- 18.11.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
«Йөрәк 18дә әле», – ди ул тыйнак кына елмаеп. Сабыр җанлы, киң күңелле оста баянчы, композитор, Татарстанның атказанган артисты Вәис абый Бәйрәмовка 18 яшьтән артыкны биреп тә булмый әле. Баксаң, киләсе елга 60ын тутыра икән.
«ЮБИЛЕЕМА ӘЗЕРЛӘНӘМ»
– Вәис абый, хәлләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар?
– Бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Эшлибез. Мин бүгенгә кадәр Казан шәһәр филармониясендә эшләдем. 1999нчы елда шунда килеп урнашкан идем. Элек ул Милли-мәдәни үзәк дип аталды. Хәзер инде менә безгә нинди матур бина бирделәр – «Чулпан» мәдәният үзәге. Ремонттан соң, монда эшлисе генә килеп тора: якты, җылы, матур. Эшлисе дә, эшлисе әле.
– Димәк, алга таба планнарыгыз зур?
– Зур. Туктап та торган юк, туктарга уйлаган да юк. Һаман йөреп торабыз, концертлар да куябыз. Кыскасы, иҗат белән шөгыльләнәбез. Аллаһ боерса, үземнең 60 яшьлек юбилей концертымны үткәрергә дип уйлап йөрим. Икенче елның 1нче мартына дип планлаштырдым. Туган көнем – февральдә. Кыш тәмамланып, язга кергәндә, 60 яшьлек тормышыма, иҗатыма нәтиҗә ясап, концерт үткәрергә планлаштырып торам.
– Ярый әле шундый түгәрәк даталар бар...
– Әйе, кичә генә Филармония бинасында 55 яшьлегемне үткәргән кебек идем. 60ы да килеп җитте...
– Бер дә 60 яшь биреп булмый әле үзегезгә.
– Йөрәк 18дә бит, әмма вакыт үзенекен ала инде. Яше барсын, иң мөһиме – исәнлек булсын.
– Вәис абый, сез күпләргә композитор, баянчы буларак таныш. Баянлы стажыгыз күпме инде?
– Үземне белгәннән бирле баянда уйныйм. Укыганда, 7-8нче классларда булгандыр, «двухрядка»да уйнарга өйрәндем. Аннары остарып, баянга күчтем. Туганнан бүгенгәчә кулымда баян булды дисәм дә, ялгышмамдыр, мөгаен.
– Ә менә бу сәләт кемнән килгән?
– Әти ягыннан. Мин үзем – Арча районы Симетбаш авылы егете. Бабам – Муллагали. Оста скрипкачы, тальянчы булган. Безнең авылдан дүрт чакрым ераклыкта Кышкар авылы урнашкан. Ике авыл арасы байтак булса да, анда яшәүчеләр бабам тальянда уйный башлагач: «Әнә, Муллагали тальянын сыздыра», – дия торган булган. Шунда кадәр агылган тальян моңы. Әтием үзе дә җырлаган. Абыйларым да музыка коралларында уйный иде. Шуларның барысыннан да әз-әзләп күчкәндер инде.
– «Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның», – дип җырлыйлар бит. Бу сүзләр белән килешәсезме?
– Халык белми җырламас. Килешәм. (көлә)
– Бүген баянчының дәрәҗәсе бармы икән?
– Миңа калса, хәзер халык «даңгыр-доңгыр»дан бераз арып килә. Тамашачыга чын көй, тере тавыш кирәк. Ә татар моңын, аның көен тамашачыга тиешле дәрәҗәдә җиткерүче – баянчы, гармунчылар. Аларның дәрәҗәсе төште димәс идем, киресенчә, артты гына.
– Җырчы булу өчен тамада булу да җитә, диләр еш кына. Ә баянчы булыр өчен нәрсә кирәк?
– Беренчедән, уку кирәк, белем алырга кирәк. Музыкаль белем мөһим. Урамда баян тартып йөргән кеше зур сәхнә тота алмый, белем – уңышның нигезе. Шул ук вакытта сәләт тә кирәк. Анысы булмаса, алынган белемең генә дә булышмаячак. Менә шушы ике нәрсә булмый торып, халыкка кирәкле баянчы ролен үти алмаячаксың.
«АВЫРЛЫК ӘНИ ҖИЛКӘСЕНӘ ТӨШТЕ»
– Вәис абый, иҗат капчыгыгызда ничә җыр бар инде?
– Төгәл санын белмим дә. Баштарак иҗат итә башлаганда, һәркайсын санап бара торган идем. Олыгаеп киттемме, иренәмме – хәзер санаганым юк. Алар шактый.
– Шулай да араларыннан сайлап, менә монысы бик уңышлы, дип әйтә торганы бармы?
– Җырларның һәркайсы якын, аерып әйтәсем килми. Алар минем балаларым кебек бит. Иң беренче җырым – «Миләүшәләр». Аны 1985нче елда иҗат иттем. Үземә якын. Шулай ук «Күңелең сынмасын» җыры... Тулаем әйткәндә, барысы да якын. Җырлар әле дә сәхнәдән яңгырый икән, димәк, уңышсыз түгелләр.
– Композитор өчен популярлык төшенчәсе нәрсә белән билгеләнә?
– Халык башкарылган җырны яратып кабул итә икән, бу – зур бәхет, минемчә. Мин үзем беркайчан да популярлык артыннан кумадым, халыкка моңлы, мәгънәле җыр тудырам дип тырыштым. Концертларымда шоу күрсәтмәдем. Артист гадилеге белән дә тамашачыны җәлеп итә ала, шоу ясап та. Мин беренчесен сайладым.
– Үзегез өчен иң рәхәт чор дип, тормышыгызның кайсы вакытын атар идегез?
– Үткән гомергә борылып карасак, аның һәрбер чоры матур, рәхәт узган. Кеше күңеле шулай корылгандыр, анда матур вакыйгалар гына сакланып кала, авырлыгы истә калмый. Һәрхәлдә, минем күңелем шундый. Балачак җиңел булды дип мактана алмасам да, кайтып килер идем. Мин беренче класста укыганда, әти вафат булды. Бөтен авырлык әни җилкәсенә төште. Без гаиләдә өч бала – өч малай. Менә шул малайларны тәрбияләп кеше итү бурычы әнигә йөкләнде. Ә әни сабыр, тыйнак, йомшак күңелле хатын иде. Мин дә аңа охшаганмын. Аның кебек сабыр, тыйнак. Шулай да ул безне кеше итте. Көчен дә, вакытын да жәлләмәде. Безне ятим итмим дип, икенче кабат кияүгә дә чыкмаган ул.
Яшүсмер чак тагын да күңеллерәк. Авылда эш күп булып, аларны башкару безгә йөкләнсә дә, ул авырлыклар онытылган. Иртәнге 6нчы яртыда торып, күрше авылга – Кырлайга мәктәпкә төшүләр дисеңме, трактор артыннан йөгерүләрме, кич йөрүләрме – барысы да истә. Абыем һәм энем белән дус-тату яшәдек, бүген абыем Казанда яши, пенсиядә булса да, эшли. Энем гаиләсе белән авылда яши. Мөмкинлек туган саен, аның янына кайтып киләбез. Туганнарыбыз белән йөрешеп, сөйләшеп көн күрәбез.
Хәзер исә һәркемнең үз тормышы, үз эше, гаиләсе. Шулай ук тормышның рәхәт чоры бу. Аллаһ Тәгалә исәнлек-саулык кына бирсен!
– Мәдәният, сәнгатьтәге бүгенге халәтебезне артка чигенү дип әйтеп булырмы?
– Алай димәс идем. Баян берара бетеп алды ул, сәхнәгә күпләп яшь җырчылар килде. Алар баянга җырламый иде. Без – олы буын. Алай дип әйтәсе килми, тик олы буын, дип әйтергә мәҗбүрмен. Татар эстрадасы бай ул. Озак та тормады, баян моңы кире кайтты. Эстрадада баян да, моңлы җырчылар да бар хәзер. Эстраданы күтәрә торган яшьләр җитәрлек.
– Ретро җырларны яңарту кирәкме?
– Кирәк дип саныйм. Аларга яңа тормыш өркү белән бер бу. Тик татар җырының моңын үзгәртмичә башкару мөһим.
АЛМА АГАЧЫННАН ЕРАК ТӨШМИ
– Кечкенәдән үк тормышымны иҗат белән бәйлим дип хыялландыгызмы?
– Беләсезме, минем хыялларым иҗатка бәйле түгел иде. Минем хәрби буласым килде. Мәктәпне тәмамлагач, укырга керергә дип, имтиханнар тапшырдым. Тик үтә алмадым. Бу хакта берәүгә дә әйтмәдем һәм тормыш юлымны җыр-моңга багышладым, иҗат юлына бастым. Хәзер туганнарыма шулай дип сөйләп күрсәтәм дә, аптырыйлар. Бу хакта яшергәнмен, хәтта әнигә дә әйтмәдем хәрби буласы килгәнемне. Имтиханны уңышлы тапшырып үткән булсам, бәлки, һәркемгә сөйләгән булыр идем, әмма дәшмәгәнмен.
– Ә сезнең популярлык казанган вакытыгыз ничәнче елларга туры килә икән?
– Дөрес, хәзер икенчерәк, тик зарлана торган түгел. Халык минем иҗатыма битараф дип әйтеп булмый. Ә бихисап концертлар кую, һаман гастрольләргә йөрү 2005нче елларга туры килгәндер. Нәкъ шушы елда сәхнәгә чыгып, минем җырларым күбрәк яңгырый башлады, халык таныды.
– Менә шул чакта гаиләгезгә вакыт кала идеме?
– Кала иде. Әле дә чит шәһәрләргә йөрибез, әле дә гаиләмә вакыт калдырам. Минем өчен беренче урында гаилә тора.
– Хәләл җефетегез аңлый торган кеше, димәк?
– Әйе, ул минем иҗатымны 100 процент кабул итә. Җыр язсам да, иң беренчеләрдән булып ул тыңлый, үз киңәшләрен бирә. Аннары гына булды бу дип, нәтиҗә чыгарам.
– Ә аның белән ничек таныштыгыз?
– Авылдашым Ринат Гыйләҗев 1985нче елда «Сорнай» фольклор ансамбле оештырып җибәрде, ул мине үз янына дәште. Баянчылар курсына килдем дә, ул безне укытты. Менә шулай әкрен генә кереп киттем. Хатыным Гөлсем белән дә шунда укыган чакта таныштым. Ул да, мин дә студент идем.
– Алма агачыннан ерак төшми: сезнең кече улыгыз да иҗат юлыннан киткән дип беләм?
– Әйе, кечкенә улым Газиз музыка көллиятендә белем ала. Фортепианода уйный, вокал белән шөгыльләнә.
– Үзе теләп кердеме, әллә сезнең басым да булмый калмадымы?
– Үзе теләп. Без аңа бу өлкәдә ирек бирдек, уку йортын үзең сайла, дидек. Миңа калса, иҗатны көчләп тактырып булмый.
– Ә үзегез кемне остазыгыз дип саныйсыз?
– Ринат абый Гыйләҗевны. Ул мине зур сәхнәгә алып чыгучы. Баянда гына түгел, думбра, курай һәм башка музыка коралларында уйнарга өйрәтүче дә ул. Мин аңа бик рәхмәтле. Ә инде зур композиторларга килсәк, Салих Сәйдәшевны хөрмәт итәм. Композитор Фәрит абый Хатыйповның иҗатын үз итәм. Үзем җыр язарга утырсам да, минем җырым да Фәрит абыйныкы шикелле булсын иде, дип телим.
– Сезнең өчен җыр язу акча эшләү генә түгел, димәк?
– Юк. Заказга җыр язып булмыйдыр ул. Ихлас күңелдән булмый бит ул.
– Ә нәрсә соң ул җыр?
– Яшәү мәгънәсе. Мин тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Кайчак уйлыйм: ә бу өлкәне сайламаган булсам, бүген кем булыр идем икән? Ләкин бу сорауга җавап таба алмыйм. Кайчак төшенкелеккә бирелеп, кулдан эш килмәгән чаклар була. Шулчак уйга калам, тик берникадәр вакыттан соң, җыр язам да, мин дөрес юлда икән дигән нәтиҗәгә киләм.
«МИН – БӘХЕТЛЕ КЕШЕ»
– Вәис абый, композитор кадере темасына да тукталып үтик әле. Җырчы җыр башкара, җыр һәм көй авторын атый. Ә алкышлар, чәчәк бәйләмнәре җырчыга ява. Баксаң, җырның уңышы өч кешегә бәйле бит. Бу кәефне төшермиме?
– Бу хакта уйланганым юк. Элек сәхнәдә җыр башкарган артистлар җыр язып биргән авторлар турында бер сүз әйтмиләр иде. Хәзер бу кимчелек төзәтелә бара. Һәр җырчы да ике авторның да исем-фамилиясен атый. Монысы күңелгә рәхәтлек өсти, билгеле. Ә элек әйтмиләр иде. Берәр танышың белән күрешеп, аңа: «Менә тыңла әле минем җырны», – дип көй куйсаң, ул аптырап: «Бәй, моны син яздыңмыни?» – дия иде. Радиолар да, бигрәк тә «Тәртип» радиосы җыр авторларын һәрдаим атый.
– Әңгәмә башында 60 еллык тормыш юлыма нәтиҗә ясап, концерт куям икенче елга, дигән идегез. Ә бүген үзегез иҗатыгыз, тормышыгызга нәтиҗә ясап, ни әйтер идегез икән?
– 60 ел – әллә ни зур дата булмаса да, кечкенә дә түгел. Алдыма куелган максат-бурычларым үтәлгән, хыялларым тормышка ашкан дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, эшем бар, үзем сау-сәламәт, өем бар, гаиләм бар, ике улым, инде оныкларым да бар, җыр тудырырга мөмкинлекләр бар. Дус-туганнарым һәрчак янәшә. Аллаһ шушы бәхеттән аермасын. Бүген үземне бик бәхетле кеше дип саныйм.
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии