Айдар Галимов: «Юлда вакытта ял итәргә тырышам»

Айдар Галимов: «Юлда вакытта ял итәргә тырышам»

Бер концертта җырчы Айдар ГАЛИМОВ сөйләшеп алырга җай чыкты.

– Айдар Галимов ничек ял итә, көч туплый?

– Ой… Кайвакыт көч туплап өлгереп булмый шул, шунысы начар. Бер нәрсә бар: арыганлык өстәлгәннән өстәлә бара. Безнең шул: юллар, юллар, инде ничә еллар… Менә бу айны гына уздырып җибәрәм дә, ял итәрмен дип яшисең. Юлда вакытта ял итәргә тырышам. Гастрольләрдә булганда мондагы мәшәкатьләрдән арынып торам. Кайтып җитү белән янәдән эшкә кереп чумам. Көндәлек, иҗат, депутатлык мәшәкатьләре чорнап ала. Шуларны ерып чыгарга хәл кирәк. Бәлки шуңа гастрольләргә чыгып качамдыр да инде (көлә).

Елга бер тапкыр булса да чит илгә барып, ял итеп кайта аласызмы соң?

– Эзлим инде мин ул вакытны. Барсаң, өч атна ял итеп кайтырга кирәк, диләр. Күз алдына китерәсеңме? Минем әле беркайчан да ике атна ял иткәнем юк. Ел әйләнәсендә нинди дә булса тукталышлар эшләп алырга кирәктер ул. Шул турыда күбрәк уйлана башладым. Вакыт та, яшь тә бара.

Кызларыгыз белән нинди мөнәсәбәттә сез?

– Миңа калса, алар миңа якын дусларына караган сыман карый. Киңәшләшәләр, серләшәбез. Олысы Гүзәл белән гел шулай булды. Хәзер Айгизә белән дә якыная башладык. Сәхнәгә җитәкләшеп чыгып җырлау, араларны тагын да якынайта. Без бит икәү бергә зур сынауга чыгабыз.

– Кайвакыт үзенең җырлаганын берничә секундлык видео итеп интернетка элә Айгизә. Тавышы бик үзенчәлекле…

– Әнисе дә бик матур җырлый бит. Ләкин тавышы безнекенә охшамаган, үзгә. Скрипка классында укыды. Җыр сәнгате буенча укытучылар еш кына тавыш кылларын скрипка кылы белән чагыштыралар. Скрипка уйнаган кебек җырларга тырышыгыз, диләр. Менә, кызык фикер әйеме?! Скрипка аша җырга килдеме инде ул, белмим… Ә менә интернетка килгәндә, анда фотолар куюга без каршы. Ләкин яшьләр үзләренчә эшләргә күнеккән. Күз тию дигән нәрсә дә бар бит. Мин моны хуплап бетермим… Әйе, заманасы шундый инде. Алар куймаса, башкалар табып элә.

Ләйсән ИМАМИЕВА.

Комментарии