- 18.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Бөек Ватан сугышы елларында авылга сыңар аягын өздергән егетне ике санитар ир озата кайта. Вокзалдан авылга кайтып ирешкәнче юлда күп кыенлыклар күрәләр. Егетнең йорты, абзар-куралары бик бетерешкән. Салам түбәле, бер генә бүлмәдән торган йорт. Егет армиядә булганда, алучы булганда чыгып калыйм, дип, апасы шулай ук сугыштан гарипләнеп кайткан күрше авыл егетенә кияүгә чыккан.
Күрше-күлән, ерак туган-тумача боларны бар булганы белән кунак итәләр. Озатучы санитарлар ике көннән кире китә. Өйнең түрендә буйдан-буйга сәке, зур гына мич, бер өстәл, кулдан гына корыштырган эскәмия белән урындык. Алары да какшап беткән. Шулай да аналы-уллы әле исән булуларына куанып, яшәп китәләр. Ихата күптән инде сүтелеп, ягылып беткән. Зур гына бәрәңге бакчасы – бөтен байлык менә шул.
Бәрәңге утыртыр чак җитә. Җир әле сөрелмәгән. Ишле гаиләле авыл халкы бәрәңге җирен көрәкләр белән казып утырта да башлаганнар. Атлар колхоз җирен сөрүдә. Егет үзе дә, әнисе дә колхоз идарәсенә барып, ат сорап карыйлар. Атлар үзләре дә күтәрәмгә калган. Май ахырында булса да бер атлы эштә эшләүче кеше төнлә боларның бәрәңге җирен ермачлап бирә. Боларны бәхилләтер өчен атка башак бирерлек тә бер уч он юк. Шулай да егетнең солдат капчыгында бер балык консервасы була. Шуның белән бәхиллиләр ат хуҗасын. Аннары егеткә инвалидлык буенча бераз пенсия килә башлый. Әнисе дә хәлсез, сугыш елларында бик бетерешкән, егеткә өйләнергә кирәк. Сыңар аяклы гына булса да, әле егетнең теләсә нинди кызны аласы килми. Кичке уеннарга чыгарга аяк юк. Туган тиешле бер карчыкны димче итеп, кәләш сайларга дәшәләр. Сугышка киткәнче әле кызлар кулы да тотып карамаган егет үз бәһасен белеп, кәләшнең бик кәттәсен сайларга уйлый. Чибәр дә, эшчән дә, ару гаиләдән дә булсын (үзенә күрә түгел!). Кызлары да, әллә чыгып калыйм микән алучысы барында, дигәнрәк уйда. Пенсия алган көнендә кызларны кибет тирәсендә, суга барганда-кайтканда күзләгән егет берсен сайлый. Тик сайлаганы әнисенә ошамый. «Аның нечкә биле, озын толымы белән генә тормыш бармас. Гәүдәлерәк, умырып эшләрлек, балалар табып үстерерлек булсын», – ди. Чынлап та, теге димче аркылы кызга хәбәр бирәләр. Кыз башта ялындырып торса да, димче аркылы икенче кызга кармак сала башлаганнарын ишетеп, ризалык бирә. Килен төшерү көнен билгелиләр. Егетнең әнисе дә әле эш яшендә. Колхоздан яздырып бер пот арыш оны алып кайталар. Туйсыз гына (кая инде кеше җыеп ашату?!), мулла вазыйфасын башкаручы, элегрәк салып, урамда да йоклап калгалаучы бер абзый боларга никах укый. Шулай яшәп китәләр. Авылның балта остасы агачтан егеткә аяк та ясап бирә. Тик ул бик көйсез булып чыга. Аны оста янына барып, әледән-әле шомартып, каешларын рәтләп торасы була. Соңрак военкомат аша агачтан булса да, ипле генә аяк юнәтәләр. Инде ул чагында бер уллары туган була, икенчесе дә менә туам дип тора. Инде ир үзе дә колхоз амбарында җитәкче булып эшли. Армия хезмәтендә вакытта бераз счет та тартырга өйрәнгән. Әз-мәз урысча да сукалый. Гаилә тернәкләнеп китә. Авыл ирләренең исән калганнары, сугышка яраксыз булып авылда картайганнары көзге кичләрдә йорт, каралты-кура тирәсендә эшләре беткәч, берәр ару тормышлы йортның капка төбенә җыелышып гәп куертырга өйрәнеп китәләр. Аерткан сөттән оеткан катык (сөт өсте, май налог түләргә китә), арыш умачы белән корсакларын тутырып чыккан ирләр юк-бар сөйләшеп, сугышта катнашканнары сугыш хикмәтләрен сөйләп (бераз арттырып, аны кем тикшереп торган!), кич җитүне көтеп алалар. Авылда ирләр аз. Ирләре сугыштан кайтмый калган япь-яшь тол хатыннар, карт кыз исеме күтәреп йөргән, яше утыздан узган кызлар күп. Инде бастырып 16-20 яшьлекләр дә кичке уеннарга йөри башлыйлар. Бер хатын үзенең мут ирен гел күз уңыннан ычкындырмый. Кичен 7-8 яшьлек улын әтисенә тагып җибәрә. Кайда утыралар, нәрсә сөйләшәләр... Әле халык анекдот дигән нәрсәне белми. Әнисе малайдан сораштыра: «Кемнәр белән утырдылар?» – ди. Малай тезеп китә: «Әтәч Һадие, Мулла Гыйльми, Куян Шәех, Төлке Зариф... Аннары теге бер аягы – аяк, бер аягы – таяк абзый», – ди. Халык арасында теге ирнең кушаматы Тәпәч була.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии