Чишмә башында

Чишмә башында

Даими авторыбыз Марс Нәфикъ улы Яһудин – Русия һәм Татарстан язучылар берлекләре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә ул егермедән артык китап авторы. 2024нче елда «Таш эчендәге сурәтләр» исемле китабы өчен «Ел язучысы» номинациясендә җиңүче дип табылган иде. 2025нче елның февралендә аңа Башкортстанның халык язучысы Зәйнәб Биишева исемендәге әдәби премия бирелде. Матбугат битләрендә, интернет челтәрләрендә хикәяләре, язмалары дөнья күреп тора.

Аның иҗаты турында күренекле шагыйрь Рәшит Бәшәр болай ди: «Марс Яһудинның җылы сагыш өретелгән моңсу хикәяләре, парчалары күңелдә якты шәм булып балкый. Туган җиргә, гомер буе шул җиргә мәрхәмәт орлыклары сипкән әни-әтиләр, әби-бабайларга тирән ярату хисе белән сугарылган ул әсәрләр. Марс авыл кешеләрен яхшы белә, аларга гына хас үзенчәлекләрне оста итеп тотып ала һәм кызыклы тел-стиль чаралары ярдәмендә кәгазьгә төшерә».

Айдар Хәлим исә Марс Яһудинны Язучылар берлегенә тәкъдим иткәндә язган иде: «Бездә Чаллы әдәбияты һәм Чаллы әдәбе дигән төшенчә бар. Минемчә, Марс Яһудин бу төшенчәнең төшен тәшкил итә. Аның иҗатын мин менә чирек гасырга якын беләм инде. Марсның иҗаты бик төгәл, җыйнак. Китапларының исемнәре дә үзе кебек мөлаем: «Сиртмәле кое», «Еллар аша», «Казлар очар су күреп»... Ул үзенең уймак кебек кечкенә хикәяләре-миниатюраларында җыештырылмаган урыннар калдырмый. Мин ул хикәяләрне гамәли-фәлсәфи этюдлар дип атар идем. Вакыт-вакыт алар новеллага да тарта. Һәм рус әдәбиятындагы Лесков, Шукшин алкымнарын хәтерләтеп куя. Марсның публицистика-эссе жанрында эшләве минем өчен аеруча якын. Бу жанр аны көндәлек тормыштагы актуальлек фазасына күтәрә».

Быел август аенда Марс Яудинга 75 яшь тула. Шул уңайдан монда юбиляр үзенең кайбер истәлекләре белән уртаклаша.

***

Шушы көннәрдә бер танышым: «Синең быел юбилей икән, ничә яшь тула инде?» – дип сорады. Мин әйтәм: «Белмим. Күптән түгел «Безнең гәҗит»тә «Сиңа ничә яшь» дип аталган бер тест күрдем, сорауларына җавап биреп карадым. Дөрестерме, юкмы, баллар саны буенча, миңа унсигездән дә артык биреп булмый, имеш».

Бу сөйләшү яшьлек елларымны, Чаллы шәһәренә килеп урнашу тарихын исемә төшерде. Ни өчен мине нәкъ менә Чаллы үзенә тартып алды икән? Язмышымда иң зур роль уйнаячагын алдан белепме?

Ул вакытта мин Башкортстанның Караидел районында, тайга эченә кереп адашкан бер авылда укытучы булып эшли идем. Мәктәп, дәрес планнары, бер әбинең өендә чаршау артындагы урыным – бөтен тормышым шул иде. Ә дөньяда нинди генә вакыйгалар бармый. Заманның бөек төзелешләрендә эшләгән кешеләрдән көнләшеп: «Менә бит кемнәр тулы канлы тормыш белән яши, киләчәк өчен көрәшнең алгы сафында бара», – дип уйлый идем. Язмышымны үзгәртәсем килде. Чөнки мин дүрт ел укытучы булып эшләү дәверендә юлны дөрес сайламавымны аңлаган идем инде.

Чаллыда мине нинди булсам шулай кабул иттеләр – бөтен хыялларым, адашуларым, һөнәр алыштырырга тырышуларым белән. КамАЗда мине иң шаккатырганы автомат линияләр булды. Барысын да автоматлар эшләгәч, монда кешеләр кирәкмидер инде, дигән уй туды. Ә соңрак нәкъ менә кешеләр гаҗәпләндерде мине. Мәктәптә эшләгәндә һәр сүзеңне үлчәп кенә сөйләргә туры килә иде. Ә монда эшчеләр арасында чын сүз иреге хөкем сөрә икән. Дәүләт башлыклары турында анекдотлар сөйләү, завод җитәкчелеген сүгү, бригадир-мастерларга ризасызлыкны турыдан-туры белдерү... Шуңа күрә, Горбачев сүз иреге игълан иткәч, бу инде безнең өчен ниндидер искитмәле нәрсә булмады.

Мин килеп төшкән елны шәһәр эчендә дә иген кырлары бар иде әле. Яңа шәһәрдән искесенә автобус шул кырлар аша йөри иде. Шәһәрдән гомуми тәэсир шундый булды: краннар урманы эчендә төзелеш кайный. Шулай ук ярыйсы гына төзелеп беткән мәхәлләләр дә бар. Чулман буенда сабантуйлар уза торган ямьле болыннар җәйрәп ята. Ләкин озак та үтми Чулманны будылар һәм ул болыннар су астында калды.

Мин КамАЗның төп конвейерына слесарь-җыючы булып урнаштым. Авылда туып-үскән кешегә физик эш ят түгел. Без җиде бала үстек. Әти татар теле укытучысы иде, сугыштан авыру кайту сәбәпле, йорт эшләрендә бик катнаша алмады, күбрәк авырлык әнигә төшә. Без кечерәк чакта утын кисү-яру, печән китерү кебек ир-ат эшләрен әти кеше яллап яки югары класс укучыларын чакырып эшләтә иде. Үскән саен бу эшләрнең көчебез җиткән кадәресе безгә күчә барды.

Конвейерга урнашкач, ниндидер коллыктан котылган шикелле, яңа профессияне үзләштерә башладым. Ләкин бер-ике айдан соң ук аңлап алдым: бу эш көн дә кабатланучы бертөрле, ялыктыргыч хәрәкәтләрдән тора икән. Һәм син көне буе кояш та күрми шул хәрәкәтләрне кабатларга тиеш, конвейер артыннан өлгер генә. Япониядә минем эшне роботлар эшләвен белгәч, бөтенләй күңел төште. Институт белемем монда кирәкми булып чыкты. «Юкка гына укып йөрдеммени?» – дигән сорау борчый башлады.

Бер елдан артыграк шулай эшләгәч, КамАЗда социология хезмәте оештырылуы турында ишетеп калдым. Социологлар җитәкчесе Андрей Зайцевка мөрәҗәгать иттем, һәм мине үзем эшләгән автомобиль заводына социолог итеп билгеләделәр. Ул чакта эшчеләр җитми, һәр кеше исәптә. Минем вазифаларым – кешеләрнең эштән китү сәбәпләрен ачыклау, мөмкин кадәр аларның проблемаларын хәл итеп, аларны заводта калдырырга тырышу. Байтак кына кешегә ярдәм итә алдым дип уйлыйм. Шулай итеп, шәһәрдәге һәм заводтагы эшләргә минем дә өлешем керде.

Ул вакытта шәһәрнең үз йөзе, мәдәни традицияләре, үзенә генә хас микроклиматы булмау катлаулыклар тудыра иде. Яшь хезмәткәрләр җыелышларда еш кына: «Бөтен шәһәргә бер кинотеатр һәм башка берни юк. Без кайда ял итәргә, буш вакытларыбызны ничек үткәрергә тиеш?» – дип зарланышалар. Ә мәсьәләне гади генә хәл итеп килделәр – ял көннәрендә дә эшләтеп, буш вакытны калдырмаска тырыштылар. Әлбәттә, Казаннан, Мәскәүдән танылган артистлар, язучылар килә иде. Әмма гастролерлар гына шәһәрнең культура атмосферасын тудыра аламыни, атмосфера эчтән бөреләнеп үсәргә тиеш бит. Мондагы туктаусыз җил исүен, шәһәр аэродинамик торба эчендә урнашкан, дип аңлаталар иде. Һәм менә шундый ук үтәли җил, вакытлычалык, уңайлыклар җитмәү баштагы мәлдә кешеләрнең рухларында да сизелә. Яшьләр үз күңелләрен үзләре күрергә тырышты, билгеле, ләкин моның кире яклары да күп булды.

Социолог булып урнашкач, тормышы шома гына киткән икән, дигән уй калырга мөмкин. Алай түгел әле. Берничә тапкыр эшне алыштырырга туры килде миңа. Заводта мастер да булдым, балалар үскәндә, эш урыны өйгә якын булсын дип, Кама политехника институтында электрик та булып эшләдем. Туксанынчы елларда барыбер үземнең беренче һөнәр буенча укытучы эшенә күчәргә туры килде, технология укыттым.

Студент елларында матур әдәбиятка кызыксыну туды. Физика-математика факультетында укуыма карамастан, көннәр буе Уфаның үзәк китапханәсендә рус һәм татар классикларын укып утыра идем. Китап укыганда, менә шулай язсаң иде ул, дип хыялланам. Мәскәү лекторлары, музыкантларының чыгышларын калдырмадым. Башкорт драма театры артистларының уены сокландыра иде. Шул вакыттан язгалаштыра башладым, ләкин бу әле үзем өчен көндәлекләр алып бару гына иде.

Безнең әтиебез Нәфикъ Яһудин язучы булган. Моны мин ул үлгәннән соң өй түбәсеннән аның фронт блокнотларын, хикәяләрен һәм «Казаклар» исемле романын табып алгач белдем. Шуннан миндә язу теләге бөтенләй көчәеп китеп, тынгы бирми торган бер омтылыш булып яшәргә кереште.

Бервакыт «Челнинские известия» газетасы «Случай на свадьбе» дигән конкурс игълан итте. Уйлыйм, кешеләр үзләренең туенда булган хәлләр турында язачак, мин кемнән ким, яза алмаммыни. Һәм яздым. Язмам конкурста җиңеп чыкты, бердәнбер премия миңа эләкте. Газетаның редакторы: «Марс Нафикович, вы же прирожденный журналист, почему не пишете?» – диде шунда. Бу миңа, әйтерсең, канатлар куйды.

«Орфей» һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәләре эшендә катнаша башладым. Рус телендә яза идем. Әнием турындагы язмам газетада басылып чыкты. Авылга кайтканда шул газетаны алып кайттым. «Әни, – мин әйтәм, – менә, синең турында яздым». Мактанам имеш. Әнинең йөзе яктырып, бит очлары алсуланып китте, укып күрсәтәсеңме, ди. Рус телендә инде бу, дим мин. Әни: «Әй, улым, мин аны аңламыйм бит инде, үзебезнең телгә әйләндерә аласыңмы?» Шул вакыттагы оялуым... Җир тишегенә кереп китәрдәй булдым... Язмамны татарчага әйләндереп, «Кызыл таң» газетасына җибәрдем. Әниләр көненә басып чыгарганнар. Авылда бу газетаны күпләр алдыра иде. Әнигә керткәннәр, укыганнар. Әни исеменнән хат язучы оныгы соңыннан: «Әби җылый-җылый, әллә ничә кат укытты, ничек кенә рәхмәтләремне белдерим икән, ди», – дип язды. Шуннан башланды минем туган телемдә язу.

Китапханәләрдә, мәктәпләрдә очрашулар вакытында сорыйлар: «Нәрсә белән сез, менә моны мин эшләдем, дип горурлана аласыз?» Әтиемнең фронт блокнотларын, аның «Казаклар» исемле романын дөньяга чыгара алуыма шатмын. Роман буенча Айгөл Әхмәтгалиева «Алтын алка» исемле пьеса язды һәм спектакль хәзерге вакытта Чаллы татар драма театрында зур уңыш белән бара. Язмышымны кискен үзгәртеп, язучылык юлына кереп китүем тормышымдагы иң мөһим карар булган, дип әйтер идем. Хатыным Резида белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстердек, хәзер оныкларыбызга куанып, аларның чишмә башындагы казанышлары белән горурланып яшибез. «Бездән уздыра бит болар!» – дибез. Кыз оныкларыбыз гимнастика буенча ярышларда күп санлы медальләр яулады, иң кечесе Җиңү көненә багышланган конкурста Нәфикъ карт бабае турында сөйләп, Дипломга ия булды. Малайларның олысы тарих, философия, психология белән кызыксына, тарих буенча Республика олимпиадасында катнашып, призлы урын алып кайтты. Кечесе столярлык эше белән мавыга, бию һәм пычак ыргыту буенча ярышларда җиңеп чыкты. Беренче адымнардан башлана бит иң зур сәяхәтләр, юлларын дөрес сайласыннар иде, дип телибез.

 

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: газетабызның бик актив авторы, талантлы шәхес, язучы, журналист Марс Яһудинны «Безнең гәҗит»челәр дә котлый. Марс әфәнденең әсәрләре булсын, публицистик язмалары, журналистик эшләре булсын... бер тында укыла. Аларга тирән мәгънә салынган, шул ук вакытта шул зур фикер гаять гади итеп тасвирлана. Марс әфәнде хезмәтләренең бер тында укылышы сере, минемчә, шундадыр. Чөнки автор тасвирлау алымнарына бик оста. Укыганда бар да кино карагандай күз алдына килеп баса – юллардагы сүзләр талгын гына ми күзәнәкләренә урнашып бара...

Әле бик озак еллар шулай иҗат җимешләре белән милләтебезне сөендерергә, гыйбрәтләндерергә язсын! Иминлектә, якыннарыгыз янәшәсендә кирәкле, кадерле булып озын-озак, хәерле гомер кичәргә насыйп итсен! Юбилеегыз белән хөрмәтле Марс әфәнде.

Укучыларыбыз, редакциябез исеменнән Илфат Фәйзрахманов 

Комментарии