Беренче коймак төерле булырмы: сәхнәдә – татарча фэнтези

Беренче коймак төерле булырмы: сәхнәдә – татарча фэнтези

Узган елның 2нче декабрендә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры сәхнәсендә «Карурман» спектакленең эскизы тәкъдим ителгән иде. Авторлар: «Әгәр дә әлеге спектакль берәр театр өчен кызыклы булса һәм берәрсенең сәхнәсендә куелса, без бик бәхетле булыр идек», дигән иде. Өч ай вакыт эчендә хыял чынга ашты да куйды – 12-13нче март көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Карурман» спектакленең премьерасы булачак. 6нчы март көнне Татар китабы йортында булып узган матбугат-конференциясендә нәкъ шушы спектакль турында сүз кузгатылды.

Әлеге спектакль – Татар китабы йорты, Тинчурин театры һәм «Калеб»нең уртак проекты. Ул – шагыйрә Луиза Янсуар һәм режиссер Резеда Гарипова пьесасы буенча куела. Авторлар фикеренчә, бу татарның беренче фэнтези-спектакле, чөнки аның нигезен риваять тәшкил итә. Күпләр аны тарихи спектакль итеп күзалласа да, алай дип сыйфатлау кыен. Әмма төрки халыкларга якын булган гореф-гадәтләр, аларның үз ыруы өчен көрәшләре халыкны кызыктырырга һәм уйланырга мәҗбүр итәр дип уйлый алар.

Эскизның тулы спектакль булып, зур сәхнәгә менүе очраклы хәл түгел. К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов яңа елга кадәр үк Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова белән сөйләшеп, «Карурман» спектакленең куелышына керешкән булган.

­– Эскизны үзем карый алмадым. Ләкин аны күргән дәрәҗәле кешеләр белән сөйләшеп, фикер алышканнан соң, спектакльне нәкъ менә үзебезнең театр сәхнәсенә чыгарырга планлаштырдык. Яңа ел алдыннан ук эшкә тотындык. Мондый тирән эчтәлектәге спектакль күп көч һәм зур чыгымнар таләп итә, әмма үзебездән килгәннең барысын да эшләдек. Халык ничек кабул итәр, шуны көтик, – ди театр директоры.

Пьесаның язылу тарихы да кызыклы. Ул һич уйламаганда килеп чыга. Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова берничә ел элек үк тирән эчтәлеккә ия булган мифик персонаж тудыру турында уйлап йөри. Ә шагыйрә Луиза Янсуар мифка корылган «Карурман» спектаклен булдыру турында хыяллана. Ике иҗади шәхес очрашып, теләкләре белән уртаклашкач, зур сәхнәдә куелачак спектакльнең эчтәлеге дә туа.

– Күпләрне «спектакль миллиме, түгелме?» кебек сорау борчый. Без, төрки мифларны өйрәнеп, укып, үзебез аша кичереп, яңа дөнья моделен тудырабыз. Төгәл аларга нигезләнеп түгел, ә алардан илһамланып. Бу дөнья моделен безнең төрки мәдәни катлам буларак та кабул итәргә мөмкин, бөтенләй шартлы дөнья буларак та. Гомумән, монда фактлар эзләргә кирәкми, – дип ассызыклады Резеда Гарипова. – Без тел катламы белән эш иткәндә, мөмкин кадәр төрки сүзләргә, гыйбарә, атамаларга таянырга омтылдык. Әмма нәкъ менә аерым бер төрки ыру, кабилә турында дип кабул итәргә кирәкми. Ул кабилә тарихын, спектакльне дөньядагы кайсы гына милләт вәкиле карамасын, күр, бездә дә шушы ук проблемалар бит, дип уйлый алырга тиеш.

Бу әсәрнең зур аудитория өчен куелачагын истә тотып, спектакльнең финалын, актер сүзләрен үзгәртергә туры килгән. Ни дисәң дә, һәр режиссерның максаты – әсәрнең төп фикерен тамашачыга җиткерү. Ә бу пьесада моңа ирешү кыенрак, чөнки актерлар җөмләдәге бер сүзне, сүздәге бер иҗекне дөрес әйтмәсләр дә, төп мәгънә үзгәрә һәм аңлау кыенлаша. Ләкин җыелган актерлар составы өчен бу проблема түгел, чөнки алар дус һәм һәр үзгәрешне дә тыныч кабул итүчеләр, ди авторлар.

– Гомумән алганда, ут куючылар, күмәк күренешләрдә катнашучыларны исәпкә алсак, спектакльдә 70ләп кеше катнаша. Яңа ел алдыннан ук башланса да, эш әле дә дәвам итә, – ди режиссер. – Иҗади эш булгач, көн саен үзгәреш күзәтелә әле. Үз әсәреңне сәхнәләштерү икеләтә авыр икән. Һәрбер авазына кадәр яттан белгән әсәреңне дөрес әйтмәсәләр дә, төзәтеп җибәрәсең. Ләкин башкарып чыгарбыз дип ышанып калам.

Башка пьесалардан аермалы буларак, «Карурман» – катлаулы материал. Ул тирән эчтәлекле әсәр. Моңа да карамастан, спектакльдә катнашучы актерлар үз рольләреннән канәгать. Нәкъ шушы спектакль өчен музыка иҗат иткән JUNA төркемен дә телгә алырга кирәк. Ике атна ярым вакыт эчендә – 7 композиция тудырган алар. Спектакльне тудыруда һәм куюда катнашучылар премьера көнен көтә. Яңалыкны күрсәтергә ашыгу һәм халыктан мактау сүзләрен ишетү – аларның иң зур хыялы. Шул көн җитмичә, яхшылап йоклый да, ашый да алмаслар, мөгаен.

– Спектакльдә катнашасың дип, роль бүлеп биргәч, барлык артистлар да бик сөендек. Бу ролем башкаларга охшамаган. Кайбер рольләр берсен-берсе кабатласа да, бу роль тулысынча үзгәрешләр таләп итә. Эчке генә түгел, тышкы да. Әйтик, бер ай элек спектакльнең режиссеры яныма килеп: «Салават, сиңа бераз шөгыльләнергә кирәк», диде. Шуннан бирле ябыгам, 7 килограммга ябыктым да инде, – ди көлеп Тинчурин артисты Салават Хәбибуллин. – Спектакль гел хәрәкәт, үзгәреш сорый, сүнеп торып булмый. Төшкә дә керә башлады инде.

Тинчурин театры татар сәхнәсендә беренче тапкыр фэнтези-спектакль куюга алынды. Халык күзе үткер: моңарчы күрмәгән әйберне ошатырмы, юкмы – премьера күрсәтер. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, төерсез коймакны авыз итәргә язсын.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии