- 20.12.2020
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2020, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Могҗизалар вәгъдә итә торган Яңа ел киченә дә санаулы көннәр калып бара. Кемдер инде өендә чыршы бизәп тә өлгергән, ә кемдер инде Кыш бабайга хат та язып җибәргәндер… Ә барыбызга таныш булган шәхесләр арасында Кыш бабайга ышанучылар бармы? Алар аннан нинди бүләк көтә? Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавап эзләп, сораштыру уздырдык.
Алмаз МИРЗАЯНОВ (җырчы, алып баручы): «УБЫРЛЫЛАРГА ШҮРЛӘП КАРЫЙМ»
– Без кечкенә вакытта чыршы төбенә бүләк кую дигән әйбер юк иде. Авылда бик кәнфитләнеп тормаганнар, күрәсең. Балаларга могҗиза булсын дип тә тырышмаганнар. Ләкин Яңа ел бүләкләрен хәтерлим. Мәктәптән дә, әти-әниләргә колхоздан да пакет-пакет бүләк бирәләр иде. Декабрь буена андый күчтәнәч-пакетлар саны берничә дистәгә җитеп, өелеп-өелеп торыр иде.
– Балачакта Кыш бабайдан курка идегезме?
– Кыш бабайдан курыкканымны хәтерләмим, чөнки аның безнең мәктәп директоры икәне әллә каян күренеп тора иде. Тавышы да таныш, борыны да таныш, дигәндәй. Алай да, кечкенә чакта бик курка торган бер төркем кешеләрем бар иде. Ул да булса битләрен буяп, каплап убырлы кыяфәтенә керүчеләр. Алар авыл клубында Кыш бабайга ияреп керәләр иде. Кем булгандыр алар, белмим дә. Өстәвенә, Яңа ел төнендә авыл буйлап өйләргә кереп йөриләр иде. Менә шуннан курку калган. Бүген дә куркам алардан димим, ләкин әле дә курчак битлеге артына яшерелгән кешеләргә шүрләп карыйм. Аның эчендә нинди кеше икәнлеген белмим бит. Аннары, Кыш бабай миңа бик якын ул, чөнки үзем дә Кыш бабай булып йөргәлим. Училищеда укыганда ук булдым, Казанга килгәч тә Кыш бабай булып эшләдем. Заказлар белән йөрергә туры килде, кыскасы. Узган елны да балалар бакчасына Кыш бабай булып чакырдылар. Кыш бабай образына чын-чынлап кереп китәргә яратам. Үзебезнең балалар булгач та, шушы могҗизаны күрсәтәсе килә. Ислам дине буенча Яңа елны каршылау, Кыш бабайга ышануны гөнаһ дип тә язалар. Ышанам, әмма тоташ күңелсезлекләрдән торган көннәрдә могҗизага ышанып, 2021нче елга күтәренке кәефтә керсәк, начар булмас.
– Кечкенә чакта Кыш бабайга хат язмагансыз. Хәзер язсагыз, нинди бүләк сорар идегез?
– Һәр ел саен Яңа ел төнендә илләр тыныч булсын дип сорадык. Менә тыныч булып калды. Карантин вакытында кичекмәстән шәһәр үзәгенә барырга туры килгәләде. Менә тыныч иде анда. Бер машина, бер кеше тавышы да ишетелмәде. Дөрес теләмәгәнбез лә, «илләр имин булсын», диясе калган. Бүген хат язсам, бу коронавирус бетсен дә, гадәти тормышка кире кайтыйк дип сорар идем. Гаиләбезне тулыландырып, бәхетле сау-сәламәт балалар тусын, якыннарыбыз сәламәт булсын, иҗат итәргә теләгебез артсын, иҗат чишмәләре саекмасын, тамашачылар концертларга йөреп торсын дигән теләкләрне дә өстәр идем. Юк, зур машина, фатир сорамыйм. Аллага шөкер, булганының барысыннан да канәгать.
Айсылу ЛЕРОН (алып баручы): «КЫШ БАБАЙГА ЫШАНМАСАҢ, БҮЛӘКСЕЗ КАЛАСЫҢ»
– Кечкенә чакта ышана идем. Ышанмый башлаган көнемне дә ачык хәтерлим әле. Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме иде. Бервакыт ишектән Кыш бабай килеп керде. Җырлады, биеде. Берзаман колагында ялтыраган алка күрдем моның. Әле алкасы да нәкъ безнең тәрбияченеке кебек. Шуннан аңлап алдым мин моның чын Кыш бабай түгел икәнлеген. Тәрбияче генә безнең күңелне күрә икән.
Безнең балачакта юклык заманы, ул вакытта нәрсәдер сорау юк иде кебек. Кыш бабай бүләк китерә дип белми дә идек. Моңа да карамастан, безнең әти-әниләр Яңа ел көнне сеңелкәш белән икебезгә өчен уен оештыралар иде. Төрле биремнәр бирәләр иде. Шуларны үтәсәк, кечкенә бүләк ота идек. Бүләкләрне өйдә яшерәләр дә, биремнәрне үти-үти шул бүләкләрне эзли һәм таба идек. Мин хәзер үскәч балаларыма да шундый кызыклы уеннар тәкъдим итәргә тырышам. Балалар бик яратып уйный. Кечкенә чактан ук мөстәкыйльлеккә өйрәтә, бүләкнең дә бушка килмәвен күрсәтә бу. Кыш бабайдан курыкмый идек, безнең өчен күңелле персонаж буларак истә калган.
– Балаларыгыз Кыш бабайга ышанамы?
– Әйе, ышаналар. Кайвакытта зур кызым Фәридә: «Чынлап та бармы икән соң ул?» – дип сорап куйгалый. «Кызым, аның бармы-юкмы икәнен берәү дә белми. Могҗизага ышанырга кирәк. Ышансаң, барысы да була. Кыш бабайга ышанмасаң, ул сиңа бүләк китерми», – дип көлеп җавап бирәм. Ел саен хат язалар. Кечкенәләре яза белмәсә дә, кирәк әйберләренең рәсемнәрен ясап куя. Шул кәгазьләрен җыеп, почтага җибәрерсең дип, миңа бирәләр. Әллә нинди кыйммәтле бүләкләр сорамыйлар, Аллага шөкер. Кыш бабайны, гадәттә, ел саен өйгә чакырабыз. Белмим, быел ничегрәк булыр. 31нче декабрь кичендә чакырабыз, җырлап, биеп, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап күңел ачабыз. Үзебезгә дә кызык.
Мин Кыш бабайдан булганыннан аермавын сорар идем. Берәр күңелле җиргә ял итәргә бару мөмкинлеген бүләк итә алса, шулай ук яхшы булыр иде. Гомумән, 2020нче ел шушы вирусны үзе белән алып китсә, һәр кеше өчен дә зур бүләк булачак.
Айдар ГАЛИӘСКӘРОВ: «КУРКАК МАЛАЙ ТҮГЕЛ МИН»
– Кыш бабайга ышанганбыз. Әле дә могҗизаларга ышанам, хыялланырга яратам. Күбрәк хыяллансаң, күбрәк чынга ашачагына да чын күңелдән ышанам. Элегрәк Кыш бабайга хат язу дигән мода юк иде, ялгышмасам. Кыш бабайдан бүләк тә сорап алганны хәтерләмим. Ул бүләкне әти белән әнинең алып бирәчәген аңлаганмындыр инде. Ләкин без кечкенә вакытта бик күп бүләк бирәләр иде. Хәзер бит эш урыннарыннан кеп-кечкенә бер тартма бирәләр дә, аның эчендә 4-5 конфет була. Ә без кечкенә вакытта зур-зур, тулы пакетлар белән кайта иде әти-әниләр. Колхоздан, профсоюздан, әнием укытучы булгач, мәктәптән дә бирәләр иде. Шул пакетлар өчен ярата идем декабрь аен. Заманасына күрә тәмле иттереп тутырырлар иде. Сөенеп ашадык, конфетларны ел буена җиткерә идек. Энем Ренат белән «Бүген мин берне ашадым. Әйдә, син дә берне аша», – дип тигезләп бүлешеп утырганнар әле дә истә. Юк, Кыш бабайдан курыкмаганмын. Әле генә әнигә дә шалтыратып сорадым хәтта. «Юк, син курыкмый идең», – диде. Куркак малай булмаганмын, димәк. Менә узган елны балалар янына да Кыш бабай килде, алар да курыкмады.
– Балаларыгыз ышана, димәк?
– Аларны ышандырабыз инде. Тәртипле булсаң, шигыреңне өйрәнсәң, балалар бакчасына йөрсәң, еламасаң гына Кыш бабай сиңа бүләк алып килә, дип гел әйтеп торабыз. Ноябрьдән үк чыршы бизәп куйдылар инде. «Ник килми соң инде?» – дип күптән көтәләр. Әти командировкадан кайтканда чыршы астында шыпырт кына «киндер күкәй» барлыкка килгәләде инде. Олысы уенчык кран көткән иде, хәзер зур конструктор да көтә. Нәрсә күрсә, шуны көтә. Иртә белән йокыдан торуга ук чыршы төбен чыгып карый. «Бүген тагын килмәгән», – дип, борынын салындырып юынырга кереп китә. Алла боерса, ел ахырына кадәр бер уртак фикергә килербез инде. Конструктор алырбыз, мөгаен. Юк-бар бүләк алмаска тырышабыз. Моториканы эшләтә торган бүләк сайлыйбыз.
Кыш бабайдан, иң беренче чиратта, тынычлык сорар идем. Сугыш, милли низаглар булмасын, вируслар тизрәк бетсен, дип теләр идем. Быел уйланырга вакыт күп булды. Башта вируска ышанмыйча йөрдем, хәзер ышанам. Гаиләнең, якыннарның, дус-туганнарның кадерен аңлады халык. Хәзер шулар өчен борчылам да. Һәр кешегә саулык теләр идем. 2020нче елны җиргә салып таптыйсы килми, минем өчен начар ел булмады, әмма тизрәк үтүен телим. Аллага шөкер, минем бөтен әйберем дә бар. Уйлап утырсам, бәлки, кирәк әйбер таба да алыр идем. Ләкин хыялларны үзең чынга ашырганда гына рәхәт һәм тәмле була. Без хатыным белән бергә хыялланабыз, шул теләккә бергә ирешәбез дә.
Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА (җырчы): «ТӘМ-ТОМ СОРЫЙ ИДЕМ»
– Кечкенә чакта Кыш бабайга ышана идем. Яңа ел бәйрәмен дә зарыгып көтеп ала торган балалар рәтеннән булдым. Шул чактагы могҗизаларга ышану дигән нәрсә күңелемдә бүген дә яши. Яңа ел – тормышны яңа биттән башлау мөмкинлеге дә бит. Балачакта әти-әнидән тәм-томнар сорый идем. Безнең заманда хәзерге кебек кибет киштәләре конфет, шоколадларга тулып ятмаган. Ятса да, аны алу һәркемнең хәленнән килмәгән инде. Хәзерге балалар ел буе шул тәм-томны ашаса, безнең буын балаларына ул шул Яңа ел бәйрәмендә генә татыган. Аллага шөкер, балаларым Кыш бабайга ышана. Балада мондый ышаныч булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки ул балачакның гүзәл хатирәләре белән бәйли. Ышанмаса, балалар бакчасында яки мәктәптә үтә торган Яңа ел бәйрәмнәренә дә барырга теләмәсләр иде. Кызганыч, тик хәзер бакча һәм мәктәптәге Яңа ел бәйрәмнәре баланы ниндидер могҗизага ышандырмый. Бәлки, кайбер әти-әниләр дә кечкенәдән үк дөреслекне белеп яшәсен бу дип, балаларына Кыш бабай юклыгы турында сөйли.
– Балаларыгыз Кыш бабайдан нәрсә сорый?
– Чүп-чар сорамый үзе. Кирәклесен генә сорый. Гадәттә, берәр уенчык сорыйлар. Без Кыш бабайны өебезгә чакыртабыз. Балалар өчен генә түгел, үзебез өчен дә күңелле ул.
– Кыш бабай сезнең һәр теләгегезне тормышка ашырам дисә, бүләккә нәрсә сорар идегез?
– Яшь барган саен теләкләр исемлеге дә үзгәрә икән. Кечкенә чакта тәм-том теләсәм, хәзер илдә тынычлык телим. Һәркем гаилә бәхетенә ирешсен, балаларының игелеген күреп, тигез тормышта яшәсен иде дип теләр идем.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты
Комментарии