Ф. Гафаров истәлекләреннән…

Ф. Гафаров истәлекләреннән…

Русия Федерациясенең, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фидан Сафа улы Гаффаровны туган көне белән котлыйбыз. Олы талант иясе Фидан Гаффаровка алдагы гомерендә дә зур уңышлар телибез, әле ул эстафетаны тапшырырга бер дә ашыкмый, сәхнәдән китмәсен. Исән-сау булсын, халкыбызга озак еллар хезмәт итсен, озак яшәсен!

АЙ – ҺАЙ – ҺАЙ – ҺАЙ!

Ул заманнарда «Волга» машинасы сирәк кешедә була торган иде. Шулай ук дипломатны да сирәк кеше йөртә иде. Минем «Волга»м бар иде, дипломат сатып алдым. Ул да булса музыкалы. Ачкан-япканда көй чыгара.

Шамил агай шуны күреп калды да:

– Фидан, миңа да шушындый дипломат алып бир әле, – ди.

Мин әйтәм:

– Ярар, Шамил агай, бераздан булыр.

– Һай, рәхмәт сиңа! Рәхмәт сиңа! Синнән дә яхшы кеше юк икән бу дөньяда, – дип, шатлана-шатлана кулларымны кысып, мине сәхнәгә, репетициягә озатып калды.

Аңа биргән вәгъдәмне бөтенләй онытканмын. Бер-ике атна үткәч, эшкә киләм. Шул ук урында Шамил агай утыра, ә мин дипломатны тотканмын.

– Шамил агай, саумы, – дип үтеп китеп барам.

Ә ул:

– Мелый элжец, – ди.

– Ни? Ни дисең? – дим.

– Мелый элжец, – ди.

Ул шул чаклы да ачулы, каты итеп әйтте, аптырап киттем дә, уйга калдым. Бу Шамил агайга нинди начарлык эшләдем икән, дигән уй башымнан чыкмады. Һәм теге дипломат хакындагы вәгъдә искә төште. Бүген аның күзенә чалынмадым, ә икенче көнне вәгъдә иткән дипломатны эзләп киттем. Ләкин юк, таба алмадым, алып бирә алмадым.

Шамил Рәхмәтуллин белән яңадан очрашабыз. Шул ук урында тәмәке тартып тора иде, мине күреп калды да, янә:

– Мелый элжец, – ди.

Мин килдем дә:

– Шамил агай, гафу үтенәм. Дипломат булмады. Менә үземнекен алсаң ал. Миңа кирәкми. Рольләрне мин нәрсәгә дә салып йөри алам. Мә, сиңа ул кирәк икән, – дим.

Минем күзләргә карап торды-торды да, бер нәрсә дә дәшмәде. Тәмәкесен нык итеп бер суырып алды да:

– Мелый элжец, – диде.

Нигә генә шул сүзне кабатлый икән дип, инде бөтенләй аптырап калдым. Ачуым да килә башлады хәтта. Ал дигәч алмый. Тәмәкесен тарта да: «Мелый элгәнсең», – ди дә, берни аңлатмый. Сәхнәдә репетиция беткәч, кайту ягына борылам. Әлеге дә баягы Шамил агай шул урында тәмәкесен көйрәтеп тора. Миңа тагын: «Мелый элгәнсең» дип әйткән иде:

– Шамил агай, синең Достоевскийны укыганың бармы? – дим. Эндәшми. – Аның бер әсәре бар, анда бер персонаж бар. Сез аны бик яхшы яктан беләсез. Әнә шул персонажны хәтерләтәсез сез, – дим. – Ә ул әсәр «Идиот» дип атала, – дим.

Шамил агайның көлүен күрсәгез!

Фидан ГАФФАРОВ.

Кулъязма фотоальбомнан алынды.

Комментарии