Татарлыгым – минем горурлыгым!

Татарлыгым – минем горурлыгым!

Язмам татар кызларына хас булган барча сыйфатларны да үзенә җыйган кыз – Динә Абдуллина турында. Ул, табигатьнең иң матур җирендә урнашкан җиләкле таулары, гөмбәле наратлыклары, челтерәп аккан чишмәләре һәм киң күңелле кешеләре булган Кукмара районы Нормабаш авылында туып үскән кыз.

Кукмара шәһәре «Ак калфак» оешмасында йөрүчеләргә дә Динә белән очрашып, фикер алышу насыйп булды. Ул тыйнак кына сөйләде дә сөйләде. Ә без тын да алмый тыңладык. Бу җылы мохиттә барган очрашуны оештырган Кукмара төбәгенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншинага рәхмәтебезнең зурысы. Ул Динәнең иңенә матур итеп чигелгән татар сөлгесе салды.

Динә кечкенә чагыннан ук бик актив бала булып үсә, мәктәптә укыганда ук төрле конкурсларда катнаша. Озак еллар Кукмара сәнгать мәктәбенә вокал дәресләренә йөри. Ансамбльдә җырлый. Аннан тыш үзлегеннән гитарада уйнарга, ә әтисе Василдан курайда уйнарга өйрәнә. Мәктәптә укыган елларда биология, экология фәнни-тикшеренү эшләре белән кызыксына. Унынчы сыйныфта укыганда экология буенча республикада, ә унберенче сыйныфта Санкт-Петербургта үткән Бөтенрусия фән олимпиадасында җиңүләр яулый. Аның бу җиңүе Русиянең үзе теләгән, теләсә кайсы югары уку йортының бюджет бүлегенә имтиханнарсыз керү мөмкинлеге бирә. Ул хыялында йөрткән Мәскәү шәһәрен сайлый, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга керә.

– Беренче елларда уку җиңелләрдән булмады. Үземнең бар көчемне биреп, иптәшләрдән калышмаска тырышып укыдым.

Мин урыс мохитында яшим. Бүлмәдәш кызларым да урыслар. Ә инде укудан тыш, Мәскәү татар яшьләре Советында, МДУ татарлары якташлыгында торам, һәм Татар милли үзәгендә еш булам һәм анда бик яратып йөрим, – ди ул.

Иҗат белән кечкенәдән шөгыльләнгән кыз Мәскәүгә килгәч тә бу шөгылен ташламый. Татар мәдәнияте үзәгендә ансамбльдә җырлый, курайда, гитарада уйный һәм синтезаторны да үзләштерә.

Динә студент кына түгел, мөгаллим дә. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен татар теле дәресләре алып бара. Аның мөгаллимлеккә омтылуы нәселдән киләдер. Авылда аларның гаиләсен укытучылар династиясе дип йөртәләр, Динәнең әтисе дә, әнисе дә укытучылар. Дәү әнисе Сәрбиназ апа да 43 ел балаларга белем биргән, әтисенең апасы Суфия ханым да 30 ел балалар укыткан кеше.

– Үзем укыган факультетымны бик тә яратам, укуга сөенеп барам, – ди ул. Дәресләрдән соң да актив булуы, төрле чараларда катнашуы, аның хорда җырлавы, биюләре урыс милләтеннән булган кызларны да кызыктыра. «Без дә андый җирләргә йөрер идек», – ди алар.

Менә шулай, туган телдә белем алуы югары уку йортында да комачауламый, ә алга таба үсәргә омтылыш ясый.

Төрле яктан да сәләтле булган кыз «Татар кызы-2020» халыкара конкурсының Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасындагы этабында «Милләткә иң тугры татар кызы» һәм «Татар кызы-2020» номинациясендә җиңү яулый.

– Бу конкурска әзерләнүдә миңа урыс мохиты комачауламады. Татар җанлы булуың, күңелеңдә милли рух булса, әйләнә-тирәңдә ни булуы мөһим түгел, – ди ул. – Бу бәйгегә әзерлек бик озак барды. Иң авыры, мөгаен, интеллектуаль этапка әзерләнү булгандыр. Тарих, татар мәдәнияты буенча күп мәгълүмат белергә кирәк. Мәшһүр татар кызлары кемнәр, беренче опера, балетлар, татарлар тарихындагы беренче китаплар, аларның авторлары кемнәр? Менә шундый сорауларга җаваплар бирдек.

Ул, халыкара «Татар кызы-2021» конкурсында финалга чыга. Динә Васил кызы Абдуллина быел октябрь аенда Үзбәкстанда үтәчәк «Татар кызы» халыкара конкурсында чыгыш ясаячак. Динәгә уңышлар телик.

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии