Беренче тапкыр тере җырчы килде

Беренче тапкыр тере җырчы килде

50-60 йорты булган авылыбызга 11нче март көнне җырчы Нурзадә концерт белән килде. Безнең өчен бик зур вакыйга булды бу. Чөнки әлегә кадәр бер генә профессиональ җырчының да безгә килгәне булмады. Югыйсә, без Чистайдан 12-13 чакрымда гына. Чистайда концертлар булып торса да, олылар анда кадәр бара алмый бит. Ә рухи азык һәркемгә кирәк.

Безнең авыл яшь әле, аңа 88 генә ел. Татар Талкышы авылыннан аерылып чыккан ул. Авылыбызга Кызыл Болгар дип исем кушалар. 1930нчы елда монда «Шахтер» колхозы төзелә. Колхозлар беткәч, безнең авыл да таркалды. Мәктәбе белән медпункты ябылды, әле ярый кибете белән клубы эшләп тора.

Авыл сәхнәсендә тере артистны күрү бик күңелле икән. Өчәү генә килсәләр дә, җырчы Нурзадә, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина һәм Айдар Сәфәров искиткеч концерт куйдылар. 30-40 тамашачы өчен җырлау бик рәхәт тә булмагандыр, бәлки. Әмма Нурзадә җырларны тын алмыйча тыңларлык итеп башкарды. Җырның авторлары белән дә таныштырып барды, тамашачылар белән дә якын әңгәмәдәш кебек аралашты. Шундый халыкчанлыгы, зал белән сәхнәне бер бөтен итеп тоеп, җыры белән дә, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән дә, зәвыгы белән дә безне әсир итте ул. Авылыбызга беренче булып син килдең, Нурзадә. Рәхмәт сиңа!

Тәзкирә ГАФИЯТУЛЛИНА,

Чистай районы, Кызыл Болгар авылы

Комментарии