Сабан туе ярдәмендә иманлы киләчәк тәрбияләнә

Сабан туе ярдәмендә иманлы киләчәк тәрбияләнә

Татарстанда дини тәрбия көннән-көн ныграк үсә. Әнә Сабан туе да мөселман балалары өчен махсус үткәрелә башлады. Күптән түгел бу бәйрәм Актанышта да узды.

КАЯН КИЛГӘН ЙОЛА?

Республикада мөселман балалары өчен Сабан туен уздыру йоласын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап җибәрде. Беренче елда ук Сабан туе бөтенрусия статусында казыйның туган ягы Балтач районы Борбаш авылында үтте. Узган ел бу бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашып, мондый Сабан туен башка районнарда да оештырырга кирәклеген белдерде. Президентның фикерен истә тотып, быел мөселман балалары өчен Сабан туен Балтачта гына түгел, Актаныш, Аксубай, Тәтеш районнарында да уздырырга булдылар. Әлеге төбәкләр арасына Актаныш очраклы гына килеп эләкмәгән, билгеле. Кыска итеп әйткәндә, бүгенге көндә бу районда җимеш бакчалары гына түгел, дини тәрбия дә шау чәчәктә. Район мөхтәсибе, «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин сүзләренә караганда, Актанышта ел әйләнәсе һәркем өчен дини дәресләр үткәрелә, 4-5нче класс укучылары көн саен мәчеткә килеп белем туплый, каникулларда балалар өчен дини лагерьлар эшли. Быел җәй дини лагерьлар район үзәгендә урнашкан «Җәмигъ» һәм «Бүләк» мәчетләрендә, шулай ук Яңа Әлем, Чуракай, Колын, Яңа Кормаш, Чалманарат авылларының иман йортларында эшләгән.

«МОНДЫЙ ЧАРАЛАР ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ КЫЙММӘТЕН АРТТЫРА»

Актанышта әлеге үзенчәлекле Сабан туе «Җәмигъ» мәчете янындагы территориядә Коръән уку белән башланып китте. Әлеге мөһим эш дини бәйгеләр җиңүчесе Мөхәммәт Гарифуллинга тапшырылган иде. 9нчы сыйныфны тәмамлаган егетнең имам-хатиблардан да остарак итеп Коръән укуы күпләрне сокландырды. «Булдыра бу егет! Менә шундый яшьләребез күбрәк булсын иде», − дип куйды янымда басып торган бер апа. Мөселман балалары Сабан туена, һәр дини йолада катнашкандагы кебек үк, шәригать кануннарына һәм милли йолаларга нигезләнеп киенеп килергә тиеш. Ягъни ирләр – түбәтәйле, хатын-кызлар каплаулы киемнән һәм яулыктан. Актанышлыларның күбесе әлеге кагыйдәне истә тоткан. Тик кагыйдәне санга сукмаучылар да очраштыргалады. Иң күңелсезе: ул кешеләр арасында хәтта җитәкчеләр дә бар иде. «Мондый дини чаралар аша без балаларыбызны иманга тартабыз, Ислам диненең кыйммәтен арттырабыз. Балалар − безнең киләчәгебез. Шуңа күрә бурычыбыз иманлы һәм тәрбияле киләчәк буын тәрбияләүдә. Пәйгамбәребез: «Аллаһ − гүзәл. Ул гүзәллекне сөя», − дигән. Бүгенге бәйрәмебез гүзәллекнең бер мисалы булсын», − диде район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев матур түбәтәен кояшта ялтыратып. Аппарат җитәкчесе дүрт мәчеткә район хакимияте исеменнән уен мәйданчыклары төзү өчен шәһадәтнамә дә тапшырды. Һәр мәйданчыкның бәясе − 100 мең сум. Әлеге бүләк район үзәгендәге «Җәмигъ», «Гамбәрия», «Бүләк» һәм «Мәүлид» мәчетләренә бирелде. Айдар Хәев сүзләренә караганда, иман йортлары территорияләрендә уен мәйданчыклары төзү әле дәвам ителәчәк. Бу бәхет авыл мәчетләренә дә тәтеячәк, дип ышандырды ул.

«БҮЛӘКЛӘР ӨЧЕН КИЛМӘДЕК»

Уеннарсыз Сабан туе буламыни?! Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, балалар өчен уеннар башланды. Кайчы белән бүләкле җеп кисү, кул көрәштерү, кашыкка йомырка салып йөгерүдә кечкенәләр дә, мәктәп яшендәге балалар да үзләрен бик теләп сынады. Иң истә калган һәм күңелле уен ат чабышы булгандыр, мөгаен. Атлар урынына агач таяклар булса да, ярыш чын ат чабышыннан ким булмады. Ә чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, милли көрәш кебек уен-ярышлар бәйрәмнең үз милләтебезнеке икәнен чагылдырды. Сабан туенда балалар катнашында мөселман киемнәре модасы да узды. Аның максаты хатын-кызларга мөселманча дөрес киенү үрнәкләрен күрсәтү иде. Актанышта яшәүче игезәкләр Алинә һәм Адилә Тимеровалар мода күрсәткәндә генә түгел, гомумән, бәйрәмдә аеруча игътибар үзәгендә булды. Аларның киемнәре бертөрле – мөселман икәнлекләре әллә кайдан күренә. Баксаң, игезәкләр мондый Сабан туенда беренче тапкыр гына катнашмый икән. «Бу бәйрәмне җәй саен көтеп алабыз. Биредә уеннар бик күңелле үтә, дуслар белән аралашу рәхәт, бүләкләр өчен килмәдек», − дип үз хисләре белән уртаклашты алар.

ДОГА БЕР МИНУТКА ДА ТЫНМАДЫ

Сабан туенда догалар, сүрәләр, аятьләрне иң яхшы сөйләүчеләрне дә билгеләделәр. Мәйданнан бер генә минутка да дога тынмады. Балалар башка күңел ачу уеннарындагы кебек чират торып, бу бәйгедә дә бик теләп катнашты. Алар арасыннан иң кечкенәсе дүрт яшьлек Рамзан Нургалиев булды. Әнисе Лилиянең сүзләренә караганда, Рамзан догаларны әтисеннән ишетеп өйрәнә. «Балаларның хәтере яхшы бит. Бөтен нәрсәне бик тиз отып алалар. Улыбыз догаларны бик җиңел исендә калдыра», − ди ул. Рамзан зур аудитория каршында беренче тапкыр гына чыгыш ясаса да, каушап калмады. Бар халыкны шаккаттырып азан әйтте ул. Сабан туен оештыруда мәчет хезмәткәрләре, дини лагерьлар мөгаллимнәре, волонтерлар ярдәм итте. Әлеге бәйгене оештырып йөрүчеләрнең берсе – «Җәмигъ» мәчете укытучысы Зәмфирә Хәбибуллинадан мәчет каршында эшләгән дини лагерь эшчәнлеге турында сорадым. «Лагерьны 40 бала белән башлап җибәргән идек, лагерь азагында алар 50 булды. Балаларга гарәп теле, догалар, намаз укырга өйрәтү белән беррәттән, Пәйгамбәрләр тарихы, әхлаклылык, әдәбият серләрен дә төшендердек», − диде ул. Менә шулай иманлы киләчәк тәрбияләү өчен милли бәйрәмнәрне дә кулланалар хәзер. Иң мөһиме – еллар узгач: «Бу эшнең нәтиҗәсе булдымы соң?» дигән сорауга җавап уңай булсын.

Илгиз ШӘКҮРОВ

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии