Бәрәңге сату кыйссасы

Бәрәңге сату кыйссасы

Әбинең бәрәңгесе быел уңды, орлыгын яңарткан иде. Шәһәрдә яшәүче балаларына да, үзенә дә ярты бакча бәрәңгесе дә җитә, дип уйлады. Әмма балалар чүпләгән бәрәңгегә генә риза булмады, төрле зурлыктагыларны буташтырып бетергәннәр, дип сортларга аерырга булдылар. Шулай кыштыр-мыштыр бәрәңге аралап утырганда, капка төбенә бер килеп туктады. Бер кеше ишегалдына кертеп, өй ишеген эзли башлады, әби аңа тавыш бирде, лапаска таба бер бабай атлады:

– Исәнме, апай, – дип эндәште ул. – Апай түгел икән әле, сеңел икән, – дип төзәтте сүзен. – Миңа бәрәңге кирәк иде. «Булса шушы йортта гына сатарлар. Башка кешеләрдә юк», – дип өйрәтеп җибәрделәр, – диде ул, әбинең орлыклык бәрәңге тутырган капчыгын ачып карап.

Бабайга бәрәңге бик ошады, шатлыгы йөзенә чыкты. Бәясен дә килештеләр. Әби үлчәвем юк, дигәч, башта чиләккә күпме бәрәңге керәсен, авылның абыстаена барып үлчәп килделәр. «Миңа кешенеке кирәк түгел», – диде бабай, машинасыннан буш капчыклар чыгарып. Чиләктән капчыкка бәрәңгене салган арада, бабайга нидер булды, түш кесәсенә үрелде. Ниндидер дару төймәсе капты ул. Әби куркып калды.

, , – дип кабатлады ул. – Без инде хәзер күп калмадык, – дип сукранып әйтеп куйды бабай.

Әнә Орыдан Мөхәрләм дә үлгән. Сеңел дип әйткән була. Әби белән бабай бер үк яшьтә булып чыкты, 47нче елгылар.

Әмәл-җөмәл китереп, бәрәңгене бабай белән әби тутырдылар. Шул арада әле әбинең протез аягындагы галошы югалды. Аны вак бәрәңге арасыннан эзләп табып, протезына кидереп, капчык бавы белән кысып бәйләп куйды.

– Черек бәрәңге күмәче ашадыңмы? – дип сорады бабай.

– Юк, әмма чабата кидем, – диде әби.

– Без алты малай идек, миңа эләкте.

Бәрәңге турындагы такмакларны да исләренә төшерделәр.

Башларымнан кыралар,

Бер умачлык оннары юк –

Миңа ышанып торалар.

Черек җирем уймагыз,

Башларымнан кырмагыз,

Быел минем чирле елым,

Әзрәк арыш урлагыз.

– Ә хәтерлисезме, – дип сорады әби, – 70-80нче елларда бәрәңге бакчаларын үлчәп йөрделәр. Бакча егерме биш сутыйдан артмаска тиеш. Артыгын кистеләр, казык утырттылар. «Бу төшенә утыртмаска, утыртсаң, тишелеп чыккач бәрәңгеләрне йолкыйбыз», – диделәр. Халык курыкты, ул урынга бәрәңге утыртмады, берничә ел алабута үсте, бөтен Татарстанга җитәрлек алабута орлыгы таралды.

Ул арада өске урамнан бер әби килеп кереп: «Соңга калганмын, соңга калганмын», – дип кабатлый-кабатлый үзенә бәрәңге аралый башлады.

Өчәр чиләкле җиде капчык бәрәңге җиңел машинага кереп утыргач, бабай әбигә ручка белән карандаш алып чыгырга кушты. Әби кәгазь алып чыкты, әмма ручканың пастасы язмый башлаган иде. Бабай: «Әйдә түтәлдә исәплибез акчаны», – диде. Бабай корыган чия чыбыгы сындырып алды. Әби инде берничә ел помидор таягы урынына йөрткән инвалид таягы белән чүпсез помидор түтәлендә акча исәпли башладылар. Бабайныкы аз, әбинеке күп чыкты!!! Әби бабайның хатасын тиз тапты. Өч күңелне кушмаган икән. Әби арифметиканы әйбәтрәк белә, чөнки ул укытучы булып эшләгән. Исәп-хисапны ясагач, бабай 3-4 килолы бәрәңге салган чиләкне күчтәнәчкә сорады, балыкчы булуын, күбрәк балык эләккән көнне 2-3 балык калдырып китәрмен дип, тотмаган балыкка әбине ымсындырып китеп барды.

Саимә КАСЫЙМОВА.

Арча районы, Сөрде авылы.

Комментарии