75 яшь – олы байлык ул!

75 яшь – олы байлык ул!

Гомер көзләремә кереп барам,

Йөрәгемдә көзге моң ята.

Үткән еллар ерак офык сыман,

Күңелемне һаман кузгата.

Әйе, гомерләр бик тиз үтеп китә. Сизми дә каласың. Әле кайчан гына урамнарда яланаяк чабып йөргән бала, көтмәгәндә картлыкка кереп бара. Артка әйләнеп карасаң, күпме еллар үткән. 75 яшь – ул инде гомернең яртысын үтеп, 100 якынлашу дигән сүз. Бирсен Аллам! Шул гомерләр эчендә күпме шатлык-куанычлар, кайгы-сагышлар, үтелгән юл, күпме куелган хезмәт, саный китсәң, очына да чыга алмассың...

Сүзем Яңа Кенәр авылында гомер итүче Сабиров Габделбәр Гарифҗан улы турында. 1946нчы елның 24нче сентябрендә Кызыл Юл (хәзерге Әтнә) районы Иске Җогып авылында колхозчы Гарифҗан һәм Разыя гаиләсендә бишенче ир бала булып дөньяга килә ул. Разыя тугыз ир бала таба, аларның алтысы исән-сау үсеп җитә, өчесе вафат була. Әтисе Гарифҗан алты баланы тәрбияләп үстерү өчен бик күп көч куя. Колхозның агач мастерскоенда эшли. Кул эшләренә бик оста була. Өйдә дә агачтан кырып өстәл-урындыклар, караватлар, комод-шкафлар ясап сата. Шул хисапка балаларын ашатып, киендереп, укытып, тормышка әзерли. Кул астына керә башлагач, малайлар гаиләгә булыша башлый. Ул чор балалары рәхәттә үсмәде, сугыштан соңгы еллар үзләрен гел сиздереп торды. Күп гаиләләрдә хәерчелек хөкем сөрде. Малайлар кечкенәдән үк каз, сыер-сарык көтүләрен көтте, көрәк-сәнәк тота башлагач, җәйге каникулларда колхозның төрле эшләрендә катнаштылар. Габделбәр дә: «Бригадир бер көн дә эшкә әйтмичә калмады», – дип искә ала. Колхозның барлык эшләрен дә башкара: комбайнчы ярдәмчесе, плугар, ат белән ашлык ташу, эскерт салу, урманга яфракка бару, ат арбасына таш төяп юллар салу, бәрәңге арасын эшкәртү, такта яру, сушилкада ашлык киптерү һәм башка эшләрнең барысын да эшли. Тормышның барлык авырлыкларын күреп, балачактан ук җигелеп эшләгән вакытларны искә алмый мөмкин түгел.

Беренче класска 9 яшен тутырып керә ул. Сентябрь ахырында туганлыктан, үз яшьтәшләре белән укый алмый. Иске Җогып башлангыч мәктәбен тәмамлагач, укуын Чембулат сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә. Күлле Киме мәктәбендә урта белем ала. Белем алу теләге көчле була аның, Казан кооператив техникумының бухгалтерлар әзерли торган бүлегенә укырга керә. Ике ай укыгач, егетне Армия сафларына алалар. Төньяк Флотта хәрби бурычын үтәп кайткач, укуын дәвам итә һәм юллама белән, дипломлы белгеч булып, 1970нче елның 1нче августыннан Яңа Кенәр сельпосына эшкә килә. Шул гомердән бирле Габделбәр Сабировның язмышы Яңа Кенәр авылы белән бәйле. 24 ел сельпода бухгалтер, сельпо рәисе, 10 ел Яңа Кенәр коммуналь хуҗалыгында, 5 ел Яңа Кенәр терлек симертү совхозында баш бухгалтер хезмәтен үти. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен зур җаваплылык белән, яратып, җиренә җиткереп башкара. Моны аның архивында җыелган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да раслый. Холкы, табигате белән дә, кешеләргә карата мөнәсәбәте, тырышлыгы, киң күңеллелеге, ягымлылыгы, шәфкатьлелеге белән дә игътибарга лаек кеше ул.

2009нчы елда лаеклы ялга киткәч тә тик кенә ятмый Габделбәр. Актив җәмәгать эшлеклесе, 1974нче елдан бирле Яңа Кенәр сайлау участогы секретаре вазифасын башкара. 2012нче елдан ветераннар советы рәисе булып сайлана. Өлкән яшьтәгеләрнең ялын оештыру, сәламәтлекләрен кайгырту максатыннан күп кенә чаралар үткәрә. Мәдәният эшләрендә үзе дә бик актив катнаша. Спектакльләрдә, концертларда үзенең тел осталыгын күрсәтеп, кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйли. Гомумән, юмор хисле кеше ул!

Сабиров Габделбәрнең өе әллә кайлардан балкып тора. Бакчасында җиләк-җимеш, теплицалар, сарайлар – барысы да аның үз кулы белән булдырылган. Кечкенәдән әтисе янында эшләп, столяр һөнәрен дә үзләштергән. Тәрәзә рамнары, өстәл-урындыклар, ишек һәм башкаларны бик матур итеп ясап куя. «Кышкы каникулларда бишенче класстан орчыклар кырып, тактадан гөл чүлмәкләре ясап сата идем. Үземә дәфтәр-китап алырга ярап куйды», – дип сөйли ул. Булганнан бар да була, диләр. Моның өчен бары тырышлык, хезмәт сөю кирәк. Ә бу сыйфатлар Габделбәрдә җитәрлек.

Яхшы әти, булдыклы, акылы ир дә әле Габделбәр. Хатыны Фәния белән гомер итүләренә дә 49 ел булган. Ике кызлары, дүрт оныклары бар. Тиздән алтын туйлары якынлаша.

«Шушы һөнәреңне сайлаганга үкенмисеңме? Син тагын да югарырак постларда эшли алырлык кеше», – дип сорадым аннан. «Юк, – диде Габделбәр. – Миңа тормышымда дөрес юнәлеш бирүче булды. Ул – колхоз рәисе Шәрәфиев Хәмбәл абый. Армиядән кайткач, мин аңа эш сорап бардым. Ул мине якты йөз белән каршылап, клубка мөдир кирәклеген әйтте. Шунда сорап куйды: «Армиягә хәтле нәрсә эшләдең?» Минем техникумда укуымны белгәч, аны дәвам итәргә киңәш бирде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Эшемне бик яратып эшләдем. Минем өчен бу үзе бер зур бәхет!»

Габделбәр! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәм, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул.

Киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине. Балаларыңның бәхетенә, оныкларыңның игелеклелегенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии