- 19.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Красноярскида хәрби авиабелгечләр мәктәбендә укыганда, безнең күбебез шахмат буенча спорт мастеры Михаил Ильин белән дуслашып китте. Ротадагы курсантларны бу төр спортның күп төрле алымнарына өйрәтте ул…
Армия хезмәтеннән соң, мин Иске Күпер сигезьеллык мәктәбендә биология һәмгеография фәннәре укыта башладым.
Бервакыт клубка килсәм, шахмат өстәле артында күп тапкырлар район Сабан туе батыры булып калган Әгъмәл абый Арсланов утыра. Үзен яшьләр уратып алган. Мине күрүгә, күзләре очкынланып китте аның. Сөйләшеп киттек.
– Нәрсә, Гобәев, шахмат уйный беләсеңме? – дип башлады ул сүзен.
– Әз-мәз генә… Фигураларның ничек йөргәнен беләм, – дим аңа.
– Утыр әйдә, үзем өйрәтермен.
– Син яхшы уйныйсыңдыр шул, Әгъмәл абый?
– Яхшы дип. Ни инде… Мине авылда көрәштә дә, шахматта да җиңүче юк! Ул өстәл артында утыручыларга күз йөртеп алды да, ат шикелле кешнәп көлеп җибәрде. Аның көлүеннән хәтта клуб стеналары селкенеп торды… Уйнаган саен оттырган Әгъмәл абыйның йөзе генә түгел, муены да бурлаттай кызарып чыкты. Ачуыннан тотлыга башлаган «остаз»:
– С-с-син нәр-сә-ә, ма-ма-малай актыгы? Миннән көләргә уйладыңмы? – дип, тактадагы фигураларны чәчеп ташлады. Бераз тынычлангач, болай диде:
– Тагын бер генә уйныйбыз. Бу юлы әбизәтелне җиңәм мин сине. Ты што?
– Соң , Әгъмәл абый, сигез тапкыр уйнадык бит инде… Сәгать 12 тулды. Дәресләргә әзерләнәсем бар минем…
– Нәрсә, Гобәев, курыктыңмы? Мине җиңәргә көчең җитмиме? Кишка тонка штули? Мин бит уйнап кына оттырдым сиңа, энем…
– Ник аны уйнамыйча да оттырып буламыни, Әгъмәл абый?…
Бу кешедән башкача котылып булмаячагын аңлап, оттырырга булдым мин. «Отуыннан» канәгать булган «остаз», бер метрга сикереп, болай димәсенме:
– Нәрсә, Гобәев, сиздеңме инде үзеңнең слабак икәнеңне? То-то!..
Рәим ГОБӘЙ.
Мамадыш районы.

Комментарии