- 24.08.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №08 (август)
- Рубрика: Аулак өй
Безнең халык бәйрәм итәргә, кунакка йөрергә ярата. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге дә шундый нәтиҗә ясаган. Кунак ул – өйгә көтелмәгән шатлык һәм мәшәкатьләр дә алып килүче. Монысы халык фикере. Ә сез кунакка йөрергә яратасызмы? Әллә кунакларны үзегезгә дәшәсезме? Шул хакта белештек.
Флүрә ТАЛИПОВА: «КҮПТӘН КУНАК ЧАКЫРГАНЫМ ЮК»
– Соңгы елларда кунакка йөрү гадәте, дөресен әйтергә кирәк, әллә-ни саклана дип әйтмәс идем, чөнки дөньялар үзгәрде, заман башка. Вакыт җитми, компьютер, телефон заманы... Хәзер барлык аралашу шул телефонга кайтып кала. Шунысын да искә алып китәсе килә, әле ул кунакка барган хәлдә дә, хәзер элеккеге шикелле аралашу юк, кешеләр бер-береннән читләште, һәрберсе шул телефонына текәлгән дә, шунда казынып утыра, ачылып сөйләшергә дә теләге юк шикелле.
Мин үземне дә кунакчыл кешеләр рәтенә кертә алмыйм (кызганычкамы, әллә сөенечкәме). Әйтүемчә, вакыт җитми, вакыт булганда, теләге яки кәефе булмый, йә арылган була.
Соңгы тапкыр 29нчы июньдә Әлки районы Борнай авылына дусларым кунакка чакырды. Анда да Авыл көне һәм Сабантуй бәйрәме уңаеннан, кунагы да, бәйрәме дә – барысы бергә булды.
Үзем соңгы тапкыр, зур итеп гыйнвар аенда әниемнең 90 яшьлек юбилеен Коръән ашы итеп уздырган идем. Кечкенә табын оештырып, үзебезнең гаилә әгъзалары гына утырып алган вакытларны исәпкә алмасаң, кунак чакырганым юк ахры.
– Өч көннән артык кунак булырга ярамый, дигән фикер белән килешәсезме?
– Мин шәхсән бу фикер белән килешәм яки килешмим, дип тә әйтә алмыйм. Әгәр кешенең кунак итәргә мөмкинлеге, теләге бар икән, 3 көн генә түгел, 4 -5, бер атна да кунак итә, яки кунак булырга мөмкин. Ул кунакның якын булуына, физик, психик һәм матди мөмкинлегенә бәйледер. Бүгенге шартларда яшәү ритмын, яшәү темпын искә алганда, кунакларның күбесе 1 көннән дә артык кунак булып ята алмыйдыр, миңа калса.
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН: «КУНАК ХУҖАНЫ БОРЧЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ»
– Өч көн эчендә кунак кеше кунак була. Ә аннары ул кунак булудан туктый. Элек әти-әниләр дә: «Өч көн кунак булганнан соң, ул кешене эшләтеп була», дип әйтә иде. Кунакка игътибар, тәрбия, ризык кирәк. Чит кешенең гаиләдә өч көннән артык торуы хуҗага зыян сала. Әйтик, кунак булып, хуҗаларның эшен өч көнгә туктатып торырга да мөмкин. Бу – әдәпсезлек, билгеле.
– Кунак булсаң – тыйнак бул дип әйтәләр. Димәк, кунакка карата да таләпләр бар?
– Таләпләр бик күп. Кунак итүче кунакны яратса, яратмаса да тиешенчә кунак итәргә, хөрмәт белән каршы алырга тиеш. Кунак булганыннан канәгать калырга һәм хуҗаны борчымаска тиеш.
– Элек кешенең иң зур кунагы күршесе булган. Хәзер якын туганнарын да кунак итмиләр. Бу нидән шулай икән?
– Күрше хакы – Алла хакы, дибез. Рәсүлебездән берәү: «Күрше ул күпме, ничә өй?», – дип сораган. «Уңга-сулга, артка-алга кырыгышар йорт», – дип җавап кайтарган. Моны бер авыл дип карарга мөмкин. Электән шулай булган. Якын туганың белмәгән әйберне дә күрше белгән. Хәзер кеше үзгәрде, кыргыйланды. Лифтта барганда да исәнләшмиләр, шәһәр фатирларында күршесенең кем икәнен белмиләр дә.
Рамил МӨХЕТДИНОВ: «ИҢ МӨҺИМЕ – ЯКТЫ ЧЫРАЙ, ТӘМЛЕ ЧӘЙ»
– Хәзер кунак чакыру дигән нәрсә юк. Ә элек көн саен дәшкәннәр. Нинди генә бәйрәм булмасын – каз өмәсеме, килен төшүме һ.б. – һәр өйдә кунак булган. Безнең ерак әбиләр дә кунакчыл иде. Һәр көн мәҗлес ясарлар иде. Булганы белән кунак итеп, чөкердәшеп чәй эчәләр, хәл-әхвәл белешәләр… Элек ике яклы кечкенә йортлар булса да, сыйганнар. Хәзер болын кадәр зур йортка бер кунак килми. Татар халкы кунакчыл, әмма бу сыйфатын югалта бара. Кеше үз эченә бикләнде. Хәзер кунак килә дип әзерләнәсең бит инде. Табын мул булсын, өй чиста булсын, дисең. Әмма көтелмәгән кунак килеп керсә дә, кире борган юк. Булган сый-нигъмәттән авыз иттерәбез. Иң мөһиме – якты чырай, тәмле чәй. Әйткәнемчә, хәзер «кунак» дигән сүз югалып бара. Кеше сорылыкка чумды. Әмма элеккеге гадәтләрне искә төшерү җәһәтеннән кунакка йөрүчеләр артты. Халык интернеттан да туя башлады. Хәзер мобиль интернет эшчәнлеге көн саен диярлек чикләнә. Бу – кунакка барырга, кеше белән күрешеп аралашырга бер сәбәп. Җанлы аралашуны берни алыштыра алмый. Без әби-бабайларның чөкердәшеп чәй эчкәннәрен, аралашканнарын беләбез, ә безнең балалар буыны кунакның нәрсә икәнен бөтенләй белмәячәк.
Әдилә ВАФИНА: «ИҢ КӨТКӘН КУНАК – ӘТИ-ӘНИ»
– Коронавирустан куркып, якын туганнар белән дә аралашуларны чикләгән идек. Вирус бетте кебек, ә элеккеге аралашу һаман юк – бер-беребезгә күптән кунакка йөрешкән дә юк. Дөресрәге, туганнар, дуслар белән дә аралар суынды. Хәзер туган көн үткәрәм, аш мәҗлесе уздырам дисәң дә, чакырырга кеше юк. Чакырсаң да бик йөрмиләр. Хәл белешү, кунакка йөрешү ниндидер начар гадәткә әверелде диимме.
Шунысы сөенечле: әти-әниләр белән күрешеп, кунакка йөрешеп торабыз әле. Ел дәвамында кайткалап, без аларда кунак булып китсәк, җәй көннәрендә 2 атнага үзебезгә, Казанга, алып киләбез. Шәһәрнең матур урыннарын күрсәтәбез.
Без, балаларның, авылга кайтуыбыз чын мәгънәсендә кунак булуга тиң инде. Үзебез әни булсак та, сабый баладай иркәләнәсе, әнкәйнең тәмле ризыкларыннан авыз итәсе килә бит. Ә әти белән әниләр мондый мөмкинлектән мәхрүм итми – эшләтә дә, ашата да, кунак та итә (көлә).

Комментарии