Тели белсәң, кабул була

1971нче ел, февраль ае. Иптәш кызым белән Үзбәкстанга туганнарга кунакка барышыбыз. Дүрт-биш көн поездда чайкалып, Ташкент вокзалына килеп җиттек. Үргәнеч шәһәренә китәсе состав кузгалырга бер-ике сәгатьләп вакыт бар. Вокзалдан перронга чыгып утырдык. Тышта радио сөйли. Шул вакыт нәкъ Ташкент вакыты белән кичке сәгать алтыда татарча тапшырулар башланды. Бу пәнҗешәмбе көн иде. Ул вакыттагы кичерешләремне язып кына аңлатып бетерерлек түгел. Җыры да истә – «Шәл бәйләдем»… Өйне, әниемне, авылымны сагынудан үкерепләр еладым, иптәш кызым көчкә тынычландырды. Әле кунакка да барып җитмәгән бит үзебез. Шунда яшь булсам да (17 яшь), калган юлны, илемнән, моңымнан аерма, дип, теләк тели-тели уздым. Кабул булды… туган җиремдә гомер кичердем, Аллага шөкер.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Комментарии