«Татар теле белән кая барып була, дисәләр, «Әнә, Ләбиб Лерон» дип кенә әйтәсе...»

«Татар теле белән кая барып була, дисәләр, «Әнә, Ләбиб Лерон» дип кенә әйтәсе...»

Шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб ЛЕРОН матур датада туган: 11.11.1961. Быел матур яшен – 60ын тутыра. Юбилее алдыннан күрешеп, ачык микрофон форматында сөйләшеп алдык. Без фактны әйтә башлыйбыз, ул үзе теләгәнчә дәвам итә.

ИКЕ КАНАТЛЫ, ӨЧ ИСЕМЛЕ

– Ләбиб абый, сез Актаныш якларыннан...

– Ике канатым бар, дип йөрим үзем. Мин туганда әти белән әни Мөслим районының Түреш авылында торган. Ә ул елларда – ящур вакытлары, карантин. Фермада эшләүчеләр өйләренә кайта алмый яткан чак. Бүлнис Иске Карамалыда да булган югыйсә, әмма мине табарга әни никтер Пучыга килгән, мин шунда туганмын. Миңа бер яшьләр булганда безнекеләр аерылышкан. Әти Түрештә калган, әни туган авылына – Актаныш районы, Олы Имәнгә кайткан. Түреш авылы 1921нче елда гына барлыкка килгән ул. Әтинең атасы Хөҗҗәт бабай чыгышы белән – Олы Имәннеке. Шуңа күрә шушындый территориаль бүлгәләүләр миңа тормышта күпмедер дәрәҗәдә комачаулый да. Мәсәлән, ун ел элек 50 яшемне үткәрергә дип Актанышка шылтыратам: «Син бит Мөслимнеке», – диләр. Мөслимдә музей ачканнар, мине искә алмаганнар, «ул бит Актанышныкы» дигәннәр. Моңа ачуланмадым да, үпкәләмәдем дә. Районың кабул итеп бетерми икән, димәк, әле бик үк танылып җитмәгәнмен, дидем. Аллаһка шөкер, хәзер икесендә дә музейларда әйберләрем бар.

Ике канатлы, дигәннән... Тагын бер кызыклы факт. Әти миңа үзенең «Москвич» машинасын бирде. Дустым Ркаил Зәйдулла, кисәк кенә машиналы булуымны белгәч: «Университетта укыганда ятим Ләбиб булып йөрде, стипендия алды, ә соңыннан ике әнисе, ике әтисе барлыкка килде», – диде. Чынлап та, мин 9нчы класста укыганда әни кабат кияүгә чыкты. Күпмедер вакыттан үз әтием дә өйләнде. Шулай итеп минем – ике район, ике авыл, ике әни, ике әти.

– Исемнәрегез дә икәү, хәтта өчәү бит...

– Карантин вакытында, әлеге дә баягы Пучы больницасында ятканда, әни ишеткән: Байсар авылында берәү малаена Ленарис дип исем кушкан икән. Мин дә шулай кушармын әле, дигән. Кешедә булмаган ят исем кушу актанышлыларга хас ул. Берәр исем турында сөйләшкәндә, «тукта, бу исем безнең авылда кемдә бар әле? Ә-ә, юу-ук, ул кеше бит шундый-шундый» дисең. Бервакыт кемдер кызына Фәридә дип кушканын белгәч: «Кит инде, бүтән исем тапмадыңмыни?» – дигән идем. Аллаһы Тәгалә карап кына тора: оныкны Фәридә итеп бирде! Син әле ошатмаган идеңме, ошата торган итәм мин сиңа, диде. Хәзер «Фәридә, Фәридә» дип кенә торабыз.

Әни шулай итеп мине Ленарис дип уйлап йөргән, ә әти Иске Карамалыга барып, «Лемон Лерон улы Леронов» дип яздырып кайткан. Әнигә хәбәр итә алмаган. Шуңа мине Актаныш ягында бөтенесе Ленарис дип йөртте. Гомумән, әтинең фамилиясе Гыйльфанов. Мин дүртенче класска хәтле Ленарис Гыйльфанов булып укыдым. Шуннан документны караганнардыр инде, ә андый кеше бөтенләй юк. Исеме калсын, фамилиясен дөреслик, дигәннәрдер – Ленарис Леронов булып киттем. «Яшь ленинчы»га язам. Туйдырды инде бу, дип әйтмәсеннәр өчен, бер хатымны «Лемон Леронов» дип имзалыйм, икенчесен «Ленарис Леронов», яисә «Лимун Гыйльфанов» дип. Аның барыбер миннән икәнен белгәннәр инде, бер адрестан китә бит.

Исемемнең нәрсә аңлатканын соңыннан гына ачыкладым: «Ленинская армия и Сталин» дип аңлап була. Аннары Испаниядә һәм Чилида Ленарис дигән шәһәр бар икән. Байсар кешесе ул исемне каян тапкандыр?! «Яшь ленинчы»да бергә эшләгәннәр дә, хатыным да мине һаман Ленарис дип йөртә.

Ә Лемон исеменең мәгънәсен күптән түгел генә әтидән сорадым. «Лимон» дип кушарга теләгән икән ул. Тәгәрәтеп җибәрәсең аны, ул әллә кайларга хәтле барып җитә, аннан соң тәме әче, бүтән җимешләрне кабатламый, дип аңлатты. Хәзер уйлап утырам: карале, мин тегендә чабам, монда йөгерәм, нәкъ тәгәрәтеп җибәргән лимон кебек. Тел дә кайчагында әче минем.

Университетка килгәч, документ буенча Лемон Леронов булып йөрдем. Шигырь язып маташам, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкәрнәйләр белән бер бүлмәдә торабыз, аралашабыз. Мондый исем белән шагыйрь була алмыйсың, диләр. Шуннан гарәп-фарсы китабыннан исем эзләргә тотындык. «Ләбиб» дигәнгә килеп төртелдек. Фамилия итеп «Азад»ны алдым. «Ләбиб Азад» булып матбугатта күренәлмәдем, гәрчә, бер-ике хикәям сакланган булырга тиеш үзе.

«МИҢА МИРАС ТАРТЫЛА»

– Сез беренче чиратта балалар шагыйре, пародия остасы. Башка жанрларда да язасыз. Әле быел гына «Мәхәббәтнең канат җиле» дип аталган шигырьләр китабыгыз чыкты...

– Бу китапны чыгару бер ун елга сузылды. Яхшыга булгандыр, дим, миңа калса, йөзгә кызыллык китерми торган булды ул.

Бик күп шагыйрьләребез шигырьне яза белә, табигый сәләт бирелгән, әмма күбесе җаныннан чыкмаган була. Мин былтыр ковид белән чирләгәндә байтак шигырьләр яздым, Есенинны тәрҗемә иттем, менә шунда гына шигырьнең асылына төшенә башладым. Аңарчы аңламыйчарак язылган икән. Кайвакыт язасы килә, теләк шундый көчле, бер ярты сәгать әзерләнеп утырасың, аннары коела башлый – көнгә өчәр-дүртәр шигырь язып аткан чаклар була. Алары да начар дип әйтмим. Ләкин барыбер күңелдән чыккан түгел, «күктән төшкән» шигырьләр. Күңелдән чыкканы сизелә икән.

Соңгы вакытта үземне шагыйрь итеп, прозаик итеп танытасым, җитди, тирән проза әсәре язасым килә.

– «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире дә бит әле сез. Гомумән, инстаграм сәхифәгезне карасаң да, үзе бер әдәби архив кебек – тарихи фотолар, истәлекләр...

– 2013нче елның 30нчы декабрендә «Безнең мирас»ка баш мөхәррир итеп куйдылар. Монда эшләрмен дип уйламаган да идем. Ә мин аңа күптән әзер булганмын икән. Ул мин җыйган әйберләр... Мәктәптә укыганда 96 битле бер дәфтәргә – шигырьләр, икенчесенә – хыялым космонавт йә очучы булу иде – шуңа кагылышлы әйберләр язып бардым. 8нче класстан журналистикага керергә хыяллана башладым, язучылыкка кагылышлы бөтен әйберләрне туплый идем. Шулар барысы да саклана. Сары тышлы дәфтәргә әбидән, әнидән ишеткән җыру-такмазаларны язып куйганмын, шулай үзем дә белмичә фольклор җыйганмын. Хәзер дә сөйләшеп утырганда кемдер кәгазь битенә нәрсәдер язып, кемдер рәсем ясап калдыра. Ә мин алам да папкага тыгып куям. Әллә кемнәрнең истәлекләре бар миндә, аларның күбесе хәзер мәрхүм инде. Менә шулай итеп миңа мирас тартыла. Соңгы елларда редакцияләр тегендә-монда күченде. Алар китәләр, идән җыештыручы хатын: «Бер бүлмәдә тагын нәрсәләрдер калды», – дип миңа әйтә. Кереп карыйм, идәндә фотолар, хатлар ята. Бөтенесе өйгә кайта. Язучылар берлеген Мөштәри урамына үзем күчерештем, күпме әйбер аяк астында калды, булдыра алган хәтлесен үземә алдым... Шулай булгач, «Безнең мирас»ка куелуым очраклы булмаган икән. Гәрчә, баштарак кемнәрдер әйткән: ул бит юморист, ә бу җитди журнал, «Чаян» түгел, дигәннәр. Алайга китсә, «Чаян» үзе мирас ул!

«АРМИЯГӘ БАРСАМ, МАРҖАГА ӨЙЛӘНӘ ИДЕМ»

– Күңелсез чынбарлык: татар халкына хезмәт итүче күп кенә танылган шәхесләрнең балалары татарча белми. Сез бу яктан бәхетле: кызларыгыз Айсылу белән Ләйлә татарча сөйләшеп кенә калмый, милләткә файдалы эшләр дә эшли...

– Телне саклау беренче чиратта гаиләдән тора. Бернинди җитәкчелекне гаеплисе юк. Син ничек тәрбиялисең – шулай китә. Әгәр бөтенебез туган телдә тәрбияләсәк, безгә татарча гимназия кирәк, дип әйтсәк, бер кеше каршы килә алмый – гимназияне ачалар. Без Айсылу белән Ләйләне урыс бакчасына йөрттек, татар бакчасы юк иде. Балаларыгыз урысча белми, алар белән урысча сөйләшегез, дип әйтеп кайтаралар иде. Ләкин өйдә беркайчан да урысча сөйләшмәдек. Мәктәпкә киткәч, барыбер өйрәнә бит алар.

Татар теле белән кая барып була, дигән сорауга: «Әнә, Ләбиб Лерон», – дип кенә әйтергә кирәк. Утыра бит әнә: баш мөхәррир, язучы, шагыйрь. Аның урысчасы әллә нәрсә түгел, татар теле белән шундый дәрәҗәләргә ирешкән.

Мин үземне татар дип әйтә алам: оныкларым татарча сөйләшә. Ә кызларым үзләрен татар дип әйтә алмый әле. Аларның оныклары татарча сөйләшерме? Оныклары татарча белмәгән кеше үзен татар дип саный алмый, дигән фикердә мин.

Университетта хәрби дәресләр керде, шуңа күрә миңа армия эләкмәде. Безнең авылдан бер егет ике ел хезмәт итеп, урыска әйләнеп кайткан иде. Миңа да эләккән булса, Гагарин укыган Саратовка китеп, очучылыкка да укысам, мин дә урыслаша идем. Актаныш яклары чит кавем кешесенә җайлашып китәргә бик хирыс, ят исемнәргә кызыгу да шуннан килә. Армиягә киткән булсам, марҗага өйләнгән булыр идем – урыс телен өйрәнергә кирәк бит. Аннары урыс балалар китә иде инде. Аллаһы Тәгалә ярый әле мине иҗат юлына борып җибәргән.

– Берничә ел элек апасы Айсылу белән сәүдә үзәгенә барган улыгыз Бәхтиярне, үзен килешле тотмый, дигән сылтау табып, бинадан чыгарып җибәргәннәр иде. Җәмгыять авыру, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һаман да кабул итә белми...

