Нурзадә туган көнендә үзенә – эш, тамашачыга бүләк ясый

Нурзадә туган көнендә үзенә – эш, тамашачыга бүләк ясый

Кемдер туган көнен бөтенләй билгеләп үтәргә яратмый, кемдер якыннары белән генә уздыра, ә менә җырчы, Татарстанның атказанган артисты Нурзадә туган көненә бөтен кешене дәшә. Аның 31нче майда Казандагы «Чулпан» концертлар залында узачак яңа концерт программасы «Кемдә – нәрсә, миндә – туган көн» дип атала.

– Мин көз көне куярга планлаштырган идем концертны, һәрвакыт көз көне була торган иде бит. Быел уйладым-уйладым да, туган көнем дә майда, иң матур, яшел ай, бөтен кешенең кәефе күтәренке, дип, 31нче майга билгеләргә булдым. Аннан соң атказанган исемен рәсми рәвештә алганнан соң, әле зур сәхнәдә концерт куйганым юк. Шушы ике вакыйганы бергә билгеләп үтәргә уйладым. Дөрес, минем туган көнем 28нче майда. Ул якшәмбегә туры килү сәбәпле, мин эшлим. 31нче май чәршәмбегә туры килә. Ә чәршәмбе – минем иң яраткан көннәремнең берсе. Чәршәмбе бөтен эшләрем уңа. Мин шаяртып, минем атнам чәршәмбедән башлана, дип әйтәм. Чөнки шимбә-якшәмбе эшләгәч, дүшәмбе ял итәргә тырышам, сишәмбе эш башларга ярамый, диләр бит инде.

– Тормышта да туган көннәрне кешеләр, дуслар арасында уздырасыңмы?

– Төрлечә була. Бер генә туган көнем дә Кариев театрында эшләүче дусларым, Татарстанның атказанган артистлары Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннардан башка узмый. Хәтта театрның репертуарын карап, алар уйнамый торган көнгә туры китереп билгелим, чын туган көннән соң атна-ун көн үткән булса да, җыелышып бәйрәм итәбез. Берничә ел элек шулай дуслар белән җыелыштык, ишегалдына чыгып шашлык кыздырып, баянга кушылып җырлап, биеп рәхәт итеп утырдык. Социаль челтәргә куеп барган идем, аны «подписчиклар»ым һаман да «бик күңелле уздырдыгыз» дип искә ала. Без, артистлар, шундый халык инде: безгә эчү кирәк түгел, күңел ача беләбез, үзебезнең күңелне үзебез күрәбез. Мәҗлесләрдә биергә бик яратам мин. Әнә шулай бии торгач, аягымны авырттырдым әле, концертка кадәр төзәлер дип өметләнәм.

– Концертта чынлап та туган көнеңне билгеләп үтәсең, димәк?

– Әлбәттә. Гомумән, бәйрәмнәр турында булачак бу концерт. Җырларны да шундыйларны сайладым. Яз көне кешенең күңеле күтәренке булсын, дидек. Өр-яңа сценарий булачак. Аны минем авылдашым, танылган режиссер, укытучы Азат Зарипов яза. Ике алып баручы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина белән Саба егете Айнур Гәрәев. Минем җырларны башкаручылар катнаша, аларның да берничәсен генә сайлап алдым, чөнки бу минем иҗат кичәсе түгел, туган көн концерты. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Илфат Шәехов, Әтнә егете Руслан Галимуллин җырлаячак. Аның белән бер кызыклы хәл булды. Сөйләшеп киттек тә «Хуш килдегез, кунаклар» дигән җырымны телгә алдым. «Синең җырыңмыни ул?» – ди. Әйе, минем җыр, дим. «Мин бит аны студент чакта җырлап йөри идем», – дип гаҗәпләнде. Ул шушы җырны җырларга булды. Нәргиз Камалов миңа оештыру эшләрендә ярдәм итә, концертта чыгыш та ясаячак. Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар өр-яңа җыр башкара. Әтнәдән бию коллективы, «Сәйдәш» бию ансамбле булачак. Бөтенесен әйтеп бетермим инде. Яңа костюмнар тектерәм, зал да яңа, яңа җырлар күп булачак. Гомумән, бу концерт яңа сулыш булыр дип уйлыйм. Чөнки һаман бер урында таптанып торып булмый. Соңгы вакытта таптаныбрак тора башлаган идем шикелле.

Мин чәчәкләр яратмыйм, шуңа күрә тамашачы чәчәкләр алып килеп мәшәкатьләнмәсен. Билет алып килеп утырсалар, минем өчен шул да зур бүләк.

Минем дә тамашачыга бүләгем булачак. Концертта «Бәхет көтә» дигән җырыма клипны тәкъдим итәбез. Ул өч ел элек Истанбулда төшерелгән иде.

– Бу программа белән районнарга да чыгачаксыңмы?

– Әйе, ниятлибез. Күптәннән район үзәкләрендә йөргәнем юк. Минем «Туйга чакыра Нурзадә» программасы белән бик йөрисем килгән иде. Ул вакытта әни үлеп киткәннән соң, миндә концерт кайгысы булмады. Аннан соң Казанда да концертны ике елдан соң гына куйдым.

Миндә билдән түбән темалар юк. Гел әйтәм: үзем җырлап кереп китсәм дә, колагым һәрвакыт сәхнәдә кала. Мин югында бернинди артык сүз сөйләнергә тиеш түгел. Чөнки концертка балалар да, өлкәннәр дә килә. Билдән түбән мәзәкләр миңа ошамый, кеше алдында да уңайсыз. Без, артистлар, кешене тәрбияләргә тиеш. Бурычыбыз дип саныйм мин моны. Шуңа күрә артистның бөтен җире килгән, матур булырга тиеш. Аннан соң дөньяда нинди генә вазгыять булуга карамастан, безнең бурыч – кешенең кәефен күтәрү. Бу безнең эшебез. Сүгәргә дә яраталар инде безне. Кеше бит белми синең эчеңдә нәрсә икәнен, бәлки, минем кәефем дә юктыр, бәлки, бөтенләй җырлыйсым килми торгандыр. Ләкин мин тиеш, чөнки бу минем эшем.

– Син үз-үзеңә продюсер да, концерт директоры да, администратор да. Кыендыр алай?

– Җиңел түгел. Продюсер һәм администратор булмагач, мин күп җирләргә чыга алмыйм. Мәсәлән, Башкортстанга чакыралар. Бер үзем булгач, мондагы эшемне калдырып чыгып китү авыр. Үзем эшләүнең уңай ягы: мин үземә ничек кирәк икәнен беләм. Беренче концертны куйганда бернәрсә белми идем. Ниндидер килешүләр язарга кирәк, урыннарны язып чыгарга дип билетлар тоттырдылар, ничек эшлисен аңламыйм. Кайткач утырдым да еладым. Шулай өйрәндем. Барыбер бөтен нәрсәне күз уңында тотып бетереп булмый. Быел, рәхмәт яусын, Нәргиз булышам дип тора. Узган концертта шундый бер кызыклы хәл булды. Чәчәкләр алып чыккан кешегә бүләк итәргә дип, автограф куелган плакатларымны әзерләп куям, тик алар концерт саен гримеркада онытылып кала иде. Узган концертта онытмас өчен «АФИШАЛАРНЫ АЛ» дип зур итеп язып куйдым. Үз кулларым белән сәхнәгә алып чыктым. Берзаман концерт башланып китте, кеше чәчәк белән менә, карыйм – теге плакатлар юк. Үзем җырлыйм, үзем уйлыйм: кая китәргә мөмкин болар? Концерт бетте, видео куеп торган Дамир, болар сезгә кирәкме, дип, сәхнә артыннан бер кочак афиша күтәреп чыккан. Илфат: «Мин аны син сәхнәдә ялгыш калдыргансыңдыр дип алып кереп куйдым», – ди (көлә). И-и, рәхмәт яугыры, дидем инде. Барысына да үзең булганда, менә шундый вак-төяк нәрсәләр онытылып китәргә мөмкин.

– Атказанган исемен алгач, беренче зур концерт, дидең...

– Миңа исем бирү турында указга 2019нчы елның декабрь аенда кул куелды. Ләкин 2020нче елда пандемия башланып китте, мин документын кулыма ала алмадым, күчте дә күчте. Алган очракта, Аллаһ боерса, Кремльгә барып, йә Миңнеханов йә Мөхәммәтшин кулыннан алам, дигән хыялым бар иде. Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән сәгатенә туры килгәндер инде. 2020нче ел узып китте. 2021нең мартында чакырдылар (Кремльгә түгел), ә мин Казанда түгел, концертлар белән киткән идем. Тагын вакыт узды, берзаман декабрьдә шалтыраталар. Мин Казаннан чыгып барам. И Аллам, кайчан алырмын, бирсәләр ярый инде, дип уйлыйм үзем. Барыбер кулга килеп кермәгәч, рәсми рәвештә алмагач, эчне пошырып тора. Күпмедер вакыттан тагын шалтыраталар: 2022нче елның 1нче апрелендә Кремльдә Фәрит Мөхәммәтшин тапшыра, килегез, диләр. Башта шаярталар дип торам, чын булып чыкты. Бик шатландым инде.

Бу исемне алсын дип әни бик хыяллана иде. Кызганычка, ул күрә алмады. Беренче тапкырында, ниндидер сәбәпләр табып, исем бирмәделәр. Аңа әни миңа караганда да ныграк борчылды. Мин, ярар, димәк, Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитмәгән, дип кабул иттем. Ә гомерен мәдәнияткә багышлаган әнинең үзенә атказанган мәдәният хезмәткәре исемен коммунистлар партиясендә булмаганы өчен бирмәгәннәр...

– Шуны да сорамый калып булмый: син озак еллар сер сандыгы булып йөрдең дә, күптән түгел телевидениедә ачылып китеп сөйләдең. Бу пиар адым идеме, әллә бүлешәсе килдеме?

– Юк, пиар түгел. Еллар буена җыелып килгән булгандыр инде. Замирә Рәҗәпова белән аралашып яшибез, ул темага да сөйләшкән булды, Замирә аны беркая да чыгармады. Кеше уйнап-көлеп, шаярып йөргәч, мин һәрвакыт шундый дип уйлый. Ә эчемдә нәрсә икәнен бөтен кеше дә белми. «Әй язмыш, язмыш» тапшыруына чакыргач, Замирә: «Әйдә, авыр булмаса гаилә, бала темасына да сөйләшик», – диде. Күп кешенең: «Сиңа бит рәхәт, син үзең генә, ирең дә, балаң да юк», – дип әйтүе туйдырды. Рәхәтме, юкмы икәнен мин үзем генә беләм. Бәлки, ул минем күңелемне яралый торган җөмләләрдер, кеше аны уйламый. Шулай үзеннән-үзе сөйләнде инде. Мин ничек яшәдем – шулай яшим. Хәзер аңа кайгырып утырмыйм. Аллаһы Тәгалә нәрсә язганын белмибез. Кайбер кешеләр гомер буе ялгыз яши дә картлык көнендә тиңе табыла, бәлки, минем дә шулай булыр. Мин оптимист.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии