Бии-бии эшли

Бии-бии эшли

Бии торган табиб. Казанда яшәүче Айрат Фазылҗанов турында яратып әнә шулай диләр. Хәер, ул үзе дә моны яшерми. «Бию – күп кенә авыруларга дәва», – ди ул. 

Айрат Фазылҗанов халыкка телевизор экраннары аша яхшы таныш. 2007нче елда «Беренче канал»да «Минута славы» тапшыруында катнашкан иде ул. Ә хәзер исә мондый проектларның исәбе юк. Өстәвенә, Казаныбызда билгеләп үтелә торган зур бәйрәмнәр дә аның катнашыннан башка узмый. Чит илләргә дә концертлар белән йөри. Моннан тыш, якташыбыз зумба бию фитнес-программасы буенча мастер-класслар да үткәрә.

– Беренче белемем буенча – гастроэнтеролог-эндоскопист, бүгенгәчә хезмәтемә тугрымын. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам һәм башкаларны да шуңа дәшәм. Биюем белән, – ди ул көлеп. – Икенчел белемем буенча – мин педагог. Биюгә өйрәтәм. Сер түгел, бию күп кенә авыруларны дәвалауга сәләтле. Аның шифасы турында әйтеп кенә бетереп булмый. 

Айрат балачактан ук бии. Медицина университетында укыганда ук, бию буенча төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулап килгән егет ул. Татар эстрадасының иң талантлы җырчылары белән бер сәхнәдә эшләү дә елмайган үзенә. Исемлектә Зөфәр Хәйретдинов, Алсу Әбелханова, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар да бар. 

– Халык биюләрен яратам. Татар, үзбәк, грузин халык һәм көнчыгыш илләре биюләрен үз итәм, – дип уртаклаша Айрат. – Әмма иң яраткан биюем – «Тавис биюе». Нәкъ шуның белән телеэкраннарны яуладым да инде. 

Айрат Фазылҗанов өчен үз һөнәрен иҗат белән берләштерү мөһим. Берсен икенчесеннән башка күз алдына да китерә алмый ул. Бию яшәтә, яшәртә... һәм эшләргә дә ярдәм итә. 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии