Запас тәгәрмәч

Запас тәгәрмәч

 (Атказанган укытучы Роза Рафикова сөйләгән буенча)

Ул көнне безгә иртәдән алып җил каршы булды... Әтиебезне күптән күргән юк, әниебезнең каберен тәртипкә китерәсе бар – якшәмбе көнне Чаллыдан Әлмәткә барып кайтырга булдык. Сөйләшкән вакытка табиб апам Эльза янына килдем. Ә ул, борчылып, ишекле-түрле йөренеп ята. Нәрсә булды? Машинаны алырга киткән җизни һаман юк икән. Апам нәрсә уйларга да белми. «Әллә гаражга барып килимме? Китсәм, ул кайтып керер инде», – ди. Ул вакытта бит әле кәрәзле телефоннар юк.

Ниһаять, җизни кайтты: бер тәгәрмәче тишелгән дә, шуны алыштырып булашкан. Хәзер менә запас тәгәрмәч юк, ансыз ничек юлга чыгасың? Җизни инде уйлап куйган икән: юл уңае дустына кереп, шуңардан алып торырга исәбе. Тиз генә җыендык та кузгалдык.

Светофор янында торганда, апам әйтә: «Әнә теге кибеткә кереп чыгыйк әле, әтигә күчтәнәч алырга кирәк». Апам белән кирәк әйберләрне алып чыксак, җизни, иелеп, машина астын карап тора. Машинаны борганда бордюрга барып менгән дә, төтен торбасы килеп төшкән. Җитмәсә кызу торбага барып тотынып, кулын пешергән. Торбаны монда гына беркетеп булмый, нәрсәседер сынган. Киттек запас частьлар кибетенә, шуннан эстакада эзләп йөрдек. Бу эшләр ике сәгатьтән артык вакытны алды.

Без инде онытканбыз да, запас тәгәрмәч кирәк бит әле. Җизнинең дусты шәһәрдән чыккан җирдә яши икән. Туктадык. Җизни кереп китте һәм шунда ук кире дә чыкты: дусты машинасы белән балыкка киткән.

Инде нишләргә? Апам ашыктыра: «Әйдә инде, киттек, ничә тапкыр барып, бернәрсә дә булганы юк бит әле».

Җизни бар ачуына педальгә басты һәм китте куып. Шәһәрдән чыгып бераз гына баргач та юл хезмәткәре туктатты: тизлек артык булган. Җизни чыкты, сөйләште, ничектер, бер фикергә килделәр бугай, киттек ары. Без инде апам белән керпе энәләре өстендә утырабыз: нәрсә булыр тагын?

Менә ярты юлны да уздык, без инде тынычлана башладык. Апам әйтә: «Володя, бу пычрак машина белән барып керергә оят. Зәй буенда туктап, машинаны юып алыйк әле». Юл кырыена борылган гына идек, «пыш-ш-ш...» Һәм машина, бер якка янтая биреп, туктап калды. Машинадан чыктык һәм, көләргә дә, еларга да белмичә, тәгәрмәчкә текәлдек. Җизни тәгәрмәчне игътибар белән карап чыккач, арткы шинга кадалган кәкре кадакны тапты. Домкрат алды, машинаны күтәртә башлады.

Без апам белән читкәрәк барып үлән өстенә утырдык. Күп тә үтмәде, җизнинең: «Шайтан алгыры!» – дигән сүгенүе ишетелде. «Нәрсә, ни булды?» «Җилем кипкән, тәгәрмәчне ямап булмый». Апам шунда ук торып басты да, юлдан үтүче машиналарга кул күтәрә башлады. Берничә машина туктамыйча узып китте. Менә берсе туктады, җилеме юк булып чыкты. Тагын берәү туктады. «Нәрсә, кызлар, кая барыш, әйдәгез», – диде шофер ачык тәрәзә аша. Гозеребезне тыңлап бетәр-бетмәс машинасыннан чыкты, багажнигын ачты, запас тәгәрмәчен чыгарып җиргә салды. Дәшми-нитми машинасына кереп утырды. Без торабыз аптырап.

– Безгә калдырасызмыни? Ә кая илтеп бирергә азактан?

Бардачогыннан кәгазь, каләм алды, нәрсәдер язды һәм безгә сузып:

– Чаллыдагы шушы адрес буенча китерерсез – диде дә, безнең кем икәнебезне дә сорап тормыйча, китеп тә барды.

Без шаккатып тәгәрмәчкә текәлдек, шуннан көлеп җибәрдек. Апам, җизнигә кул болгап: «Володя, кил! – диде. – Бар икән бит әле дөньяда шундый кешеләр!»

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

Чаллы шәһәре

Комментарии