм…
Әтиең сугышка киткәндә 2 айлык имчәк бала булып бишектә калуыңнымы, ул вакытның барлык михнәтләрен татып, сугыш чоры баласы булып үсүеңнеме? Әллә әтиеңнең 1943нче елда чолганышта калып, кырык үлем аша аннан чыккач «немец шпионы» дип, 10 елга хөкем ителүе, шуннан алып 1991нче елга – 50 яшеңә кадәр «халык дошманы баласы» булып, нахак мөһер күтәреп яшәгән чорыңнымы?
Сагынырлыкмы соң?!
Ә җырың тагы да көчлерәк яңгырый сыман: «…алда гомер бардыр барын,
Сагындыра-узганы…»
Әллә соң, Рәис, гаепсездән гаепле булып, гаделсезлеккә каршы күкрәгеңне киереп басарга мәҗбүр булган үсмер чакларыңны сагынып җырладың микән?! Бөтен йөрәгең белән сыкрап сөйләгән чакларың булды: «Сыйныфта иң яхшы укучы булсам да, мәктәптә мине октябрятка да, пионерга да, комсомолга да алмадылар. Шул вакыттагы гарьләнүләремне, гаделсезлек алдындагы көчсезлегемнән җирне тырный-тырный үксеп елаганнарымны, шушы «статус» аркасында алга таба күргән михнәтләремне, кимсетелүләремне искә төшерсәм, әле дә тәннәрем чымырдап китә», – ди идең. Гаепсездән гаепле булу галәмәте, сине кечкенәдән үк гаделлек өчен көрәшкә этәргән дә инде Рәис.
Әтиең Хәбиб (минем кайнатам) совет лагерьларында 10 ел газап чиккән. 82 яшендә, үзенең гаепсезгә кулга алынып хөкем ителүен һәм репрессия корбаны булуын, гомер үткәч аклануын да белмичә дөнья куйды.
Юк, юк, гомереңнең бу өлешләрен сагынмагансыңдыр!
Колагымда һаман шул җырың яңгырый: «…сагындыра узганы…
сагындыра узганы…»
Син, мөгаен, шаулы яшьлек елларыңны сагынгансың, шулаймы?
Унҗиде яшеңә кадәр күргәннәрең сине шәхес буларак чыныктырган гына икән бит. Шулай булмаса, 1958нче елда Бәйрәкә урта мәктәбен тәмамлагач, берүзең, ул заманда әле күз күрмәгән, белмәгән Себер якларына юл тотар идеңме? Төмән шәһәре училищесында флотчы һөнәренә укып, катер белән Канда елгасында сал тарттыргансың, көтеп – көтеп тә һаман чакырмагач, үзең хәрби комиссариатка барып Совет армиясенә җибәрүләрен сорагансың. Элемтәче-радист булып Калининградта өч ел хезмәт иткәнсең. Үрнәк хезмәтең өчен сине коммунистлар партиясе сафларына алганнар, һәм, хезмәт иткән вакытыңда ук, үзең теләгән югары уку йортына керергә имтихан бирергә җибәргәннәр. Син Ленинград шәһәрендәге Киров исемендәге урман хуҗалыгы академиясен сайлагансың. Аны тәмамлагач, югары белемле белгеч буларак, Татарстанның берничә районында урман хуҗалыгын җитәкләгәнсең.
Ә нефть төбәге булган туган ягың сине һаман үзенә тарткан. Шулай итеп син, 1970нче елда Азнакайга кайтып төпләнгәнсең. Һәм инде калган гомерең хезмәт юлың «Актүбәнефть» һәм «Азнакайнефть һәм газ чыгару идарәләрендә» инженер булып дәвам итте.
Синең, үз эшеңнең остасы икәнлегеңне дәлилләүче бер кочак мактау кәгазьләрең, рәхмәт хатларыңны актарам…
Ә җырлаган җырың көчәя барып, бөтен күңелемне урап ала: «… олы юлның тузаны ла…
Сагындыра узганы…»
Әйе, бу җырыңны җырлаганда син, туган ягыңда ныгып аякка баскан, гаилә корып тамыр җәйгән чакларыңны, Дин, Тел, Милләт, Халкым дип җан атып көрәшкән вакытларыңны сагынганлыгыңа инана барам. Ничек сагынмыйсың ди, гомереңнең бу алтын чорын?!
