Җәйге лагерь мәшәкатьләре

Җәйге лагерь мәшәкатьләре

Җәйге яллар җитү белән балаларны карау эше әти-әниләр кулыннан лагерьдагы тәрбияче кулына төшә. Үсеп җиткәч, үземә дә әти буласы, сабыйларны яшьтән үк тәрбияләргә өйрәним әле дип, мин дә быелгы җәйне Казан читендәге «Пионер» исемле лагерьда үткәрдем.

Лагерьда эшләү бик җиңел түгел икән. Кайчакта хәтта үземнең сеңлем белән дә уртак тел таба алмыйча, хәлдән таеп бетәбез, ә лагерьда 25 бала синең карамакта, 18 көн буе алар белән бер гаилә булып яшисең.

Лагерьның исеме җисеменә бик үк туры килеп бетми. Пионер дигәч, «кызыл галстуклы»вакытларны искә төшерәсең. Ә монда аларны искә төшерүче дә юк. Соңыннан гына, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләргә әйбер калмагач, табып чыгардылар аларны. Бәлки, элегрәк вакытларда ул галстукны киеп йөрү мәҗбүри булгандыр. Төрле «имеш-мимеш»кә ышанганда, «Пионер» үз ишекләрен беренче тапкыр 1943 елда ук (!) ачып җибәргән икән. Моның белән бер яктан ризалашырга да була, чөнки яңа корпуслар янәшәсендә җимерелеп беткәннәре соңгы көннәрен яшәп ята. Бер үк вакытта бу балаларның тәртипле ял итүенә комачаулап та тора. Ватык-җимерек өстендә йөреп имгәнергә дә мөмкин. Һәм шушы «биналар» берни белән дә әйләндереп алынмаган. «Берәр баланың шунда йөргәнен күрсәк, килешү буенча өенә озатабыз», – диде миңа оештыручысы. Эх, ул сабыйларның монда кергәннәрен кем генә тикшереп торыр икән, дип уйлап куйдым мин шулвакыт. Тулаем алганда, бик уңайлы җирдә урнашкан. Ул Казаннан Озерный бистәсенә барганда, юл читендә кала. Урман эче, якында гына күл бар. Күл дигәне генә гадәти сулыкка охшамаган. Камышлар үсеп, ләм белән капланып беткән. Монда ял иткән «аксакал» һәм буе эшләгән пешерүче, каравылчы әйтүенчә, баштарак күлдә су да коенганнар икән. Аннары аның барлыгы турында онытканнар, ахры. Су өстендә йөзеп йөрүче шешә, кәгазь кисәкләре, төрле чүп-чар моны исбатлап тора. Мин үзем бала чакта лагерьларга йөрүне бик яратмый идем. Аларның оештырылуы турында берни дә әйтә алмыйм. Әмма «Пионер»да балаларга ял итү өчен бөтен уңайлыклар да булдырылмаган. Концертка гына әзерләним дисәң дә, берникадәр авырлыклар аша узарга кирәк. Кич белән дискотекалар үткәргәндә, мин үземне авыл клубында кебек хис итә идем. Өстәл өстендә япа-ялгыз басып торучы музыкаль колонка. Клуб дигәнең дә, идәне чери башлаган. сикереп биегәндә, идән астына гына төшеп китмәсәләр иде, дип догалар укып тордым. «Пионер»ның күршесендә урнашкан «Березка» исемле лагерьда, мәсәлән, җырлар уйнату өчен аерым бүлмә билгеләнгән. Dj музыканы шуннан куя. Аңа беркем дә комачауламый. Бездә исә, һәрберсе килеп, нинди җыр уйнатканын карап тора. Спорт ягыннан «Пионер»да берникадәр уңайлыклар каралган. Футбол, баскетбол һәм волейбол кырлары, турниклар, хәтта бер штанга да бар. Шуның өчен, концертларга караганда, күбрәк төрле спорт уеннары үткәрелде. Баштарак кызлар үпкәләсә дә, соңыннан алар да бик кызыгып уйный башлады. Гомумиләштереп әйткәндә, «Пионер» лагере авылны хәтерләтә. Агач корпуслар, ашханә, искерәк кенә клуб. Мал-туар дисәң, якында гына сарык тавышлары ишетелә, төннәрен каравыл белән бергә этләр дә көтү-көтү лагерьны саклап йөри. Чабарлык печәнен дә үстерсәң, «Әти-әни мин – лагерьга, печән өстенә кайтып киләм», – дип тә әйтергә булачак.

Ял итүчеләрнең үзләренә килгәндә, ата-аналарга шунысын әйтәсем килә – яшьлектәге тормыш тәҗрибәсен «кошчыкларыгыз» нәкъ менә җәйге лагерьларда җыя да инде. Бер-берең белән талашуга әле күз йомарга була, ә менә инде 13-15 яшьлек үсмернең тәмәке тартып, төрле исерткеч эчемлекләр эчеп йөргәнен күз алдына да китереп булмый. Һәм бу очракта бала артыннан караучы тәрбиячеләрне гаепләүдән файда юк. Монда ата-аналар үзләре гаепле. Уйлап карагыз әле, җәйге лагерьда, көненә 4 тапкыр ашата торган җирдә балага акча ни өчен кирәк икән. «Әни, миңа 150 сум калдыр әле», – дип әнисеннән сораганын үзем күзәтеп тордым. «Сиңа соң монда акча нәрсәгә?» – дип сорагач, кызаруыннан ни эшләргә белмичә, корпуска таба чапты ул малай. Лагерьдан читкәрәк китеп, Озерный бистәсе янында урнашкан кибет турында соңыннан гына белдем. «Туйдырдылар инде шушы лагерь балалары. Көненә 5-6 кап тәмәке сатып алалар. Болай да курка-курка гына сатабыз инде шуларга. Әле бит берәр олы кешене сорап алдырталар», – диде миңа кибетче апа. Кибеткә хәтле 4 чакрым юлны балалар көндезге аштан соң ял иткән арада, сәгать ярым эчендә үтәләр икән. Арымыйлар да бит ичмасам, ә футбол уйный башласаң, «хәл бетте» дип хәлсезләнеп утыралар. Мин үзем лагерьда төрле кичәләр әзерләүче һәм Dj идем. Кайвакыт тәрбияче булып алырга туры килде. Шуның өчен балаларның нәрсәгә кибеткә йөргәннәрен белеп тордым. Чәй эчәргә дип берәр әйбер алсалар, юк шул, нәкъ менә сыра һәм тәмәке өчен генә дип кибеткә баралар икән. Әле бит ниндиләрен алалар. Ике елдан артык Казанда торып, үземнең дә моңарчы андый исемлеләрен ишеткәнем юк иде. Дөрес, ата-анасы пакет тутырып чипсы, кириешки, квас, сок ише әйберләр алып килеп торгач, балага сыра-сигареттан башка нәрсә алырга калсын тагын. Лагерь оештыручысы беренче көнне үк әниләренә кисәтеп әйтте, бернинди дә ризык алып килергә ярамый, дип. Ярамыйга карамый шул бездә. Берсенең әтисе карбыз күтәреп килгән беркөнне. Соңыннан, эчләре авыртып, балалар табибка чират торды.

Исерткеч эчемлекләргә әйләнеп кайтып, бер хәлне сөйлисем килә. Гадәттә, соңгы көнне лагерьда тәрбиячеләр тарафыннан оештырылган концерт үткәрелә. Шуңа әзерләнгән вакытта берничә бала кибеткә барып сыра алган икән. Кичен дискотека булганда, болар исереп, үзләрен көчлеләр дип хис итеп, иске корпусларның тәрәзәләрен вата башлаганнар. Нәтиҗәдә, куллары җәрәхәтләнгән ике малайны «ашыгыч ярдәм» машинасында, ә калганнарын әниләре белән бергә өйләренә озаттылар.

Лагерьда балаларга ял булса, тәрбиячеләргә һәм башка эшчеләргә түләнелә торган эш инде ул. Монда да үз хикмәтләре бар икән аның. Тәрбияче, кичәләр оештыручы, Dj, ашау өчен үз кесәсеннән алып түли. Аның бәясе 1600га якын. Өстәвенә салым дип тагын берникадәр акчаны «кысалар». Нәтиҗәдә 18 көн буе «Пионер» да эшләү минем кесәмне нибары 4400 сумга гына баетты. Һәрбер отрядта безнең 2 тәрбияче бар иде. Аның берсе булышчы булып саналганын соңыннан гына белдек. Икенче рольдәге тәрбиячегә 500 сумга кимрәк тә түлиләр икән. Эшчеләрнең акчасы лагерьда ял итүче балаларның санына карый. Ял итүчеләр күбрәк булган саен, акча да күбрәк түләнә.

Хәтерләсәгез, газетабызның 23нче март (2011) санында «Бомбила булу отышлымы?» язмасында мин бомбила булып акча эшләп йөргән идем. Аның нәтиҗәсе мине куандырмады. Һәм шушы отышсыз эшләр төркеменә лагерьда тәрбияче «һөнәрен» дә кертергә була. Шунысы гына куандыра: акчасы булмаса да, балалар арасында ял итү, алар белән аралашу миңа алга таба яңа темалар табуда бик булышты.

,

КФУ студенты.

Комментарии