«Туйда талкыш кәләвә ясап күрсәттем»

«Туйда талкыш кәләвә ясап күрсәттем»

«Мин булдырам, дип кабатлап торсаң, үз дигәнеңә ирешеп була». Иң татлы ризыкларның берсеннән саналган талкыш кәләвә ясаучы Гөлшат Шәрәфетдинова инде 6 ел буе шушы шигарьгә нигезләнеп яши. «Теләктә генә тукталып калмыйча, алга бару яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде», – ди ул.

Талкыш кәләвә турында күпләр ишетеп кенә белә. Аны халыкта яратып «кош оясы» дип тә йөртәләр әле, чөнки ул ояны хәтерләтә. Көнчыгыш илләрендә генә түгел, Татарстаныбызда да кәләвә ясаучылар шактый. Салмач бистәсендә яшәүче Гөлшат та шундыйлардан.

– Талкыш кәләвә ясый башлаганыма 6 еллап вакыт бардыр, хәзер төгәл әйтә дә алмыйм. Ләкин бу эшне бик яратып башкаруымны яшермим. Көнгә кимендә бер кәләвә дә ясамасам, көнем бушка узган кебек тоела, – ди әңгәмәдәшем.

Талкыш кәләвә әлбәгә баллы катнашма кушып ясала. Әлбә дигәне исә татарларга электән таныш – аны сары майга он салып пешерәләр. Ә кәләвә килеп чыксын дисәң, аерым савытта су, шикәр комы һәм балны куерганчы кайнатып, әлбәгә кушасың. Барлыкка килгән шушы баллы камырны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бертуктамый ян-якка тартырга кирәк… Көчле хатын-кызның гына кулыннан килә торган эш бу.

– Минем кайнанам белән кайнатам бу ризыкны электән ясаганнар. Баллары күп булганга, аны көн дә пешереп торганнар. Мин килен булып бу гаиләгә килгәч, кәләвәгә аптырап «бу нәрсә тагын?» дип сорадым, – дип уртаклашты Гөлшат. – Икенче балам туар алдыннан, Гүзәлия исемле туганыбызның да кәләвә ясап, фотосурәтен интернетка куйганын күрдем. Кара әле, дим үземә. Гүзәлия булдырганны, мин генә булдырам бит инде, ясап карыйм, дип тотындым.

Шул ук көнне кайнанасыннан кәләвә рецептын сорап, пешерергә тотынган Гөлшат. Тик карап торганда гына җиңел ясала икән ул. Үз кулларың белән тотынгач, килеп тә чыкмый. «Өч литр балым әрәмгә киткән чаклар булды инде», – ди ул көлеп.

– Рецептын, нәрсә артыннан нәрсә кушасын яттан белсәң дә, кул практикасы кирәк. Йөргән таш шомарган кебек, кулны да күнектерергә кирәк.

2014нче елның ноябрен Гөлшат ачык хәтерли. Нәкъ шушы айда ул кәләвә белән чын дуска әверелгән. Шул елдан бирле аннан бер минутка да аерылганы юк аның.

– 2015нче елның язында тәүге заказымны эшләдем. 8нче март бәйрәменә сораттылар аны. Аңа кадәр дус-ишләргә, туганнарга дип ясадым. Аннары Балык Бистәсенә, әниләргә кайттым. Анда да бергәләп ясап, базарга сатарга алып бардык. Ни кызык: ул чакта кәләвәне күпләр ишетеп тә белми иде. Базарда «талкыш каләвә кирәкме?» дип сатып йөрдек, алучы табылмады. Бер хатын гына: «Бик тәмле әйбер ул. Алыгыз, телегезне йотарсыз», – дип халыкны кыстады. Шул көнне әзерләнгән 11 тартма кәләвәне дә сатып кайткан идем. Хәзер бу күңелле вакытны гел искә төшерәбез.

Гөлшат талкыш кәләвәне инде 6 ел рәттән ясый. Моңа да карамастан, бу эшеннән туймый. Аңа кадәр риэлтор булып эшкә урнашкан булган. «Гаилә мәшәкатьләре булган чакта, кәеф кырылган вакытта бу эшкә барасы да килми иде, ә талкыш кәләвәне һәрчак ясыйм. Ул, киресенчә, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә», – ди ул.

