- 19.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №46 (20 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
– Кая гына барсам да, кешеләр белән танышканда: «Син кайсы яктан?» – дип сорыйлар да, мин: «Шыгырданнан», – дип җавап биргәч, безнең якны мактап сөйли башлыйлар. «О-о, Шыгырдан кызы мыни әле син?» – диләр. «Мин үз авылым белән чиксез горурланам», – ди, безне үз мәктәбенә кунакка чакырган Ландыш Пазюкова. Юл буе үз ягын мактап, казылыкларын сөйләп, болай да ач ашказанын тәмам бимазалап бетерде.
Чыннан да, атаклы Шыгырдан турында ишетмәгән кеше сирәктер. Татарстаннан Чуашстанга килеп кергәндә үк, урыс-чуаш авыллары читендә башлана торган зур-зур тәреләрдән соң, ерактан мәчете белән балкып торган Шыгырдан – бөтен республиканың якты нуры булып күренә. Ерак түгел генә урнашкан җимерек авыллардан соң, биредә тезелеп киткән ике катлы йортлар бөтенләй зур хан сарайлары булып тоела башлый. Ирексездән, Ландыш әйткән казылыклар шул йортларның кайсы почмакларында ясала икән дип уйлый башлыйсың.
Шыгырданда нишләп йөрдең, дисезме? «Азатлык» татар яшьләре берлеге «Наркотикларга, хәмергә һәм тәмәкегә «Юк!» – дип әйт!» акциясе белән Чуашстан уртасында утырган татар мәктәбенә барып кайтты. Фәизов исемендәге мәктәптә шушы темага багышланган концерт бик күңелле узды. Балалар бигрәк тә Альберт Исмаилның берничә телдә җырлавын ошаттылар. «Әгәр наркотиклар кулланмасагыз, хәмер һәм тәмәкене авызга да капмасагыз, тырышып укысагыз, сез дә әллә ничә тел белерсез», – диде ул.
Шыгырданны һәм аның мәктәбен күзалдына китерү өчен берничә сан әйтәм. Бу авыл 2004 хуҗалыктан тора. Биредә ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы бар. Без барганы – яңа мәктәп. Биредә 340лап бала укый икән. Икенчесендә дә шул чама, диделәр. Бакчаларның һәммәсендә дә 160лап бала санала. Авыл җирлеге башлыгы Азат Минсәет улы Айзатуллов шулай дип сөйләде. Гомумән, аңа һәм безне бик җылы кабул иткән мәктәп директоры Сания Самат кызы Калайбашевага, тәмле бәлешләре өчен Ландышның әнисенә – Гөлнара Рифкать кызы Пазюковага бик зур рәхмәт. Бөтен актлар залын тутырып, 200ләп баланы шушы акциягә җыйганнар, табын әзерләгәннәр. Әле өстәвенә, соңыннан, авыл җирлеге башлыгы бу концертны авыл китапханәсендә уздыруыбызны да сорады. Шулай итеп, анда да наркотикларга, хәмергә, тәмәкегә каршы акция узды. «Азатлык» берлеге яшьләре мәктәптәге һәм китапханәдәге балаларга төрле викториналар уздырып, бүләкләр өләште, күңел ачты. Бигрәк тә бу берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллинның: «Сез әти-әниегезне яратасызмы? Әгәр яратасыз һәм аларны борчылдырасыгыз, картайтасыгыз, елатасыгыз килми, ә гел шат күңелле килеш күрәсегез килә икән, тормышыгызга зыян салырдай әйберләргә якын килмәгез! Безнең милләт яшәсен өчен, наркотик, хәмер һәм тәмәке кебек зыянлы әйберләрдән ерак торырга тиешбез!» – дип сөйләве үтемле булгандыр дип уйлыйм. Ул канатлана-канатлана шуларны сөйләгәндә, үзем дә авыз ачып тыңлап утырдым бит.
Соңрак, китапханәдә вакытта, бер апа белән сөйләшеп утырдык.
– Сезнең монда һәрберсе эшмәкәр мәллә? Бигрәк зур йортларда яшисез, – дим, чын-чынлап сокланып.
– Юк, мондагы күп ирләр читкә китеп эшли. Эшмәкәрләр 5-6 кеше генә. Шыгырдан бөтен Казанны ит белән тәэмин итеп тору ноктасы дигәнне ишеткәнегез бардыр, зур йорт хуҗалары турында әйтелгән сүз бу. Берничә ирнең икешәр хатыны бар: шәһәрдә дә, монда да.
– Менә санап карадым әле. Авылда 6 меңгә якын кеше яши, 2004 хуҗалык бар. Димәк, йорт саен 3-4 кеше генә тора дигән сүз. 3-4 кеше өчен шундый зур йорт нигә кирәк соң?!
– Бер-берсеннән күрмәкче сала бездә халык. Аннары үзегез күрәсез, киноларда нинди зур коттеджларда яшиләр. Без дә шулай яшәргә булдырабыз, дип күрсәтүләредер, күрәсең.
Безнең яшьләр дә шәһәргә китми… Китсәләр дә, кайтыр әле, дип калабыз, кайталар да.
Цивилизациядән ерак урында нур булып балкучы бу авылга сокланмас җирдән сокланырсың шул. Халкы да, йортлары да, маллары да артып торсын иде Шыгырданның. Чуашлар да алардан үрнәк алып, татарча яши башламасмы?!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Шыгырданда кинодагыча яшиләр,
Комментарии