Кызлар күрсәм, кызамын

Элегрәк елларда, бигрәк тә авылларда, димчеләр бик популяр иде. Димче гадәттә авыл халкын, нәсел-ыруын яхшы белгән, сүзгә оста, дин ягыннан да гыйлемле хатын (әби) була. Кайчан гына килеп керсә дә, аңа һәр йортта ачык чырай, такта чәй булды. Сугыштан соң димче аша өйләнешкән парлап бик яхшы яшәделәр. Егерме биш яшьтән узган кызларга «сазаган кыз» исеме тагыла иде. 30 яшенә якынлашкан егетләр дә почетта булмады – моның нәрсәседер тәртиптә түгел, янәсе.

Шулай армия сафларында өч ел хезмәт итеп кайткан 29 яшьләрдәге колхозчы егет димчегә мөрәҗәгать иткән. Димче әбине башта аш, бәлеш белән сыйлыйлар. Егетнең бер сеңлесе генә бар, анысы да күрше авылда кияүдә икән. Ә әнисе инде олыгайган, абзар-кура тирәсендә эшләргә авыр, шуңа малайны өйләндерергә кирәк. Димче үз авылларындагы 23 яшьлек кызны үтереп мактый. Бер авылдан булгач, егет йортында да беләләр бит инде кызның ниндирәк икәнен. Болар – сугыш ятимнәре. Салам түбәле йорт, начар гына абзар-кура, менә-менә армиягә китәсе энекәше һәм әнисе. Барысы да колхоз эшендә, бушаган арада сарык йонын эрләп, носки, бияләй, перчатка бәйләп саталар яки берәр кирәк-яракка алыштыралар. Колхозда таякка эшләгән мәлләр. Кызның чибәрлеге дә уртача гына. Егет ризалашмый. Авылда кызлар күп, егетләр аз. Әле ирләре сугышта ятып калган тол хатыннар да җитәрлек. Атасына карап улын коч, анасына карап кызын коч, ди мәкаль. Димче егеткә тагын бер кызны тәкъдим итә. Анысы тәбәнәк буйлы. Егет белән әнисе, утырган эт буе гына бит ул, кай җире белән бала тапсын да, тормыш алып барсын, дип баш тарталар. Шуннан димче үткен, чибәр, инде даны да чыгып алган кызны мактый. Егетнең җавабы: «Кызлар күрсәм кызамын, уң кулымны сузамын. Кыз дигәнем хатын булса, кырын карап узамын», – була Ул елларда егетләр саф кызларга гына өйләнәләр иде шул. Димче тагын бер кызны әйтеп карый. Әниле-уллы, әнисе авылда бер гайбәтче, кызы да ялды асты көчеге сыман, ләң-ләң килеп тора, диләр. «Әллә соң күрше авылдан эзләп карыйкмы?» – ди димче. «Күрше авыл кешесе бикле сандык кебек бит ул, эчендә ни барын кайдан беләсең». Ике йорт аша гына яшәүче күрше кызы турында сүз чыккач: «Китче, бигрәк озын торыклы бит ул. Андыйлар турында, озындыр боты, юктыр коты, дип әйтәләр», – дип баш тарталар.

Тагын ике-өч ай вакыт уза. Егет инде клубка чыгудан да туктаган. Яшьтәшләре күптән өйләнеп гаилә корганнар, балалар үстерәләр. Карт егетләргә кызларның юньлесе карамый. Бер кызны ялкау дип, тагын берсен шапшак дип, килен итәселәре килми. Димче дә болардан суына. Ә аңа хезмәтенә күрә хөрмәте ул димләгән парлар кавышканда гына була. Егет димчене кабат өенә чакырта. Теге беренче димләгән 23 яшьлек кызны яучыларга үгетли. Бара димче кыз йортына. «Карт бит инде ул, нигә моңарчы өйләнмәгән?» – ди кыз. «Үзең ник 23 яшенә кадәр кияүгә чыкмадың соң? Тагын ике-өч елдан сине хатыны үлгән яки хатын аерган кеше дә алмаячак», – ди димче. Бер бару белән генә эш пешми әле димченең. Егет кызны күреп, үзе сөйләшкәч, әнисе белән димчене алып, кызны сорарга бара. Димченең күлмәк итәгеннән ыштан балагы күренеп тора. Берсе тезгә кадәр сызганылган, кулда – таяк. Килешәләр. Тиз арада никах укытып, кызны егет өенә озаталар. Колхозның яхшы атына утырып, сандык, ике чиләк, көянтә, ике мендәр һәм зур гына төенчек белән килен төшә. Капка ачучыга, йорт әйберләрен элешкән таныш-белеш хатыннарга килен бүләк өләшә. Кайнанага күлмәклек, яулык. Кияү тиешлегә шулай ук күлмәк. Башка туган-тумачаларга яулык, кулъяулыклар өләшенә. Бер кат чәйләр эчкәч, кич киләсе кунакларга сый-хөрмәт әзерләү башлана. Ике-өч җәем токмач, ике-өч бәлеш, хәленнән килгәнчә кибет ризыклары белән кичке туй мәҗлесе уздырыла. Аракыны бик күпләп кулланмадылар ул елларда. Шулай да зур кырлы пыяла стаканнар һәркемнең алдына куелды. Хатын-кызлар стаканнарга аракы салдырмый иде.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии