Бала күңеле – бәллүр пыяла

Бала күңеле – бәллүр пыяла

Кулларыңда гармун сайраттың да,

Күңел былбылларын уяттың.

Дәртлеләрне уйнап җырлаттың син,

Зарлыларны көйләп юаттың.

Гармунчыга таш йөрәкле генә

Гашыйк булмый кала аладыр.

Гармун тавышы нечкә күңелләрне

Уттан алып, утка саладыр.

Әйе шул, гармунчыга мин дә битараф түгел. Ә Тәлгать абый ул үзе дә уникаль кеше. Аңа балалар да, балалары булган аналар да, оныкларын җитәкләп килгән әбиләр дә гашыйк булып бетә иде! Чын-чын! Алар бит моны яшермәделәр дә. Һәм, гомумән, бу табигый хәл кебек кабул ителде. Тәлгать абый үзе менә шушы серле хакыйкатьтә – сабыр урталыкта ничек кала алды икән, дип гаҗәпләнә идем. Ә бит ул мәхәббәтнең нәрсә икәнен белә. Аның унҗиде яшендә Фәтхерахман Әхмәдиев сүзләренә язган «Сине сөйдем, гүзәлем» дигән җыры моңа дәлил түгелмени? Ундүрт яшендә кулына кечкенә гармун алып уйнарга өйрәнә башлаган егетнең күңелендә үз моңнары бөреләнгән чак була ул. Озакламый кечкенә гармун баянга алышына. Уйнау осталыгын шомарту һәм нота серләренә төшенү нияте белән, ул танылган баянчы – Абдулла Халитовтан дәресләр ала башлый.

Армия сафларында Тәлгать Вәлиев Балтыйк диңгезе флотында радист булып хезмәт итә. «Морзе» әлифбасы белән тапшырган «ти-ти», «та-та» кебек авазлар да миңа көй булып ишетелә иде. Шуңа да мин аларны бик тиз үзләштердем»,– дип сөйләгән иде ул. Калининград шәһәре тирәсендәге колхоз-совхозларга концертлар белән дә чыккалаган алар. Баяны аңа юаныч та, куаныч та, сердәш тә булган.

Өч ел элек хәрби хезмәтен тутырып кайткач, дәрте ташып торган егет, әлбәттә, музыка дөньясына тартыла. Татарстан филармониясенең җыр-бию ансамблендә баянчы булып эшли башлый. Аның хезмәттәшләре – ул вакытта данлыклы баянчылар Мөхтәр Әхмәдиев, Оркыя Ибраһимова һәм үзенең укытучысы Абдулла Халитов була. Яшь музыкантның сәләтен күреп, остазы аны балалар белән эшләргә димли һәм үзе урынына Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗаты үзәгенә концертмейстер итеп урнаштыра. Менә шунда чума да инде балалар дөньясына 22 яшьлек гармунчы егет. Ул шул хәтле мавыгып эшкә керешә анда, һәм һич аерыласы килми – алтмыш ике ел иҗади гомерен шул өлкәдә сарыф итә. Тәлгать абый анда баянчы да, балаларның яраткан мөгаллиме дә, патриотик лирика белән сугарылган җырлар һәм инструменталь әсәрләр авторы да. Ул балалар өчен шаян, кызыклы эчтәлекле, җиңел кабул ителә торган сүзләр эзли, таба алмаса, үзе иҗат итеп, көйгә сала. Аның иҗатташ авторлары да танылган профессиональ шагыйрьләр: Мәхмүт Хөсәен, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнәшева, Резида Вәлиева, Шәүкәт Галиев, Җәүдәт Дәрзаман, Роберт Миңнуллин, Ленар Шәех, Роза Хафизова, Дания Гайнетдинова һәм башкалар. Бәхетемә, минем дә Тәлгать абый көенә балалар өчен җыр тексты язган тәҗрибәм булды.

Үзе дә ишле балалы гаиләдә үскәнгә, иреннәреннән ана сөте кибүгә җитәкләп алып килгән балалардан да баш тартмады олы йөрәкле, киң күңелле Тәлгать абый. Аларны ул җырлатты, елаганын көлдереп юатты, белмәгәненә төрле мәзәкләр сөйләп аңлатты, ачыкканын ашатты, арыганын йоклатты, дигәндәй, ул аларны яратып үстерде.

– Тәлгать абый, сез ул кечкенәләрне үзегезгә ничек шулай тиз җәлеп итә аласыз? – дигән сорауга:

– Мин аларны үземнең кечкенә сеңелләрем, энеләрем кебек күрәм. Бала күңеле бәллүр пыяла ул – саксыз булсаң, бик тиз уала. Гомумән, алар арасында мин үземне пыяла бүлмәдә кебек хис итәм. Анда «таш атып» уйнарга ярамый, – дип җавап бирде ул үзенең халәте турында.

Самими күңеле аша сиземләү белән ул баланың эчке дөньясын ачты, мөмкинлеген чамалап, талантын канатландырды, төрле бәйгеләрдә катнаштырды. «Казан сандугачы», «Без Тукай оныклары», «Җырлыйк әле», «Күчтәнәч» кебек проектлар аша телевидениегә алып керде, шәһәр мәйданнарына, Сабан туйларга алып чыкты. Ул аларга үзенең җырлары аша тормыш, юл кагыйдәләрен өйрәтте, тирә-як мохиткә игътибарлы, өлкәннәргә ихтирамлы, кечеләргә ярдәмчел булу тәртибен иңдерде. Илебезгә, туган ягыбызга карата патриотик хисләр уятып, горурлык тойгысы тәрбияләде, бер-берсе арасында дуслык-татулык ныгытты. Кыскасы, әкияти балалар дөньясының язып та, әйтеп тә бетерә алмаслык җыр-моң алиһәсе булды ул аларга.

Параллель рәвештә Тәлгать абый шәһәребез предприятиеләренең үзешчән коллективларына да ярдәм кулын сузган кеше. «Ак калфак» дигән популяр ансамбльнең концертмейстеры, Юллар төзү оешмасының «Дорожник» клубында баянчы-аккомпаниатор, Үзәк универсам кибете (ЦУМ) хезмәтчәннәреннән оештырылган төркемдә ансамбль җитәкчесе булып эшләде. Ул аларны балкып торган иҗади коллективлар дәрәҗәсенә күтәрде. Иҗади коллективлар белән чит илләргә дә чыкты. «Ак калфак» ансамбле белән алар Төркиягә хәтта өч мәртәбә бардылар.

Чит илләргә чыгу, дигәннән, Тәлгать абый бик актив сәяхәтче дә. «Туган якның кадерен белер өчен, чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал», – дип җырлана бит әле җырда да. Ул да үз гомерендә утыз дәүләтнең мохитен, яшәү рәвешен, табигатен, тарихын һәм үсешен, төрле шәһәрләрен, халкын күргән кеше. Румыниядән башлап, Германия, Италия, Испания, Израиль, Филиппин, Сингапур, Мисыр, Монако, Куба, Япония, Лима – болар барысы да диңгез буйлап гизгән сәяхәттә үтелгән. Ул Миклухо-Маклай ачкан җирләрдә дә, бәрәңгенең туган ягы – Перу иленең тау башында да, Везувий вулканы янында – Помпейда да була. Япониянең изге таулары – Фудзиямадагы сүрелми торган вулканны да күрергә ирешә. Җирле халык риваятьләре буенча, кем шул тауга менеп төшә, үзенә озын гомерлек энергия ала икән. Бәлки хаклыгы да бардыр, Тәлгать абый 87 яшендә дә көй язып, миннән сүзләр сорап шалтырата.

Сәяхәттә йөргәндә кызыклы очрашуларга да юлыга. Мәсәлән, Токио шәһәренең үзәк урамыннан барган чакта каршысына килгән әфәнде аны саф татарча: «Каян беләм мин сине?» – дип, гаҗәпләнеп кочып ала. Ул «Труд» газетасының Мәскәүдә эшләүче хәбәрчесе – интервью алыр өчен Русия корабленә баручы Габдрахман Габдрахманов булып чыга. Шулай итеп, «татар татарны кайда да табар» дигән гыйбарәне бу ике милләттәш Япониянең үзәгендә исбатлый.

Һәр барган чагында җиде-сигез илнең матурлыгына хозурланып кайта да Тәлгать абый, үз Казанына булган гыйшкын аңлату өчен, яңа хисләр белән сугарылган илаһи сүзләр табып, берсеннән берсе дәртле, моңлы җырлар иҗат итә. Композитор Тәлгать Вәлиевның йөздән артык җыры арасында гүзәл башкалабыз Казанга багышланганы да егермегә җитә. Аның җырларын яратып башкаручылар – Зифа Басыйрова, Миңгол Галиев, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Венера Ганиева, Асаф Вәлиев, Римма Ибраһимова кебек профессиональ җырчылар; Тәлгать абыйда тәрбияләнеп, аның фатихасын алып чыккан хәзерге буын артистлар да бар. Алар да Тәлгать абыйның җырларын югары планкага күтәрә. Мәсәлән, Казаныбызның 1000 еллыгына багышланган фестивальдә Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән «Мең яшә, Казан!» дигән җыр Руслан Абдерафиков башкаруында беренче дәрәҗәгә лаек булып, лауреат исемен яулады. Хәзерге көннәрдә ул егетебез Русия башкаласы Мәскәүдә полиция хезмәткәрләренең җыр-бию ансамблендә солист булып иҗат итә һәм Тәлгать абыйның дистәгә якын җырын ансамбль репертуарына алып, илебезнең һәм чит илләрнең сәхнәләрендә яңгырата. Аның шәкертләре арасында Алинә Булатова, Ләйсән Рәхимова, Ришат Әхмәдуллин, Алия Алиева-Гатауллина, Алмаз Гайфуллин, Диләрә Палатова һәм башкалар сәхнә иҗатының төрле тармакларында зур казанышларга ирешеп, Тәлгать абыйларын куандыралар һәм һәрдаим элемтәдә торалар.

Балалар өчен рус телле текстларга да көй язды ул. Алар да Тәлгать абыйның «Язмышым син» дигән җырлар җыентыгында урын алган.

Тәлгать Вәлиевның фидакарь хезмәте абруйлы исемнәр, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин исеменнән дә югары бәяләнде. Шәһәребез хакимияте тарафыннан Тәлгать ага Вәлиевка хәтта «Сердце – отданное детям» дигән эмблема белән күкрәк медальоны тапшырылды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, абруйлы композитор, балалар күңелен яулаган оста педагог – баянчы Тәлгать Вәлиевка 24нче мартта 87 яшь тулды. Ул һаман да үткен зиһенле, тирән хәтерле, юморга бай җор телле, әдәпле, тыйнак, зыялы кеше һәм бик нечкә күңелле шәхес. Тәлгать абыйның эшеннән киткәненә дә өч кенә ел бит әле. Аңа алдагы тормышында да күңелле очрашулар, шатлыклы кичерешләр, иҗат чишмәсенең дулкыннарында тибрәнерлек саулык-сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.

Диләрә СӘРВӘРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии