«Татар телевидениесе бездән башланды»

«Татар телевидениесе бездән башланды»

Алар – беренче карлыгачлар. Алар – Казан телевидение студиясенең башында торган шәхесләр. Телевидение аксакаллары. Танылган журналист Флера Абдуллина сүзләре белән әйтсәк, телевидение академиклары. Бу кешеләрне тагын бик күп сүзләр белән атап булыр иде. Ә бүген аларның бергә җыелуын зур бер гаиләнең бер өйгә җыелып, матур истәлекләре белән уртаклашуы, хәл-әхвәл белешүе дип әйтеп була.

Әлеге җылы очрашу узган атнада Казан кооперация институтында үтте. Аңлагансыздыр инде, Татарстан телевидениесе тарихында зур эз калдырган шәхесләр җыелды монда. Быел Казан телевидение студиясе барлыкка килгәнгә 60 ел. Август аенда зурлап билгеләп үткәннәр иде инде. Милли тапшыруларда эшләгән ветераннар шул очрашуда «безгә, татарларга, аерым гына да җыелырга кирәк әле» дип кайтып киткәннәр иде. Менә – җыелдылар. Татарстан телевидениесенә нигез салучылар да, бүген телевидениедә эшләүчеләр дә бар иде монда. Хәтта бүген инде безнең арада булмаганнар да «катнашты» дисәң була, чөнки вафат булган ветераннарның исемнәре дә еш телгә алынды, бу искә алулар алар рухына дога булып барып ирешсен.

Чараны танылган журналист, үзе дә 26 ел гомерен телевидениегә багышлаган Флера Абдуллина оештырган. Әлбәттә инде, ветераннарны җыюда башкалар да булышкан. «Ветераннарның исемлеген тупларга Илфат Фәйзрахманов та, Эльмира Хамматова да ярдәм итте. Бер-беребезгә шалтыратып, беребез аша икенчебезне табып, шулай итеп җыелдык», – диде Флера ханым.

Иң элек очрашуның ни өчен нәкъ менә шушы институтта узуын әйтеп китик әле. Беренчедән, «Татарлар» тапшыруына нигез салган һәм аны озак еллар алып барган Флера Абдуллина бүген Казан кооперация институтында хезмәт куя. Татар мәдәнияте үзәген җитәкли ул. Икенчедән, институт җитәкчелеге дә телевидение ветераннарына бик хәер-хаклы икән. Быел институтның үз телевидениесен булдырганнар, җиһазлар сатып алганнар. Ректор Алсу Нәбиева әйтүенчә, бу очрашуга җыелган ветераннарның барысы да килеп, студентларга белгәннәрен өйрәткән. Кооперация институты студентлары уңган: чөнки телевидение аксакаллары белән очрашу журналистика бүлегендә укучыларга да бик тәтеми әле. «Хәзер студентларыбыз ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 100 татар шәхесе турында тапшыру әзерли. Бу проектны «Татарстан» телевидениесе һәм «Шаян ТВ» белән берлектә эшлибез. Ветераннарга рәхмәт: белгәннәрен студентларга өйрәттеләр. Бүген телевидение яңа форматта эшли, интернет платформаларга чыга. Ләкин аксакалларыбызның белеме, эш тәҗрибәсе бүген дә актуаль, чөнки эшнең нигезе бүген дә шул ук», – дип сөйләде Алсу Рөстәм кызы.

Телевидение ветераннарына бу очрашу кирәк булган икән, сөйләшеп туя алмадылар, хатирәләре белән бүлештеләр. Аларда истәлекләр бетәрлек түгел! Күбесе телевидениегә урау юллар аша килеп эләккән. Режиссер Лилия Нигъмәтова телевидениегә килгәнче күчмә театрда, аннары мәктәптә эшләгән. «Без яшәгән фатир хуҗабикәсенең телевизоры бар иде. Шуннан күреп, диктор Иркә Сакаевага гашыйк булдым! Нишләп ул алып бара, нишләп мин дә алып бармыйм, дигән уй килде бит. Номерын таптым да, телевидениегә шалтыраттым. Сезгә дикторлар кирәкмиме, дим. Кирәк, диләр. Киттем студиягә. Вак кына язулы календарь бите тоттырдылар – шуны камерага укып чыгарга кирәк. Тотлыга-тотлыга көчкә укып чыктым мин моны. Шуннан йөреп күрсәтергә куштылар. Өстемдә – мәктәптә тектергән униформа, керт-керт басып йөреп күрсәттем. Без сиңа шалтыратырбыз, дип тә әйтмәделәр бугай – шулай чыктым да киттем. Чыккач, Иркә Сакаеваны күрдем! Кая инде барып эндәшү, сокланып карап калган идем», – дип искә ала ул заманнарны Лилия ханым. Язмышына диктор булу язылмаган булгандыр, күрәсең, бераздан күчмә театрда бергә эшләгән иптәше Рафис Гарифуллин аны телевидениегә «помреж» – режиссер ярдәмчесе итеп чакыра. «Помреж»ның кем икәнен дә, нинди эш башкаруын да белмәгән килеш бара да керә Лилия Нигъмәтова. Һәм, 30 елга якын эшләп, режиссер дәрәҗәсенә хәтле үсә. Аның хәтере – таң калдырырлык! Әйтик, Флера Бикмурзина, Эльмира Хамматоваларны беренче тапкыр күргәндә, аларның нинди киемнән булганнарына хәтле хәтерли ул! Лилия Нигъмәтованың лаеклы ялга киткәнче эшләгән соңгы тапшыруы – «Әлли-бәлли-бәү». Безнең буын балалары да шул тапшыруны карап үсте.

Илгизәр Хәйруллин – телевидениегә газетадан килеп кергән кеше. Башта урысча хәбәрләр редакциясенә керә, аннары татар бүлегенә күчә. Атналар буе командировкаларда йөрүләрен, аннары шул бер атна төшергән сюжетларны ай буе күрсәтүләрен тәмләп сөйли. «Хәбәрләр бүлегендә эшләүче журналист бер көн эчендә бомж белән дә, президент белән дә аралашырга мөмкин», – ди. Ул үзе дә заманында Ельцинны да төшергән, Шәймиев белән дә, Миңнеханов белән дә аралашкан. Илгизәр әфәндедән дә бер истәлек: «Рөстәм Миңнехановның Премьер-министр вакыты. Ул вакытта чит илдән комбайннар кайта башлаган иде, шуларны карарга Буага килде. Миңа интервью алырга кирәк. Ул арада Миңнеханов китә дә башлады. Ирексездән җиңеннән тоттым да, Рөстәм Нургалиевич, яңалыкларга интервью кирәк иде, дим. Әнә комбайнчылардан сора, алар эшли бит, мин нәрсә сөйлим, ди. Юк, алар җавап бирә алмый минем сорауга, дим. Нинди сорау, ди. Аңарчы теманы бераз өйрәнгән идем инде. «Белгәнемчә, бу комбайннар дистәләрчә центнер икмәк суктырырга көйләнгәннәр, ә бездә аның кадәр икмәк юк, димәк, алар кыр буйлап бушка чабып йөриләр?» дип сорадым. Миңнеханов, кая барганын онытып, миңа комбайннарны ни өчен алганнарын дәлилли башлады. Ә миңа шул гына кирәк тә: камераны кабызып, төшереп алдык».

«Музыкаль сәхифә», «Микрофон алдында», «Сәлам юллыйм», соңрак «Мәдәният дөньясында» дигән тапшыруларның мөхәррире Наилә Яхина телевидениегә консерватория бетереп килеп керә. «90нчы еллар. Телевизор алырга акчам булмады, татар телевидениесен күргәнем дә юк иде. Ә миңа, телевидениегә килеп керүгә, тапшыру эшләргә куштылар. Урып-җыю эшләре бара, иң алдынгы районнар турында җырлы-сәламле тапшыру булсын, диделәр. Иң беренче тапшыруыма язучы Гариф Ахуновны чакырдым. Ул минем тапшыруыма исем кушты. Әйдә, сеңлем, «Алтын көшел» дип атыйк әле тапшыруыңны, диде. Көшел нәрсә соң ул, Гариф абый, дим, ишеткәнем юк иде. Аңлатты. Миңа ошап китте бу сүз. Беренче тапшыруны үзем алып барырга курыктым, Эльмира Хамматовага мөрәҗәгать иттем. Соңрак үзем алып бара башладым. Үземнең тапшыруларымда, әрсезләнеп, җырлап та ала идем. Аның өчен миңа шелтәләр дә эләкте инде», – дип сөйләде.

Телевидениенең алтын фондына кергән спектакльләр, фильмнар төшереп калдырган режиссер Әхтәм абый Зарипов телевидениегә 1959нчы елда ук һәм… артист буларак килеп кергән икән. Ул – данлыклы беренче щепкинчылар курсыннан бит. «Театр белгече Халит абый Кумысников безне, йөк машинасына төяп, телевидениегә дип алып китте. Нәрсә икәнен дә белгән юк әле. Боларга спектакльләрдән өзекләр күрсәтергә кирәк икән. Шунда «Хаҗи әфәнде өйләнә»дән өзек күрсәттек, мин – мулла, Гөлсем Исәнгулова минем хатын булды», – дип искә алды Әхтәм абый. Ә инде 72не елда артистлыктан китеп, телевидениегә режиссер булып урнаша ул. Хәтере – сөбеханАлла! Телевидениедә үткәргән 40 елының һәр көнен сөйли ала.

Флера ханым Абдуллина (менә аның телевидениегә юлы туры булган – КДУның журналистика факультетын тәмамлап килгән ул. – Авт.) «Татарлар» тапшыруын ничек эшләве турында истәлекләре белән уртаклашты: «Читтә яшәүче татарлардан миңа «Би-би-си» тапшыруларын җибәрүләрен сорый идем. Инглиз телен белмим, тик яхшы репортаж нинди телдә булуына карамастан аңлашылырга тиеш. Инглиз телендә бара торган тапшыруның тавышын кысып куям да, сурәтен карыйм, өйрәнәм: алар ничек киенгән, үзләрен ничек тоталар, кадрга ничә секунд бирәләр, теманы ничек ачалар. Менә шулай үзлегемнән өйрәндем, берәү дә кулдан тотып өйрәтмәде. Операторлар төшерергә минем белән өйрәнде. Болай төшер, тегеләй төшер, дип өйрәтеп тора идем. «Һәр татарны миңа матур итеп, сәнгать әсәре итеп төшер» дигән сүзләр минем эш девизыма әйләнде. Тапшыруны кем генә караса да, безнең татар соклану тудырырга тиеш – тапшыруны менә шулай итеп төшерергә кирәк иде, шулай эшләргә тырыштым». «Татарлар» тапшыруы турында сүз китсә, тамашачы бүген дә Флера ханым Абдуллинаның исемен атый – дөрес юнәлештә эшләүнең күрсәткече шулдыр инде.

Истәлекләр, истәлекләр… Аларны фильм итеп төшерергә, том-том китап язып калдырырга була. Журналистикага яңа гына аяк басканнарга уку-укыту материалы итеп бирерлек үрнәкләр, бөтен халык (телевизор карамаган кеше юк!) яратып кабул итәрдәй тарихи елъязмалар бит бу. Китап дигәннән, телевидение ветераннары үзләре дә шул хакта сүз кузгатты. Әйдә, языйк әле, диештеләр. Флера ханым Абдуллина барысына да килеп-килеп «языгыз яме, бөтенесен дә языгыз һәм миңа җибәрегез» дип «күрсәтмә» биреп чыкты. Ул башлап йөрсә, башкалар да шулай бердәм булып тотынса, бу эшне һичшиксез башкарып чыгачаклар. Телевидениенең алтын чорын сурәтли торган китап булачак ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии