Урра – кыш!

Урра – кыш!

Шкаф өстендә тузан җыеп яткан чаңгыларыма карап тордым да: «Юк, болай булмый, каткан буыннарны язарга кирәк», – дип, тартып төшердем үзләрен. – Сез дә, ике ел эшсез ятып, тәмам бурсыгансыздыр инде», – дим. И, телләре булса, бирерләр иде кирәгемне… Кеше генә түгел, әйберләр дә, инде аларны ясаганнар икән, үз вазыйфаларын үтәргә тиеш шул. Әнә шулай, фәлсәфи уйларга бирелеп, кичтән чаңгыларымны «эшкә» әзерләдем. Инде ботинкаларны эзләп табарга кирәк: аларын, пөхтә итеп, аерым аяк киеме тартмасына куйганмын икән. Йон оекбаш, чалбар эченнән кия торган колготки, бияләй һәм башлык та шунда ук. Карале: бигрәкләр дә җыйнак кеше икән үзем ләбаса!

Шулай итеп, ике ял көнемне Мурадьян урманында чаңгы шууга багышларга булдым. Иртәнге тугызда өйдән чыгып киттем, урманга барып җитү өчен 25 минут вакыт кирәк булды. Шимбә көн бераз буранлап тора иде кебек, урман эчендә тынлык. Ни хикмәт, каршыга кайтып килүчеләр дә очрый: кемдер чаңгыда, икенчеләренең кулында аның таягы гына.

И, рәхәт тә соң урманда! Як-якка карана-карана, чаңгыларымны акрын гына алга шудырам. Менә юллар кисешкән урын: кайсын сайларга? Агачка күрсәтмә такта кагылган: 7,5 км һәм 5 км. Юк, беренче көнне үк озын дистанция сайларга ярамас. Аякларны яздырып алсам, шул җиткән.

Каршыга килүчеләр дә, узып китүчеләр дә, танышлары кебек сәлам бирә. Шуңа игътибар итәм, берәү дә «сәлам» яки «исәнме» дими, «хәерле иртә» яки «сәламәтлек телим», ди (русча, билгеле). Моңа берәү дә сәерсенми, шулай тиеш дип кабул итә.

Юллар ике икегә аерылган урында туктап калам. «Әллә адаштыгызмы?» – дип сорый бер абый. «Шулай ахры», – дим. «Бу юл – «Батыр»га, монысы Мурадьян урманына алып бара. Сезгә кайсы якка?» «Кайтыр якка», – дим, читенсенеп кенә. «Алайса, минем «арбага утырыгыз», – ди ул, көлемсерәп. «Мин чапмыйм, «айт-двага» атлыйм шул», – дим. Ул да, минем ише, үз көенә йөрүче булып чыкты.

Икенче көнне тагын да иртәрәк кузгалдым. Шулай да каршыга берничә кеше очрый. Берсе этен саф һава суларга алып чыккан, бер әби кошлар җимлегенә азык салып йөри, чаңгы таягы тоткан бер пар җилле генә атлап узып китте. Урман тынлыгын бозып, бер агач «ыңгырашып» куйды, аңа тагын берсе кушылды. Якында гына тукран тукылдавы ишетелә. Ауган, бөгелгән агачларга карап торсаң, алар нәрсәгәдер охшый башлый.

Монысында озынрак дистанцияне сайладым. «Сез аппендицитка кергәнсез. Чаңгы юлы юк. Конькобежецлар йөри монда», – диде берсе, икенче тапкыр мине узып киткәндә. Ул аппендицитны монда да кулланалар икән. Кызымның фатир балконында бар андый «орган». «Кондиционер өчен махсус шулай проектланган», – дип аңлата төзүчеләр. Тугызынчы катта яшәгәч, краннан кайнар су килгәнче 10-15 минут агызып торырга кирәклегенә дә шул «аппендицит» гаепле булып чыкты. Кеше организмы өчен кирәкле әгъзага көнкүрештә менә шундый тискәре роль бирелгән.

Ә чаңгы юлы бу трассада гына түгел, биш километрлысында юк дәрәҗәсендә. Урыны-урыны белән ул, гомумән, сукмакка әйләнә. Кичәге юлдашның сүзләре искә төшә: «Алмаш»ка барырга кирәк, менә анда трасса дисәң дә трасса. Монысын «картлар юлы» диләр». Белмим-белмим, картларныкы гына микән: гаиләләре белән йөрүчеләр дә күп. Дөрес, чаңгы юлыннан чана тартып баручыга ачу чыга чыгуын, тик аларның да биредә йөрергә хокукы бар бит. Шул исәптән снегоход хуҗасы да хаклы: берәүнең дә сатып алган җире түгел. «Юк-бар өчен баш ватмый гына, алга атлавыңнан да хәерлесе юк», – дип, үз-үзем белән сөйләшә-сөйләшә, юлымны дәвам итәм.

Бераздан тагын туктыйм. Ашыгыр җирем юк, үткәннәргә сәяхәт кылып алсам да була. Университетта укыганда физкультурадан Козлов фамилияле олы яшьтәге укытучы керде. Ну, куып та күрсәтә иде үзебезне! Башка укытучылар кебек, читтән карап тормый, үзе дә безнең белән үзәк стадион тирәли йөгерә. Стадиондагы утыргычлар арасыннан (рәт арасы), баскыч буйлап теркелдәгәннән соң, күнегүләр башлана. Югыйсә, күрә ул безнең арыганны, тик туктау юк. «Мине сагынып искә алырсыз әле бер», – дигәне хәтергә уелып калган. Ул чакта ГТО нормалары тапшыру мәҗбүри иде. Бер кышның зәмһәрир суык көнендә Тукай урамындагы бассейнга йөзү буенча норма тапшырырга бардык. «Кем килми, яз көне Иделдә йөзәчәк», – дигәч, куркудан барганбыздыр инде. Ул чакта чәч озын, башка кияргә махсус башлык булмагандыр, тулай торакка кайтып җиткәнче, башлык астыннан чыгып калган чәч бөртекләре бозланган иде. Башлыкны батареяга куеп киптерергә туры килде. Ничек салкын тимәгән? Кыш студентларны автобус белән «Аккош күле»ндәге чаңгы базасына алып баралар иде. Бу вакытка «чаңгычылар төркеме» өчен ун километр чүп кенә иде. Дистанциядән янып-пешеп кайтып керәбез – берәү дә зарланмый, киресенчә, барыбыз да канәгать. Горький паркындагы таудан шуарга, дөрес егылырга өйрәнүебез дә хәтердә. Хәер, авылда тауга үзебез трамплин ясый идек. Кыска агач чаңгыны әти ничә тапкыр ялгап биргәндер, яңасын сорап еламыйбыз, шуабыз да шуабыз. Югары классларда физкультура дәресендә ботинкалы чаңгы бирәләр иде. О-о, ул чаңгы үзе йөгерә кебек иде. Малайлар майлап та бирсәме…

Балачагымның фотоларда сакланган тагын бер ядкәре: класс белән алма бакчасындагы полосага кошлар өчен җимлекләр куярга барганыбыз. Бүгенге кебек махсус чаңгы киеме юк: кышкы драп пәлтә, кызларның башында – шәльяулык, кайберебез хәтта күлмәктән. Аның каравы карашлар самими, күңел чиста. Бер-беребезне төртеп егабыз – елаучы юк, дөнья яңгыратып, шырык-шырык көләбез…

Менә шулар турында уйланып озак кына сынган-ауган агачлар белән чуарланып беткән урманга карап тордым. Әһә, тәнгә суык үтә башлады, кузгалырга кирәк. Әле трассаның яртысын атлыйсы. Аннан трамвай һәм тугызынчы катка җәяү «үрмәлисе».

Хуш, урман, киләсе очрашуга кадәр!

Нурисә ГАБДУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии