«Милләтне ярату хисен штрафлар белән генә юып алып булмый»

«Милләтне ярату хисен штрафлар белән генә юып алып булмый»

Милли хәрәкәттә йөрүчеләргә Галишан Нуриәхмәт исеме яхшы таныш. Башкортстанда туып, яшьли Үзбәкстанга чыгып киткән, анда татар иҗтимагый үзәген булдырган, Казандагы иҗтимагый хәрәкәттә дә актив катнашкан кеше ул. Озак еллар хөкемдар булып эшләгән, шул «милләт» дип йөргәне өчен хөкемдар пенсиясеннән мәхрүм ителгән, даими рәвештә штрафлар, эзәрлекләүләр белән куркытылып торган, ләкин курыкмаган шәхес.

9нчы сентябрьдә милли хәрәкәт активисты, җәмәгать эшлеклесе Галишан Нуриәхмәткә 80 яшь тулды. Шул уңайдан аның үзе белән күрешеп сөйләштек. Моңарчы йә мәйданда пикет-митингларда, йә Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинада, йә суд залында күрешә идек. Ә бу юлы өенә бардык. Тургай (чеп-чи татарча язылган!) дип аталган урамда яши икән. Капка төбеннән үк гөлләр каршы ала. «Чәчәкләрне бик яратам», – ди Галишан абый. Һәр гөлнең, һәр үләннең исемен әйтеп сөйләшә. Өй артындагы бакчасында нәрсә генә юк – алмагач, груша, дүрт-биш төрле виноград, слива, абрикос, җиләк. Яшелчәләрне әйткән дә юк инде. «Буш вакытымда бакчада казынырга яратам, монда эшләп тынычланам», – ди Галишан абый.

Өйгә узабыз. Түр башындагы шкафта – Татарстан байрагы. Аның янында – Кол Шәриф мәчете картинасы. Диванда – татарча газеталар. Өстәлдә – чәк-чәк. Милли хәрәкәт активистының өе нәкъ менә шундый булырга тиештер дә ул…

– Галишан абый, сез ничек Үзбәкстан якларына барып чыктыгыз?

– Мин Башкортстанның Аскын районы, Упканкүл авылында туганмын. Яшьли ятим калдым. Әтием Заһирҗан сугыш кырында үлеп калган. Ул фронтка киткәндә миңа 3 яшь булган, әнием икенчегә авырлы калган. Әти киткәч, энем Фәһимҗан туды.

Әтинең үле хәбәре килмәде, ул хәзер дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Сталинга сугыш кырында үлүчеләрне киметеп күрсәтү кирәк булган, шуңа күрә «хәбәрсез югалганнар» дигән билгеләмә барлыкка килгән дә. Өстәвенә, хәбәрсез югалганның гаиләсенә пенсия дә түләнми. Без әти өчен бернинди пенсия дә алмадык. Әти Сталинградка кергәндә әнигә: «Бик каты сугышка керәбез, исән-сау чыга алмабыз, бәхил булыгыз», – дип язган була. Әти белән сугышта булган бер абзыйны эзләп таптык. Ул: «Бәрелештә Заһирҗан бик каты яраланды. Ярасы бик каты: аркасыннан үпкәсе күренеп тора иде. Бераз күтәреп алып бардык, каты һөҗүм башлангач, аны калдырып китәргә мәҗбүр булдык», – дип сөйләгән.

Әнигә бер үзенә ике малайны күтәрү бик авыр булды. Чирли башлады, сукырайды, паралич сугып, урын өстенә калды. Ул үлгәндә миңа – 7, энемә 5 яшь иде. 32 яшендә китеп барды әнкәй…

Энемне балалар йортында югалттым. Мин мәктәпкә башка авылга кердем, энем балалар йортында калды. Саубуллашканда: «Абый, бәхил бул, без башка күрешмәячәкбез», – дигән иде. Шулай булып чыкты да. Каникулга кайтышыма, энем каты чирдән вафат булган иде.

