Ике кадак май

Ике кадак май

Инде гомернең шактый өлеше узган. Җәйнең матур чәчәкле, эссе көннәре килеп җиткәч, ел саен туган авылымда узган вакытларым искә төшеп, йөрәкне нәрсәдер кисеп уза. Кемнедер, бик изге кешене югалткан кебек булам. Әйе, югалттым инде мин аны, мәңгегә югалттым. Балачакны югалттым. Ул бик сагындыра! Тагын кабат еракта, бик еракта калган балачак хатирәләре искә төшә. Кабат-кабат йөрәк әрнеп куя.

Шулай бер вакыт, миңа ул вакытларда 10 яшьләр булгандыр инде, үзем кебек балалар белән Ындырчы елгасында рәхәтләнеп су коенам. Юынып арыгач, әниемнең: «Бозауны кара, Хәйри бабай якмасын», – дигән сүзләре искә төште. Судан чыгып, тиз генә киендем дә, бозауны барларга йөгердем. Аның элек кереп ята торган урынында да булдым, йөгереп кенә таулар арасын уздым, бозау бер җирдә дә юк иде. Утырып бер елап та алдым. Ни эшләргә инде? Әгәр Хәйри (исемен үзгәртеп язам) өенә алып кайтып лапасына ябып куйса? Бетте баш, миңа әнидән әйбәт кенә эләгә», – дигән уй башымнан узды. Ул елларда безнең авылда колхоз рәисе әмере белән куелган, «Пүләвәй» (халык телендә шулай атала иде), кыр сакчысы бар иде. Кырда яки амбар яннарында йөргән казларны яисә башка йорт хайваннарын күрсә, куалый да үз лапасына алып кайтып ябып куя иде. Аннан соң авыл халкы казларын бу бәладән йолып калу өчен, бабайга берничә дистә йомырка, яисә 1-2 кадак май бирергә мәҗбүр була. Минем дә башымнан, бозавыбыз шундый коточкыч бәлагә дучар булмадымы икән, дигән уй узды.

Елый-елый Хәйри бабайларга киттем. Алар карчыгы белән югары очта торалар иде. Әкрен генә, курка-курка гына кече капкаларын ачтым. Ишегалдында беркем дә юк, әкрен генә алга узам. Тынлык, куркып кына лапаска керәм, анда да беркем дә юк.

Аллага шөкер, безнең бозау монда юк икән, дип уйлап өлгерә алмадым, каяндыр Хәйри бабай килеп чыкмасынмы. Бабайны күргәч, куркудан тораташ булып катып калдым. Көч-хәл белән генә телемне әйләндереп: «Бабай, безнең бозау сездә юкмы?» – дип әйтә алдым. Ул: «Нинди бозау?» – дип әйтте дә, мине ишегалдыннан алып чыгып, арт ягыма берне тибүе булды, җәйге кояшның кыздыруыннан кызган урам уртасындагы җылы йомшак тузанга йөзтүбән барып төштем. Берничә минут кыймылдарга да куркып ятканнан соң, башымны күтәреп карадым да, бабай янымда булмагач, торып утырдым. Бабай бу вакытта өенә кереп киткән иде инде.

Күлмәкләремне тузаннан кактым да, авырткан җиремне кулым белән тотып, урам буйлап кире болынга йөгердем. Чөнки мин ул чакта бик бәхетле идем. Хәйри бабай бозауны абзарына япмаган иде. Япкан булса – нинди хәсрәт. Ул моннан бер атна элек кенә безнең кырдан «уфалла» арбасын алып кайтып киткән иде.

…Без шулай абыем Миңнехан белән (ул миннән 1 яшькә генә зуррак) кырга күк чәчәк җыярга киттек. «Уфалла» арбасын тартып авылны да, күперне дә чыктык. Изгеләр чишмәсе яныннан узып тауны да мендек. (Ах, бу вакытларда буш арбаны тартып тауны менгәндә, эчләр эчкә кереп ябышып бетә иде, аның авырлыклары хәзер дә онытылмый). Тауны менеп бераз баргач, ерак та түгел бихисап күп зәңгәр чәчәк диңгезе җәелеп ята. Бу урынга шалкан чәчкәннәр иде. Ник бер төп шалкан тишелеп чыксын, ичмасам. Әйтерсең лә, зәңгәр чәчәк чәчкәннәр. Шундый куе, чалгы белән генә җыеп алырлык. Без дә килеп җиттек. Безгә хәтле килгән балалар (алар бездән өлкәнрәкләр) чалгы белән чабалар иде. Арбабызны куйдык та, зәңгәр чәчәкләрне йолкып җыя башладык. Бер кочак та җыеп өлгермәдек, кинәт яныбызда Хәйри бабай пәйда булмасынмы. Бездән зуррак балалар арбаларын алып, кайсы кая качып өлгерделәр, ә без, абыем белән дер калтырап, Хәйри бабай каршында басып калдык. Ул безгә бераз карап торды да, сүз әйтергә кирәк тапмады ахры, «уфалла» арбасын тәртәсеннән тартты да авылга таба юл алды. Без ике мескен сабый юл уртасында утырып елап калдык. Шулай итеп арбабыз ябылуга дучар булды. Берничә көн узгач, әнием арбабызны ике кадак май биреп йолып алды. Без абыем белән тагын юл кырыйларыннан алабута ташый башладык. Әгәр без чүп үләннәре җыймасак, сыер асрый алмый идек. Ә сыер без биш ятимне туендыручы иде.

Бу заманнарда безнең әниләр колхозга бушка эшләделәр, шуңа күрә бу ике кадак май безнең өчен зур байлык булып истә калган. Ни хәл итәсең, ул бабайның да май ашыйсы килгәндер. Ул кәҗә генә асрый иде бит. Ә сыерыбызның салымнар түләгәннән соң калган маен сатып, безне киендерә һәм ашата иде. Ә безгә бары әче катык кына кала иде. Ул катыкның әчесе әле дә авызда тора кебек. Бик тә әче иде шул ул…

Хәдичә МӨХӘММӘТШИНА,

Балыклы Чүкәй – Казан.

Комментарии