Бер югары белем белән генә канәгатьләнмичә, олыгая барган мәлдә, читтән торып Марий политехник институтын тәмамладың. Хәер, белемгә омтылуың нәселегездән үк килә иде шул – әниең Миңсылуның (минем кайнанамның) барлык туганнары – Хафизовлар, Һәрберсе дә югары белемгә ия иделәр – заманында зур урыннарда эшләделәр. Мирсәет абыең – Шөгердә райком секретаре, Мияссәр абыең – Азнакайда нефть техникумы директоры, Селах абыең – «Татарстан коммунисты» журналының җаваплы сәркатибе, Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән кеше, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Миргасыйм абыең – Азнакай профтехучилище директоры иде. Ә апаң Роза Хафизова – язучы, шагыйрә, «Ялкын» журналы редакторы булып эшләде. Авыр туфраклары җиңел булсын!
Син ныклы белемле, киң карашлы, һәрнәрсәгә үз мөнәсәбәтең булган, төпле фикерле, дөреслекне ярып әйтә торган көчле кыю сәясәтче идең.
Милләт язмышы, телебезнең аяныч хәлдә булуы сиңа тынгылык бирмәде, милли күтәрелеш башланган 1990-1993нче елларда, үзең кебек кыю милләтпәрвәр бер төркем көрәштәшләрең белән, милләт язмышына битараф булмаган якташларыңны җыеп, дистәләгән автобусларда Казанга барып Ирек мәйданында митингларда катнашуларың, Хәтер көннәрен оештырышуларың, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу өчен хакимият сукмакларын таптауларың, урам исемнәре элмә такталарның ике дәүләт телендә дә язылуына ирешүләрең, телевидение-радио, газета аша чыгышларың… һәм, шушы изге гамәлләрең өчен төрлечә куркытулар, аяк чалулар, янаулар, хәтта эшкә барган чакта саклап торып, өйрәтелгән эттән талаттырылулары – әле дә күз алдымда…
Ләкин болар берсе генә дә сине сайлаган юлыңнан тайпылдыра алмады. Син хак, гадел, дөрес юлда булдың.
Һәркемнең үзеннән соң фәкать якты истәлекләр, эш-гамәлләр калдырасы килә.
Ә син, әти буларак та, яшәү дәверендә һәр үзен хөрмәт иткән ир-ат башкарырга тиеш өч гамәлне тормышка ашырдың: агач утырттың! Өй җитештердең! Уллар үстердең! Моның өстенә син, үзеңнән соң, Азнакай өчен шактый гына тарихи әһәмияткә ия истәлекләр дә калдырып киттең. Син чын ир-егет асылы идең, Рәис!
Бу тарихи истәлекләреңнең кайберләрен санап китү артык булмас дип уйлыйм:
- Хәзерге поликлиника (элеккеге Актүбәнефть һәм газ чыгару идарәсе) бинасы каршында синең үз кулларың белән утырткан чыршыларың бүген дә сине хәтерләтеп шаулашып утыралар («мәңгелек ут» комплексы төзелгәндә күбесе киселде, кызганыч!)
- Оешуына, ачылуына синең дә зур өлешең кергән Татар (төрек) гимназиясе бүген республиканың иң яхшы мәктәпләре исәбенә керде. Ата-аналар комитеты составында син озак еллар гимназиягә төрле яклап ярдәм иттең, төпчек улыбыз биредә белем алып, укуын медальгә тәмамлады.
- Шәһәр советы башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге (1987-1992нче елларда ике башкарма комитет иде) тиздән төзелә башлаячак яңа бистәгә исем бирү буенча конкурс игълан иткән иде. Шул конкурста катнашып, син бәйгедә 1нче урынны алдың, премия белән бүләкләндең, һәм ул яңа бистә – син тәкъдим иткән «Яңа юл» исеме белән аталды.
«Һәр үткән көнебез – иртәгә тарихка әверелә», – дибез. Ә үткәннәрне барлаганда ялган тарих язмыйбызмы, төбәк тарихында якты эз калдыручыларга тиешле бәя бирәбезме соң? Юктыр, мөгаен! Әгәр дөрес бәя бирелсә, Азнакай турында чыккан китапларның берсендә генә булса да шушы шәхес турында берничә сүз булмый калмас иде?! Әйе шул, күпләргә «коллык» дигән сукырларча буйсыну сыйфатын җиңә алу сәләте бирелмәгән, ни кызганыч! Китапларны әзерләүчеләр, «яңа тарих белгече» – урта кул түрә сүзенә каршы килә алмаганнар, күрәсең, синең турындагы язмалар, читкә алып куелган.
Хәер, син аңа мохтаҗ түгел идең, бу турыда ишеткәч, көлдең генә. Сер бирмәс, батыр һәм гадел кеше идең шул. Милләтнең ир-солтаны идең! Мин синең белән горурланып яшәдем. Бүген дә горурланам. Рәхмәт, әтисе, кырык ел бергә яшәү дәверендә син минем таянычым, олы терәгем, алтын баганам булдың. Әгәр син мине аңламаган, минем һөнәремне хөрмәт итмәгән булсаң, гомерем буе мәдәният өлкәсендә эшли, иҗат итә, уңышларга, дәрәҗәләргә ирешә алыр идем микән?!
Син бит үзең дә иҗат кешесе идең – озак еллар тальянчылар ансамблендә уйнадың. Кая гына барсаң да тальяның янәшәңдә булды. Хәтта милли моңнарыбызны балаларның күңелләренә сеңдереп калу нияте белән гаилә ансамбле дә оештырдык, концертлар, бәйгеләр, иҗади очрашуларда катнаштык.
Улларыңда милли горурлык, телебезгә хөрмәт тәрбияләдең, аларны гаделлеккә өйрәттең. «…үз-үзен хөрмәт иткән һәр шәхес халыкара хокукый кануннар нигезендә үзен, халкын рухи коллыктан чыгару, аның әхлагын, динен кайтару, телен саклап калу, мәдәниятен үстерү өстендә эшләргә тиеш. Бу мөһим эшне җәмгыятьнең нигезе булган гаиләдән башларга кирәк», – дигәнсең газетага биргән бер интервьюда. Син шулай эшләдең дә. Син, кирәк чакта кырыс та, ә кайчагында нечкә күңелле чын әти дә була белдең. Иҗтимагый эшчәнлегең белән бергә гаилә тәрбиясе бирүне дә максат итеп куйдың син.
Аллага шөкер, өч улыбыз да туган телебездә сөйләшә, динебезне, күп гасырлык милли йолаларыбызны хөрмәтлиләр. Иң мөһиме – милләтебезгә лаеклы хезмәт итәләр. Алар өчен җаның тыныч булсын әтисе!
Менә, Рәис, синсез бер яз, бер җәй, бер көз үтеп китте, инде кыш узып бара. Исән булсаң, үткән язда синең 75 яшеңне, ә үткән көздә тормыш коруыбызга 40 ел тулуын бәйрәм иткән булыр идек. Бераз гына ашыктың шул! Ни кызганыч! Гомерләр тигез бирелми икән шул! Күңел, синең мәңгелеккә киткәнлегеңә һаман ышанмый. «Ни хәл, әнисе?», – дип кайтып керерсең кебек. Юксындырасың, бик сагындырасың, әтисе. Оныкларың да сагына, һәрчак сине искә төшерәләр. Барыбыз бергә җыелган саен, видеоязмаларны карап, сине кабат яныбызга «кайтарабыз», бәхетле чакларыбызның матур мизгелләрен яңартабыз. Син безнең белән, мәңге безнең янәшәдә, әтисе!
Берүк яткан туфракларың йомшак, тар гүрләрең киң һәм якты, урыннарың җәннәт түрендә булырга насыйп итсен Раббым!
Алдымда синең кулларыңның җылысын саклаучы гармуннарың…
Ә колагымда һаман яраткан җырың яңгырый: «…алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы…»
Юкка гына «кеше китә – җыры кала», димиләр икән шул.
«…алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы…» Сагындыра шул, син булган узганы…
Зөлхия МИҢНЕХАНОВА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Азнакай шәһәре

Комментарии