Исерек туе түгел ул!

Исерек туе түгел, халык бәйрәме ул безнең Сабантуй! Халкыбызның иң матур йоласы чын йөзен югалтмасын иде!

Берничә ел рәттән Свердловск өлкәсе, Артемовский районының Буланаш бистәсендә Сабантуй оештырабыз. Сабантуйда милли бәйрәмнең халыкчан һәр төсмерен торгызырга тырышабыз. Колгага менүчеләр өчен әтәч, көрәштә җиңүчеләр өчен тәкә – бу инде күптәнге традиция. Халык барлык уеннарда теләп катнаша. Капчык киеп йөгерү дисеңме, авызга йомыркалы кашык кабып ярышу, сулы көянтә-чиләк күтәреп йөгерү, чүлмәк вату, катыктан тәңкә эзләү… Бу бәйрәмне барлык кешесе бик ярата, ярышларда теләп катнашалар. Иң мөһиме – Сабан туебыз аек безнең. “Кайнар” эчемлекне үзе белән алып килеп кабучылар булгалый анысы, аларны берни эшләтеп булмый. Әмма рәсми рәвештә аракы сату катгый тыела. Якын-тирәдәге кибетләргә дә кисәтү ясала. Соңгы елларда хәтта сыра сатуны да тыю өстендә эшлибез. Нәтиҗәдә, бәйрәм кызыгын югалтмый, киресенчә, елдан-ел халык санының күбәйгәннән-күбәя баруы Сабантуйның халыкка ошавын раслый.

Безнең өчен иң зур горурлык – Артемовскидагы Шәһәр көнендә һәм Буланаш төзү заводы бәйрәменнән соң халыкка безнең Сабантуйны үрнәк итеп куялар – аек бәйрәм күңелсезлекләр белән тәмамланмый.

Быел үзебездә бәйрәм иткәннән соң, дуслар белән Сабан туена барып, кунак булып кайтырга уйладык. Казаныбыз үзе дә, без кунак булган шәһәре дә төзеклеге, матурлыгы, чисталыгы белән онытылмас тәэсирләр калдырды. Мөселман тәрбиясе дә сизелә – кулына сыра шешәсе тотып, авызына тәмәке капкан кыз балалар урамда очрамады.

Ә инде Сабантуйга килгәндә… Гафу итегез, ошамады Казан Сабан туе! Без Тынычлык бистәсендә булдык. Сабантуйның ачылыш тантанасы, көрәш мәйданы урыны, ат чабышы кебек әйберләрне оештырудан өйрәнер нәрсә бар-барын. Әмма башка яктан бу Сабантуй исерек туе булып истә калды. Ачыктан-ачык аракы саталар. Ул гына да түгел, Сабантуй уздырылган җирдә аракының кайбер төрләрен рекламалап презентация ясыйлар. Агач, куак төбе саен җәелгән табыннар янында, олысы-кечесе, хатыны-ире кәеф-сафа корып утыра, кайберәүләр шунда ук егылып йоклап кала. Да-а-а… Үзебез торган җирдә чын гореф-гадәтләрне торгызырга тырышып ятабыз, ә милләтебез бишеге булып саналган Казан нишли?! Без бу хәлгә бик аптырадык.

Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: зур шәһәрләр Сабантуй үткәрү өчен яраклашмаган, ахры. Сабан туе исеме җисеменә туры килсен өчен, аны авыл, районнарда үткәрергә кирәк. Исерек туе түгел, халык бәйрәме ул безнең Сабантуй! Халкыбызның иң матур йоласы чын йөзен югалтмасын иде!

Казан Сабан туенда булган

Таһир Төхбәтуллин, Дамир Гарифуллин сөйләгәннәрне

Фәвия САФИУЛЛИНА язып алды.

Екатеринбург шәһәре.

Урланган кәҗә гаепле

Бер кешенең кәҗәсе югалган. Хуҗа аптырап калмаган: кеше малын урларга яратучы авылдашына барып кергән һәм ишегалдында сөйләшә башлаган. Кәҗә дә акыллы хайван: хуҗасын танып, кычкырып җибәргән. Карак аны печәнлеккә менгезеп куйган икән. Анысы да хәйләкәр: тотынган кәҗәне орышырга. “Нигә минем печәнлеккә мендең, төш”, – ди икән. Хәтта хуҗага да эләккән. “Кәҗәң печәнемне урлап ашарга менгән, карарга ярамыймы аны”, – ди икән.

Халидә ХӘКИМОВА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Тәресе бармы?

Бер мишәр авылында була бу хәл. Әлеге язма геройлары икесе дә урта мәктәптә укыта: ире – мәктәп директоры, хатыны – укытучы.

Бервакыт Казан шәһәрендә яши торган туганнары аларга кунакка бара. Үзләре – укытырга, балалары укырга киткәч, кунак апалары өйдә үзе генә кала. Көн уртасы җитәрәк, мәктәп директорын эзләп, өйгә бер кеше килеп керә. Ике арада җанлы сөйләшү булып ала:

– Самат өйдәме?

– Юк, мәктәптә.

– Аның тәресе бармы?

– Белмим шул, тәресен күргәнем юк!

Теге кеше өйдән чыгып киткәч кенә, кунак апа “тәресе” дигән сүзнең “дәресе” икәнлеген аңлап ала. Шушы хәлне өйдәгеләргә сөйләп биргәч, рәхәтләнеп бер көлешәләр.

Әсрар ҺИДИЯТОВ.

Апас районы, Дүртиле авылы.

Мәзәкләр

Ганҗамал әбинең килене һәркөн бер сәбәп табып тавыш чыгара. Тик бервакыт берничә көн үзен тыныч тота. Бу шатлыкны Ганҗамал түти хәл белергә кергән күршесе Гөлнисага сөйли.

Моны ишетеп торган килене:

– Әнкәй, алай бик шатланма әле, бу – һөҗүм алдыннан була торган тынлык кына, – дип ысылдап куя.

***

Хаммәт бабайның оныклары Алмаз белән Илназ иске кара мунчаны сүтә. Көн эссе, мунча янына килерлек түгел – тузан, корым. Егетләр каралып, тирләп-пешеп чыккан. Эсселектән авызлары кипкән. Алмаз шунда:

– Бабай аракы эчкән саен “Эчәм-эчәм, мунчаны сатып эчәм”, – дия торган иде, хыялын тормышка ашырган булса, без хәзер болай азапланмас идек, – дип уфтанып куя.

***

Көне буе эшләп, бала карап арыган каенана килен кайтып кергәч:

– Бүген эш тә күп булды, арыдым да. Идән юарга дип су җылыткан идем, инде суынган да, җитешә алмыйм, – ди.

Килене:

– Әй, әни, бер дә борчылма, бүген өлгерә алмасаң, иртәгә дә көн бар бит, ашыгыр җиребез юк, – дип җавап кайтарган.

Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Тегермәннәр

Тегермәннәр кайда, тегермәннәр?

Алар беткән, юкка чыкканнар.

Кырлар буйлап җилләр тегермән эзли,

Кайда тукталырга, арганнар.

Сулар ага, ага алга таба.

Тик тегермән беткән суларда.

Буасы да күптән җимерелгән,

Дулкыннар да чумган уйларга.

Җилнеке дә, суныкы да беткән.

Киләчәктә нәрсә әйтерләр?!

Кырлар буйлап исә истәлекләр,

Су буйларын иңли хәтерләр.

Гомәр ШАКИРОВ.

Әтнә районы, Иске Җогып авылы.

Комментарии