– Кәләвә пешерү – гаилә эше. Ир белән хатын бергә эшләгәндә аны ясау күпкә җиңелрәк. Бер кешегә генә кыенгарак туры килә, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Алай да заказларым җитәрлек. Бер талкыш кәләвәне 15 сумнан сатам. Гадәти тартмада – 23-30 данә кәләвә. Балны, шикәр һәм майны сатып алам. Кергән акча тотылганын каплап бара, Аллага шөкер.

Күпләр баллы ризык ясап, акча туплауны беренче урынга чыгарса, Гөлшат өчен бу мөһим түгел. Ул аны «күңел эше» дип атый. Кәеф кырылганда да, кунакка барырга күчтәнәч булмаганда да, балалар баллы тәм-том сораганда да кәләвә ярдәмгә килә аңа.

– Заказлар күп. Кыш көннәрендә аеруча да. Никах, туган көннәргә заказ бирәләр. Ни икәнен белгән кеше һәрчак ала. Ял көннәренә дә сораталар әле, кадерле кунакларга менә дигән сый бу.

Изображение удалено.Товарыңны һәрдаим рекламалап торсаң, кеше кызыга, сорау күбәя. Ләкин Гөлшат күбрәк ярминкәләрдә, «Хәләл маркет», «Салам базар»да катнаша. Анда әзерләп алып барган кәләвәләрнең 1-2 тартмасын гына кире алып кайта ул.

– Күп вакытта алып бетерәләр. Ким дигәндә, 60 тартма талкыш алып барам. Төрлечә әзерлим: кайберсенә 10, икенчесенә 20 кәләвә салам. Әйтик, «Салам базар»га 2 көндә әзерләндем: иртәнге 3тән 8.00 сәгатькә кадәр эшләдем.

Кәләвә – бик тиз эри торган ризык. Авызда эрегәнче, аны эссе һавада эрүдән сакларга кирәк. Җәй көннәрендә талкыш пешерү аеруча игътибарлылык таләп итә, шуңа да иртән пешерергә туры килә.

– Активлык һәм заказлар күп булган очракта гел сәламәтлегемә зыян килә. Әйтик, бер ярминкәгә җыенганда билемне ычкындырдым. Берничә ел элек туйда талкыш кәләвә ясау буенча мастер-класс күрсәткән идем, бер атна буе сул кулымны күтәрә алмый йөрдем.

Талкыш кәләвәне элек туйларга гына әзерләгәннәр. Кәләш белән кияүнең тормыш юлы да шул ризыктай баллы булсын, дип теләгәннәр. Гөлшат та шул гореф-гадәтне кайтару теләге белән йөргән һәм берничә көннән иптәш кызы аны бер туйга чакырган.

– Бу тәкъдимгә ничек ризалаштым икән дип баш ватам хәзер, – ди ул көлеп. – Ничә йөз күз минем нәрсә эшләгәнне карап торды. Ә кәләвә килеп чыкмаса? Яшь парларның тормышы уңмас инде, дип килеп әйтерләр төсле иде. Шөкер, барысы да уңышлы тәмамланды. Бөтен кеше шаккатты. Аеручы олы яшьтәге кешеләр ошатты.

– Баллы әйбер пешерүчеләр баллы яратмый, диләр. Сез дә шундыйлар рәтеннәнме?

– Юк, мин талкышны яратам. Бигрәк тә шәп чыкканын. Кәләвәнең төрлесе була. Ләкин кайчак бик җиңел ясала. Андыйны «хан кәләвәсе» дип атыйм. Менә шуны сөтле чәй белән эчәргә яратам. Дөрес, аны күп ашап булмый.

– Пешерәсе килмәгән чаклар буламы?

– Андый чакның булганы юк. Өч ел элек мин «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркем ясадым. Шунда кәләвә фотоларын урнаштырып бардым. Төрле мастер-класслар да үткәрдем. Аннары өченче балам туды һәм «Арыдым бүтән эшләмим», дип төркемне бетереп ташладым. Берничә айга түздем, ләкин тагын кәләвә чире йоктырдым. Талкышны ясау озак түгел анысы. Әлбә ясау, кирәкле массаларны кайнату, күп булса, 30-40 минутны алыр, ләкин форма кертү ягъни «оя» ясавы озаграк. Ризыкны берәр тапкыр ясап караган кеше аңлар – ул бик «кире». Һәр процессны, кайнау, тартуны да контрольдә тотарга кирәк.

