Булдыклылык

Булдыклылык

«Сугыш чоры балалары» ветераннар оешмасында катнашып йөрүче аңлы, белемле, милли җанлы, кешелеклелек сыйфатлары белән дә аерылып торучы Рәдиф Фәттах улы Ханнанов турында язасым килеп йөрсәм дә, «амин» дигән сәгате сукмыйча, язылмый торылды бугай. Менә хәзер язарга сәбәбе дә булды, бактың исә Рәдиф әфәндегә 3нче сентябрьдә 75 яшь икән бит! Ул безнең оешманың иң хөрмәтлеләреннән берсе булып, баянда һәм башка төрле музыка уен коралларында уйнавы белән дә аерылып тора. Без аны барыбыз да бик хөрмәт итәбез. Авыр сугыш елында туса да, бик сәләтле, талантлы булып үсеп җиткән ул. Үзенең гармуны да юк килеш, авылдаш малайларыннан алып торып, бернинди әзерлексез, кулына тотуга көй чыгарып, әле алай гына да түгел, башка малайларны да гармунда уйнарга өйрәтеп, таң калдырган ул.

Туган авылы – Азнакай районы Татшуган авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлап, көтү дә көтә, ат җигеп тә эшли. Шул ук вакытта авыл китапханәсендә булган барлык китапларны укып та бетерергә өлгерә. Бер еллык механизаторлар мәктәбен тәмамлаганнан соң, тракторчы һәм комбайнчы булып эшли. Бераздан – бригадир, аннан инженер була. Инде колхоз рәисе булып эшли башлаган җиреннән аны Казанга Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә күчерәләр. Анда да үзен күрсәтә алгандыр дип уйларга кирәк – шушы Авыл хуҗалыгы министрлыгына караган Петровский бистәсендәге зур автохуҗалыкка генераль директор итеп билгелиләр.

1982-1996нчы елларда бу оешмада эшләү дәверендә автохуҗалык һәм Петровский халкы өчен бик кирәкле эшләр башкара ул. Шуларның кайберләрен генә әйтим: үз өстенә җаваплылык алып, урманны кистереп, авылга турыдан юл салдыра, 12 чакрым ераклыктан авылга газ китерттерә, су кертә, мәктәп, медпункт, элемтә бүлеге, мәдәният йорты салдыра. Юлга асфальт түшәтеп, аны Матюшино юлы белән тоташтыра. Үзе җитәкләгән оешмада эшләүчеләр өчен күп фатирлы йортлар төзетә. Мунча, ашханә сафка баса. Боларның берсе дә югарыдан бирелгән күрсәтмә буенча эшләнми, фәкать Рәдиф әфәнденең үз инициативасы, тырышлыгы, булдыклылыгы җимешләре. Бу хакта ул үзенең «Туры юл» дип аталган җыентыгында да язып чыга.

Дәүләт тә аның эшен югары бәяли: 1996нчы елда аңа Татарстан республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре, дигән мактаулы исем бирелә. Ул чактагы Президент Минтимер Шәймиев имзалаган документ аның гаиләсенең иң кадерле ядькаре.

Изображение удалено.Тагын шуны да язмый калып булмый, Рәдиф Кашапов һәм аңа кадәр эшләп киткән җитәкчеләрнең тырышлыгы белән заманча җиһазландырылган, шундый зур автохуҗалык бандитлар байлыгына әверелеп, кулдан-кулга күчеп йөри башлый. Бу хакта «Безнең гәҗит»нең 2015нче елгы 8нче һәм 22нче апрель саннарында «Бу нәстә? Әче кәбестә!» һәм «Алманы кем ашаган?» дип аталган мәкаләләр басылган иде.

Рәдиф әфәнде әле дә өендә тик кенә утыра торган кеше түгел. Бөтен осталыгын кулланып, умарта кортлары асрый. Җәен ул аларны Самара өлкәсендәге урманга илтеп куеп, зур уңыш ала. Менә шундый булдыклы һәм тырыш кеше инде ул безнең Рәдиф дустыбыз.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии