Искиткеч шәп «күчтәнәч»

Өйлә җиткәндә чүп ташларга дип урамга чыккан идем. Якшәмбе көн бу. Бездән арырак яшәүче таныш хатын ярты гәүдәсе белән контейнерга чумган. Контейнер кырыена өсләре ачылган шактый гына каплар өйгән инде бу. Якыннан аралашмасак та, исәнләшеп йөрибез. Моны уңайсыз хәлгә куймас өчен, тукталмадым, сиздерми генә узып киттем. 2-3 ел элек ире үлгәнен белә идем. Ходаем, әллә соң сала башлаганмы? Шулай чүп савытларын актарып яшәр көнгә калганмы, дигән уйлар килде башыма. Кызының идарәдә, яхшы гына акчалы эштә эшләгәнен белә идем. Икесе генә яшиләр. Иргә чыгып уңмаган.

Урамда озак басып булмый, көне дә салкын. Чүп савыты янына килми хәлем булмады. Танышым башын күтәреп үзе үк исәнләште дә, чүплектә казынуының серен сөйләп бирде.

Авылдагы туганнарына кайтып, хәлләрен белергә, мунча кереп килергә уйлаганнар. Кызы гаражга машинаны алырга киткән. Танышым исә бер кулына мунча киемнәре һәм бераз күчтәнәчләр салган капны, икенчесенә өч көнлек чүп салынган капны тотып, ишекне бикләп урамга чыккан. Каплар икесе дә яңа, икесе дә бертөсле. Юл уңае гына чүпне ыргыта да, машинага кереп утыра күршем. Авылга кайтып, күчтәнәчләр салган пакетны өстәлгә куя. Ачып җибәрсәләр… Чүп ыргытабыз дип, үзләренең киемнәре һәм күчтәнәчләр тутырган капны ыргытканнар. «Минекеләр алай эч сызарлык шәп киемнәр түгел, ә кызымның яхшы, кыйммәтле киемнәр иде», – ди танышым. Чәй дә эчеп тормастан, кире кайта болар. Туганнары үпкәләп кала.

Чүп контейнерына яртылаш мин дә чумдым хәзер – икәүләп эзлибез теге капны. Чүпне күп ташлаганнар бүген. Бөтен каплар да бертөсле. Барысының да тоткаларын бик яхшылап бәйләгәннәр. Эзли торгач, таптык бит! «Кайтыгыз инде авылга. Әле мунча суынмагандыр», – дим. «Ю-у-ук! 25 чакрымга машина куып йөрмибез инде. Кызның да ачуы купты. Ваннада суның салкыны да, кайнары да агып тора», – дип кырт кисте танышым, үзебезгә таба атлый-атлый.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии