Шәхес булып үссеннәр!

Шәхес булып үссеннәр!

Мин гимназиядә 1992 нче елдан бирле эшлим. Укучыларны кеше итеп күрү, аларның да үз катлаулы дөньялары барлыгын, мәктәп яшеннән үк үз тормыш диңгезләрендә йөзәргә омтылуларын күрү – минем төп юнәлешем. Моның өчен укыту-тәрбияне яңа технологияләр нигезендә балаларның сәләтләрен ачу, үстерү; төрле хәлләрдән җиңел чыгу юлларын табу, белем алырга, үз эшенә дөрес анализ ясарга, һәр нәрсәнең матурлыгын, яхшылыгын күрергә, шатланырга өйрәтергә кирәк.

Бүгенге дөнья бездән көндәшлеккә сәләтле иҗади таләп итә. Эшемне 1 сыйныфка керүче укучыларның әзерлеге, күрү хәтере, күрү контроле, язу күнекмәләренең үсеше, уку тизлеге, язу һәм исәпләү темпы, укучының танып-белү эшчәнлеге, фәнни текстны истә калдыру һ.б юнәлешләрне үстерү һәм бәяләү өчен 11 төрле материал буенча системалы эш алып барам.

Предмет буенча үткәрелгән олимпиада һәм төрле конкурсларда 1нче һәм призлы урыннарыбыз да шактый. «Әлмәт таңнары», «Салават күпере», «Открытый урок» кебек газета-журналларда укучыларның шигырь-хикәяләре, кроссвордлары дөнья күрде. Шәһәр, республика, күләмендә үткәрелгән «Портфолио», «Фактор роста», «Я и мир», «Дебют в науке», Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан шигырь, инша, рәсем конкурсларында һәм викториналарда үзләрен сынап дипломнар, грамоталар, сертификатлар белән бүләкләнделәр. «Зирәк тиен», «Кенгуру», «Русский медвежонок»ларда катнашып, мәктәп буенча 1, 2, 3нче урыннар алулары да сөендерә.

Сәгыйдә ФӘССӘХОВА.

Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге

1нче гимназиянең югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы.

Комментарии