– Безнең илдә генә шулай ул. Кайчагында кешеләрнең карашларын күреп, йоннарым кабара... Бәхтиярне Төркиягә ике тапкыр алып бардык. Анда ул балага игътибар! Авыру бала икәнен күрәләр дә, ничек ярдәм итеп була, дип кенә торалар. Ә безнең илдә – мәхшәр. Шул балага военкоматка чакыру җибәрделәр бит! Авыру бала белән больницаларда булырга туры килә. Андагы мәхшәрне күргәч, утырып елыйсы килә, шок кичерәсең. Безгә нинди мөнәсәбәт икәне шуннан ук күренә. Бәләкәй чагында чит илгә дәваланырга алып чыгып булмасмы, дигән идек, бер табибә: «Акча түгү генә булачак. Андый балаларга иң яхшы медицина ярдәме безнең Казанда күрсәтелә», – диде. Без шуннан калдык. Хәзер уйлыйм: барып карыйсы булган икән. Казанда нинди медицина икәнен күрдек инде. Баланы көндезге стационарга илтеп калдырабыз, алырга барсак – Бәхтияр таш идәндә яланаяк йөри, асты юешләнеп беткән, алыштыручы да юк. Шушыны әйтер өчен бүлек мөдирен эзләп йөрим, ә 25 яшьләр тирәсендәге ул кыз бала эш бүлмәсендә йоклап ята. Җаным бик нык әрнеде. Нишләп балабызны шулай йөртәбез әле, дидек тә малайны алып кайтып киттек. Хәзер шушы хәленә дә шөкер итәбез. Кешегә әллә нинди сынаулар бирелә әле.

«СӘЯСИ ТЕАТРНЫҢ СӘХНӘ АРТЫН КҮРДЕМ»

– 2019нчы елда Дәүләт Советына депутатлыкка сайланып карадыгыз...

– Мин болай да кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торам, шактый вакыт әтисез үсүдән дә килә торгандыр ул. Шуны дәүләт югарылыгында эшләп булыр дигән өмет бар иде. Бик күп кешеләр белән киңәшләштем. Ашыкма, барма, зерә йөрисең, диючеләр булды. Кайбер район җитәкчеләре: «Син әле һаман аңламадыңмыни?» –диделәр. Аңладым, барыбер йөрим, дидем. Минем чын күңелдән йөрүемне, яхшы ниятемне, файда китерергә теләвемне өстә аңларлар, дип уйладым. Каләмдәшләрем Камил Кәримов, Алмаз Хәмзин белән бергә Мөслим, Минзәлә, Актаныш якларындагы бөтен авылны йөреп чыктык. Сайлауда үтмәгәч, башта бик авыр кичердем. Аннары Аллаһка шөкер, мине бу юлдан җибәрмәде, дип сөендем. Сәяси театрның сәхнә артын күрдем мин. Хәтта мәктәпләрендә мин укып йөргән, мине бик яхшы белгән авыллар да арт белән борылды, өстән кушу буенча, әлбәттә. Бу тез астына китереп сугуга тиң булды.

– Ике тапкыр Тукай премиясенә тәкъдим ителдегез. Бер интервьюда «Тукай бүләге лотерея кебек» дигәнсез...

– Әмирхан абый Еники, Мөхәммәт абый Мәһдиевләр ала алмаган вакытлар да булды. Нинди зур шәхесләребез! Кешесенә карап бирү гадәте бар. Миңа бирергә тиешләр иде, дигән фикердән түгел бу. Бик нечкә әйбер. Зөлфәт абыйга халык шагыйре исемен бирмәделәр, шуны ала алмыйча китте. Зөлфәт абый лаек икәнен үзе дә белә, ләкин кемнәрдер бирдермәү ягында булды. Мөдәррис Әгъләмгә бирделәр, анда да гомере күп калмады, дигәч кенә, болай мәңге бирәсе түгелләр иде... Тукай бүләге дә лотерея инде... Бәлки, киләсе елда да тәкъдим ителеп карармын әле.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии