Һәрбер өйдә шайтан тартмасы

Һәрбер өйдә шайтан тартмасы

карамаганга тиздән бер ел була. Өйнең бер почмагында тузан җыеп идәндә утыра бирә ул. Ничек инде безнең заманда телевизорсыз яшәп була, дөньядан артта каласың бит дисезме? Була икән шул, урманда түгел, башкалада да яшәп була!

Былтыр май аенда торган җирне алыштырырга туры килде. Ә шәхси йортның антеннасы юк. Без аны куеп та тормаска булдык. Моңа кадәр дә инде ирем башта «Дом-2», аннан «Пусть говорят» тапшыруларыннан, сериаллардан биздерде. Шул «Пусть говорят»ны карый башласам, кечкенә улыбыз көйсезләнә, телевизорны сүндерергә куша башлый иде. Бу, мөгаен, әлеге тапшыруда гел ызгыш-талаш булгангадыр. Ирем үзе дә «настоящий мужик» кебек футбол-хоккей карап, диванда сыра эчеп утырмый, кичләрен балаларга әкиятләр укый.

Әйе, хәзер һәр өйнең түренә телевизор менеп утырган. Караучы бармы-юкмы, ул иртәдән кичкә кадәр эшләп тора. Кешелек дөньясы шул шайтан тартмасыннан кала бөтенләй дә яши алмас дәрәҗәгә җитте. Апаларга баргач, җизни ашаганда да телевизор кабызып куя. Диварга эленгән телевизорга текәлеп күшибез. Җизни безгә килсә, телевизорның пультын гел качырып куя идем.

Әти телевизор каршында йокыга китә иде. Аяк очларына гына басып, телевизорны сүндерергә барсаң: «Сүндермә!» – ди. Бәлки, бу шул рәвешле ялгызлыктан качу ысулыдыр. Яшь бала белән өйдә утыручы иптәш кызыма кайчан кермә, телевизоры гел эшләп тора. Фатирлары бер бүлмәле генә, телевизорлары диварга эленгән. Бала әле бер ни дә аңламаса да, башларын боргалый-боргалый телевизордагы матур төсләргә, тавышларга үрелә.

Мондый шартларда үскән бала кычкырып сөйләшә торган, игътибарсыз, гиперактив, уйларын әйтеп бирә алмый торган маңкортка әйләнә. Әле күзләренә дә зыян киләчәк. Ә китапны кулына да алып карамаячак. Чөнки ул дөньяны күз белән генә кабул итә, ә уйлый белми. Безнең өчен телевизордагы шар күзле, калын иренле, энҗедәй ак тешле, агрессив абый-апалар уйлый. Алар безгә ничек яшәргә икәнлеге турында акыл сата. Без дөньяны «кемдер» кушканча гына кабул итәбез. Психологлар өч яшькә кадәр балаларга, гомумән, телевизор карарга киңәш итми. Бу вакытта бала әти-әнисе тәрбиясен алырга тиеш. Ә хәзер әниләрнең күбесе интернетта, «вконтакте» сәхифәсендә утыра. Әти кеше исә сыра эчә-эчә компьютерда атыш уеннары уйный.

Телевизорсыз һич тә күңелсез түгел. Мин аның юклыгын сизмим дә хәтта. Интернеттан «Яңа гасыр» телеканалындагы үзем яраткан тапшыруларны гына карыйм. Телевизорда исә ярты гомерең реклама карап үтә.

Кышкы озын кичләрдә В. Гюгоның романнарын укыдым, бәйләү бәйләдем, күп төрле камыр ашларына өйрәндем. Сирәк булса да театрларга йөрдек.

Мин башлангыч сыйныфларда укыганда, беренче Бразилия сериалы күрсәтелә башлаган иде. Ул вакытта бөтен кешедә дә телевизорлар әйбәт күрсәтми, шуңа да берәрсенә җыелып карый идек. Минем әни гомерендә бер генә сериал да карамады, мин шуңа бик гаҗәпләнә идем. Хәзер исә аның белән горурланам!

Яңалыкларны яраткан «Безнең гәҗит»тән беләбез. Ә артык мәгълүмат ул кешенең тынычлыгын гына ала. Телевизордагы яңалыгы да хәзер яңалык түгел инде аның, шоу гына. Шуңа да юк-барга вакыт һәм нервыларыгызны әрәм итмәү хәерлерәктер.

Чәчәк.

Казан шәһәре.

Комментарии