Шулай итеп, бер үзем калдым. 8нче класстан соң Уфа училищесына барган идем, аны бетермәдем, ташлап чыктым. Шуннан апа янына Казахстанга, аннан Үзбәкстанга китеп бардым.

– Бәхет эзләп…

– «Татарлар чит җиргә бәхет эзләп киткән», – дигән сүз әкият ул. Җан асрау, исән калу, кешечә яшәү өчен киткән алар чит җирләргә. Ташкентка барып төштем – беркемем юк. Берничә көн вокзалда кундым. Музыка йә әдәбият юнәлеше буенча укырга теләгән идем. Музыкальныйга соңга калганмын булып чыкты. Шуннан сәнгать училищесына кердем. Бер ел укыган идем: «Опера театрында опера студиясе оештыралар икән» дигән белдерү чыкты. 1957нче елда шунда барып кердем. Конкурста 470 кеше катнашты, 35ен генә алдылар. Опера театрында хорда җырлап та йөрдек әле без.

– Шулай да музыка юнәлеше буенча китмәгәнсез…

– Тавышың көчле, юридик факультетка бар, дип кодаладылар. Илһам Шакиров Ташкентка килгәч күрештек тә: «Галишан дурак, пошел в юрфак», – ди миңа. Башкаларның буе да, моңы да юк – җырлап йөриләр, ә синдә бөтенесе бар – юрфакка баргансың, ди. «Если я даже дурак, барыбер бетерәм юрфак», – дидем. Дөньяны үзгәртеп, хакыйкатьне табып булмасмы, дигән уй белән керелде инде юрфакка. Ул вакытта бөтен Урта Азиягә бердәнбер юрфак иде әле ул. Көндез тикшерүче булып эшләдем, кич укыдым.

– Ул вакытта Ташкентта татарларга мөнәсәбәт нинди иде?

– 1953нче елга кадәр Ташкентта иң яхшы өч катлы мәктәп татар мәктәбе булган. Татар мәгариф институты, татар театры эшләгән, татарча газета-журналлар чыккан. Ә мин барып урнашканда татарлар турында сөйләргә дә ярамый шикелле иде. Шулай да рәсми мәгълүматлар буенча гына да Үзбәкстанда 670 мең татар бар иде. «Яшьлек» дигән җыр һәм бию ансамбле оештырып җибәрдек. Син опера студиясендә укыгансың, дип, мине җитәкче итеп билгеләделәр. Ветеринария институтын тәмамлап, юллама буенча Ташкентка эшкә килгән Гөлзадә Сафиуллина безнең ансамбльдә җырчы буларак ачылды. Бездә башлап җибәргән бик күп җырчылар соңыннан Татарстан һәм Башкортстанда танылып китте. Ансамбльне рәсмиләштердек, халык ансамбле булды.

– Ә Татарстанга кайту ничек булды?

– Татар иленә җаным тартты. Милләтне ярату кечкенәдән үк бар иде миндә. Әлмәткә кайтып, хөкемдар булып урнаштым.

– Хәзер суд системасының гаделлеге шик уята. Ә сез хөкемдар булып эшли башлаган 60нчы елларда гаделлек бар идеме?

– Мин эшләгән вакытта хәзерге шикеллене күз алдына да китереп булмый иде. Бар канун һәм шуннан тайпылырга ярамый. Бер очрак исемдә калган. Әлмәт судында утырабыз шулай: прокурор, суд рәисе һәм мин – хөкемдар. Бер кеше килеп керде дә прокурорга әйтә: «Сезнең белән әзрәк салып утырмакчы идем», – ди. Бер кисәк колбаса, тартмалы кәнфит һәм шешә тоткан. Прокурор әйтә моңа: «Энем, мин сине бик яхшы беләм бит. Хәзер сине кулга аласы булса, мин сине барыбер кулга алам. Әгәр дә бик сыйлыйсың килсә, менә монда судья һәм суд рәисе утыра, сыйла», – ди. Суд рәисе Хөрмәтуллин: «Балакай, син болай итеп йөрмә, тәртипле генә яшә, әйбәт кенә эшлә, гөнаһың булса – барыбер утыртабыз, диде бит инде сиңа прокурор», – дип, бу кешене матур гына чыгарып җибәрде.

– 90нчы елларда милли активистлар азатлык даулап Ирек мәйданында ятканда, сез кайда булдыгыз?

– 1988нче елда гаилә белән кире Ташкентка күчендек без. Ул вакытта Татарстанда милли хәрәкәт җыеннарына йөри идем. Хөкемдарларга андый чараларда катнашырга ярамый, шуңа күрә бик күренергә тырышмыйм, ләкин барыбер йөри идем. Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы итеп тә сайлап куйдылар.

Ә 1989нчы елда Ташкентта Татар иҗтимагый үзәге оештырдык. Мине оешманың рәисе итеп билгеләделәр, 1992нче елга кадәр, ягъни Казанга күченеп кайтканчы, рәис булып тордым мин анда. «Союзпечать» белән сөйләшеп, Үзбәкстанда «Азат хатын», «Казан утлары», «Идел» журналларына, «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре» газеталарын яздыртуга ирештек. «Азат хатын» Ташкентта гына да 100 мең тираж белән таралды. Балалар бакчаларында берничә татар төркеме оештырдык. Татар мәктәбе оештырабыз, дип йөргән идек. Үзбәкстан мөстәкыйльлек алгач, ул тормышка ашмый калды.

Казандагы бер генә идарә утырышын да калдырмадым. Кайвакыт атна саен Казанга оча идем. Самолет билеты – 41 сум. Чагыштыру өчен: иң түбән хезмәт хакы – 60 сум. 30нчы августта суверенитет турында декларация кабул иткән көнне дә махсус Казанга килдек, Ирек мәйданында булдык.

– Ә Казанга күченеп кайткач?

– Башта Юстиция министрлыгында эшләдем, аннан Киров районына судья итеп билгеләндем. 2002нче елда отставкага чыктым. Отставкага чыгуга, Татар иҗтимагый үзәге рәисе итеп билгеләп куйдылар.

ФСБ җитәкчесе минем өстән «жалу» язган. Сәясәт белән шөгыльләнә, дип. Безнең ил законында: «Судьяларның сәясәт белән шөгыльләнергә хокукы юк, бу отставкадагы судьяларга да кагыла», – дип язылган. Ләкин БТИҮ – иҗтимагый оешма, сәяси түгел. Судья: «Иҗтимагый белән сәясине ничек аерасыз?» – дип сорады. Аның өчен әллә ни баш ватарга кирәкми, сүзлекне ачып карагыз, дидем. Без бит «президент булып сайланабыз» дип тә, «дәүләтне үзгәртәбез» дип тә йөрмибез. Бары тик Русия үз кануннарын үзе үтәсен, дип кенә сорыйбыз. Шулай да судьяларның квалификация коллегиясе минем отставканы гамәлдән чыгарды. Элек 50 мең сум пенсия алсам, хәзер 9965 сум пенсия алам. Минем кебек стажлы отставкадагы хөкемдарлар хәзер 100 меңнән дә ким алмый.

– Пенсиягезне кискәннәр, штрафлар салып торалар, өегезгә килеп тикшереп йөриләр. Ә барыбер милли хәрәкәттән читләшмәгәнсез. Ә бит читләшүчеләр бар…

– Китүчеләр бар. Яшьләрне аеруча куркыталар. Милли хәрәкәттә йөрсә – экстремист, мәчеткә барса – «Хизб-ут-Тәхрир» (Русиядә тыелган оешма. – Авт.) дип тамга сугалар, эзәрлеклиләр. Шулай итеп биздерәләр. Минем гаиләгә дә киләләр, тикшереп торалар. Нишләп безгә туктаусыз полиция килә соң, дип аптырый оныклар. Ләкин милләтне ярату минем канымда да, җанымда да. Аны штрафлар белән генә юып алып булмый. Халыкның әзрәк үзенә-үзе хөрмәте булса иде, Русия үз Конституциясен үтәсен иде, дип тырышып йөрүебез инде.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии