Мурат Гайсин смс-чат ачкан

Соңгы елда Мурат үзенең җыр театры белән «Яңа заман» программасын Русияның төрле төбәкләрендә күрсәткән һәм хәзер 24нче февральдә булачак 30 яшьлек юбилейга багышланган Казандагы өстәмә концертына әзерләнә.

Мурат: «Концертларда элек-электән тамашачыларның хатлар язуын беләбез. Хәзер инде яңа заман, программаның исеме дә шундый, шуңа без концертларыбызда смс-чат ачарга булдык. Тамашачыларга да җайлы: видеоэкраннан телефон номерын күреп, урыннан тормыйча гына хатлар язалар, ә без аларны укып халык белән аралашабыз, төрле сорауларга турыдан-туры җаваплар кайтарабыз, кызык смс-лар өчен истәлекле бүләкләр дә өләшәбез. Записка язганчы смс-ны җибәрү дә, уку да җайлырак. Анысы гына түгел, тамашачыларыбызның телефон номеры саклана: бу телефоннан елның төрле мизгелендә якын кешеләр өчен сюрприз ясап миннән видеокотлаулар сорыйлар, без аларны яздырып адресатларына җибәрәбез, кызыктырган сорауларына җавап бирәбез. Кыскасы, ел буе рәхәтләнеп аралашабыз, бер нинди интернет та кирәкми. «Безнең гәҗит» укучыларын да «Яңа заман» шоу-программасының өстәмә концертына чакырып калам. Килегез, анда да смс-чат булачак, бер-беребез белән аралашып яшик», – ди Мурат.

Комментарии