– Ә башка төрле ризык пешерергә теләк юкмы?

– Юк, миңа гел: «Бавырсак, чәкчәк пешер, әйдә», – диләр. Гади торт яки камыр ризыгы кебек мичкә керттең дә чыгардың түгел бит кәләвәне. Күп хезмәт куярга кирәк. Шуңа күрә башка төрле ризыкка алынмыйм. Декрет ялында күп пешерелде инде, әлегә башкага теләгем юк.

– Талкыш кәләвәне һәркем дә ясый алмыйдыр?

– Һәркем булдыра ала дип уйлыйм. Кешенең теләгеннән тора. Әгәр кызыксынуы зур икән – теләгәненә ирешәчәк. Мастер-класслар үткәрә башлагач, социаль челтәрдә: «Минем өйрәнергә теләгем зур, ләкин килә алмыйм», – дип язалар иде. Телисең икән, шул ук минутта эшләргә кирәк. Теләк 72 сәгать эчендә тормышка ашырылмаса, гади теләк булып кына калачак. Кәләвә рецепты «Татар халык ашлары» китабында да язылган. Кайнаналар шуннан карап өйрәнгән, беркем өйрәтмәгән. Ул чакта видео да булмаган. Ә хәзер кулыңнан тотып өйрәтәләр. Ник булдырмаска ди? Тик, әйткәнемчә, бары тик көчле хатын-кыз гына булдырыр. Кәләвә ясау өчен шактый тир түгәргә кирәк.

– Мастер-классларны хәзер нигә үткәрмисез?

– Үткәрә идем. Шактый күп укучылар чыгардым. Хәзер алар да уңышлы гына сату итә. Бер вакыйгадан соң күңелем кайтты. Бер кызны өйрәттем, аңлаттым, күрсәттем. Ләкин ул: «Мастер-класстан берни дә алмадым. Үзем өйрәндем» – диде. Шул сүзләрдән соң, мин дә: «Кеше үзе өйрәнә алгач, аны өйрәтергә кирәкме соң?» дигән сорау астында калдым һәм мастер-класс үткәрмәс булдым. Ләкин теләк бар. Аннан бигрәк, үзең белгәнне кешегә җиткерәсе килә. Бер кыз укырга килгән иде. Аның әбисе бер әбигә кәләвә пешерергә өйрәнергә барган булган. Ә теге әби өйрәтмәгән моны. Шул кәләвә рецептын тотып үлеп киткән ди, беркемгә дә бирмичә. Ничектер, бу дөньяда үзең белгәнне өйрәтеп калдырырга кирәк, дип саныйм.

– Конкурентларыгыз бармы?

– Көндәшләр булган саен, заказның сыйфаты яхшыра, эшләргә теләк тә туа. Ләкин мин кеше ашына кермим. Бер алган кеше миннән генә ала. Кайчакта Татарстанның төрле районнарыннан сорап язалар. Әле күптән түгел Кукмарадан да кәләвә сорап яздылар. «Туктагыз, Кукмарада минем укучым яши. Ул бик яхшы талкыш кәләвә ясый бит. Менә шуңа языгыз әле», – дип шуларга җибәрәм. Моңа карап кына, минем ризыгым кимеми. Яшьләргә дә заказ кирәк.

ТӘМЛЕ ТАЛКЫШ КӘЛӘВӘ РЕЦЕПТЫ

75 г балга 75 г су һәм 250 г шикәр комы кушып, 20–25 минут кайнаталар. Әзер булгач, шул карамельне чак кына суытып, суза башлыйлар. Барлыкка килгән шушы баллы камырны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бертуктамый ян-якка тартырга кирәк Ул арада әлбә дә пешерелә.

Әлбә болай ясала:

50 г онны 75 г сары майда кыздырабыз. Әлбәне кунага бушатып, карамельне шушы әлбә өстендә сузабыз. Әлбә карамель җепселләре арасына сеңеп бетә. Алар бик нечкәреп, сынучанга әверелгәч, талкыш кәләвәне формага тутырып (кечкенә рюмка да ярый) подноска каплап барабыз. Суынган талкыш кәләвәне табынга вазаларга яки тәлинкәгә тезеп чыгарабыз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии