- 13.03.2021
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2021, №09 (10 март)
- Рубрика: Аулак өй
Тагын хатын-кыз фәлсәфәсенә бирелү булса булсын, тик үзебезнең чирәмдә тәгәрәп үскән балачак калган татар авылларына, әйдәгез, бергәләп кайтып килик әле.
Сүзне иртә яздан бәбкә саклаудан башлыйк. Безнең чорда каз бәбкәләрен инкубатордан алып үстерү дигән нәрсә булмады. Һәм каз асрамаган татар авыллары, татар гаиләләре юк диярлек иде. Ана каз көннәр язга авышуга йомырка сала башлый. Аның саны ун-унбишкә җиткәч, әниләр тал чыбыгыннан үргән кәрҗингә йомшак салам түшәп, казны йә өстәл астына, йә карават астына кертеп утырталар. Дәрес әзерләгәндә онытылып китеп аягыңны сузсаң, ул «шалт» иттереп чукып ала – үрле-кырлы сикерәсең. 2 – 3 атна үткәч, әниләр йомыркаларны кояш яктысына куеп, яки җылымса суга салып карый: бәбкәле булса, ул селкенеп куя. Алары кире ояга салына, ә бәбкәсезләрен без урамга алып чыгып ватабыз.
Борынлаган йомшак, сары йомгакларны мич башына бүреккә салып куя барасы. Чөнки аларны күрсә, ана каз башка ояга кереп утырмый. Дөньяга килеп бер атна чамасы вакыт үткәч, бәбкәләрне тау башына, елга буена яшел чирәмлеккә сакларга алып барырга кирәк. Авылның бар бала-чагасына һәм әбиләргә тапшырыла бу эш. Сакламый ярамый, авызыңны ачып торсаң, бәбкәләрне тилгән күтәреп алып китә. Тик кенә бәбкәләр көтеп утырасы булса да, бу эш ардыра-талчыктыра. Шунлыктан, үзебез әллә нинди уеннар уйлап табып, уенга бирелеп, ду киләбез. Кайчакта территория бүлешә алмыйча сугышуга кадәр барып җитәбез. Йә, әйтегез әле, кечкенә таякчыклар кагып, зур итеп өй ясаганнар хәтерегездәме? Узган елгы корыган әрем сабаклары белән аны ялтыратып себереп куя идегезме? Тик икенче көнне җүнсез малайлар безнең ул өйләребезне җимереп китәләр дә, тагын яңадан ясыйсы була.
Кич җиткәч, авыл яшьләре клубка җыелса, без шул ук тау башына, алардан отып алган уеннарны уйнарга җыелабыз. «Ага сулар», «Бас әле станокка», «Наза» кебек такмак әйтешеп, авылны яңгыратабыз. Такмаклар һәркемнең репертуарында шактый. Алар арасында «Ике кашың уелган, ике кашың уелган. Ике кашың арасына Рәшит (яки сине үртәр өчен берәр кыз яки егетнең исемен әйтеп) диеп куелган» дип үчеклиләр дә.
Аннан «Унике таяк», «Качышлы» уеннары кызганнан-кыза. Иртәгесе көнгә дәресләр әзерлисе дә онытыла. Иртән мәктәпкә баруга, беренче эш итеп, кем дәрес әзерләгән – шуннан җыйнаулап күчерәбез. Укытучылар тау башында кем булганын тавышыбыздан хәтерләп калган – иң активлар такта янына чакырыла. Шәпләп кенә ачулангач, әйтерсең яшүсмер вакытта үзләре бу уеннарны уйнамаган, тау башына чыгудан тыя. Чыкмыйбызмы соң, әлбәттә, чыгабыз. Әти-әниләр кушкан эшләрне җир җимерттереп эшләп куябыз да, тагын уенга йөгерәбез.
Шулай яз фасылы җәйгә алмашына. Бәбкәләр үсә, хәзер инде көтүдән кайткан сыерларны сөтләре күбрәк булсын өчен кичен тагын ашатырга алып чыгабыз. Монда инде бугаз ертып, кычкырып җырлау юк. Җыелышып кәрт сугабыз. «Дураклы», «чебиле», «бакалы» дигән уеннарны каян өйрәнгәнбездер, шуларны уйнап, сыерлар онытыла. Борынга «ис кергән». Бер патшаны сайлап алып, үзең күз ташлап йөргән егетне күз алдында тотып, «Король пики, скажи дорогой, любишь меня?» – дип, күрәзәлек тә иткән булабыз әле.
Без баш күтәреп караганда сыерлар инде ашап туеп, күптән таралышкан. Без дә әкрен генә өйгә юнәләбез. Әни күргәнче дип, шыпырт кына сарай ишеген ачып карыйбыз, сыер кайтмаса – шулай ук шыпырт кына эзләргә чыгып китәр өчен. Сыер кайткан булса, сер бирмичә генә өйгә керәбез. Әни инде сыерны сауган, иртәдән тагын иртүк торасы булганга йокларга да яткан. Башын күтәреп кенә: «Кайда йөрисең, сыер инде әллә кайчан кайтты бит», – дигән соравына, «Капка төбендә кич утырдык», – дип җавап бирәсең.
Көзен, бер-ике көн укуга, колхоз бәрәңгесен чүпләү башлана. Монда инде иң истә калганы – көлгә күмеп бәрәңге пешерү. Әһә, мин әйтүгә, шул күмерле бәрәңге тәме тел төбенә килдеме? Бигрәк тәмле иде, әйеме?
Ә кышын инде тау башы янәдән безне җыя. Кемдә ни бар – агач, тимер чана, ләгән – барысы эшкә ярый. Рәхәтләнеп тау шуабыз. Өйгә боз булып кайтып керәбез, ыштаннарны салгач та, басып тора. Дәрес әзерләү тагын икенче планга күчә инде. Дәрес әзерләмәсәк тә яхшы укыганбыз, укытучылар дәрестә төпле белем биргән. Хәзер бар гаилә әгъзалары бергәләп дәрес әзерли. Аңа карап, балаларны бездән белемлерәк дип әйтеп буламы соң? Шикләнәм…
Менә сезнең белән безнең балачак, яшүсмер еллар шулай узды. Рәхәт узды бит, әйеме? Көнчелек, хөсетлек булмады. Шаярып бәргәләшеп алсак та, тиз татулаштык. Әти-әниләр безне яклап үзара талашмады, укытучылар өстеннән шикаять язмады. Рухи кыйммәтләрне өстен куеп, чын күңелдән пионер, комсомол булуыбыз белән горурланып үстек.
Илһамия ГАФФАРОВА,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии