- 09.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Белешмә:
Тулы исеме: Илгиз Рәхимҗан улы Шәйхразиев
Туган көне: 1988 елның 10 июле
Йолдызлыгы: кысла
Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Гаилә хәле: өйләнгән
Ярата: хатыны Гөлинә пешергән пиццаны
Яратмый: ялганны.
Узган елның соңгы көннәре Татарстан өчен бик уңышлы булды. «Беренче канал»да зур популярлык казанган «Голос» тапшыруында беренче-икенче урыннарны безнең татар кызлары алып, милләтебезне яхшы яктан дөньяга танытты. Эльмира Кәлимуллина Русиянең зур сәхнәсенә чыгып татарча җырлады!
Шул ук вакытта чит илдә дә татарны таныдылар. Татарстан егете Илгиз Шәйхразиев Төркиянең үзәк телеканалыннан күрсәтелгән Яңа ел кичәсендә татарча чыгыш ясап, халыкны шаккатырды. Кем ул Илгиз? Ничек ул шулай тиз генә дөньякүләм танылу алды? Шул хакта аның үзе белән сөйләштек.
– Илгиз, Чаллы шәһәреннән булуыңны беләм, шуңа күрә алдан ук ачыклык кертик әле: син Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шәйхрәзиевның туганы түгелме?
– (Көлә.) Юк, ни кызганыч, мэр белән туган түгелбез. Хәер, кем белә, шәҗәрәләребезне актарсак, бәлки, туганлык та бардыр. Әти-әнием гади кешеләр. Әти гомере буе янгын сүндерүче булып эшләде. Бүген пенсиядә булса да, һаман хәрәкәттә – әнием белән бергә заводта эшлиләр.
– Үзең ничек җырчылыкка кереп киттең?
– Чаллыда 29нчы татар гимназиясендә урта белем алдым. Мәктәп елларында ук җыр түгәрәкләренә йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач та, кая барасын озак уйламадык, 2005 елда әти белән Казанга киттек. Мәдәният һәм сәнгать университетында укып чыктым, хәзер Казанда яшим.
– Илгиз, гадәттә, җырчылар башта үз җирлегендә таныла, аннары гына чит илләргә йөри башлый. Ә без сине үзебезнең телеканалда күргәнче үк чит ил телеканалында күрдек. Син ничек Төркиянең башкаласы Анкара шәһәренә барып эләктең?
– Телеканалларда еш күренмим, шулай да, «Яңа гасыр» каналында бер-ике тапкыр күрсәткәннәре бар. Казанда җырлап-биеп эшләп йөрим. Татарстанда зур сәхнәгә чыкмавым ниндидер дан-дәрәҗә, шөһрәт артыннан кумавым белән бәйледер. Һәрхәлдә, омтылышым ул түгел. Ә Анкарага баруым һәм анда Татарстанны тәкъдим итүем шул ук «Яңа гасыр» каналы белән бәйле. Раил Өметбаев белән без «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе вакытында танышкан идек, ул шунда җырларымны ишетте. Ә беркөнне шалтыратып: «Сиңа Төркиядән шалтыратырга тиешләр, анда Яңа ел кичәсе була, бәлки, шунда чыгыш ясарсың», – диде. Озакламый миңа Төркиядән «TRT-Avaz» телеканалының Татарстан бүлеге вәкиле, төрле тапшырулар алып баручы Айгөл Кәләш-Шәрипова (Айгөл чыгышы белән Кукмарадан) шалтыратты. Алар минем жырларымны ошаткан һәм бу чараның кайда, кайчан, ничек үтәсен аңлатты.
– Сине анда ничек каршы алдылар?
– Бик яхшы каршы алдылар! Иң беренче эш итеп «TRT-Avaz» телерадиокомпаниясе бинасына алып бардылар, күп кеше белән таныштырдылар. Ул бик зур оешма һәм бу каналны бөтен төрки дөнья карый. Анда һәр илнең үз бүлеге, үз хәбәрчеләре бар. «TRT-Avaz» радиосының татар бүлеге җитәкчесе Сәгыйть абый Хәйри минем белән радио-әңгәмә яздырды. Гомумән алганда, мин анда шуны сиздем: Төркия дәүләте бөтен төрки халыкларны кардәшләрчә бик якын итә, халыкларыбыз арасында якын дуслык булдыру нияте белән яна. Миңа «TRT-Avaz» телеканалының директоры Аднан әфәнде Суәр белән очрашу оештырдылар. Әңгәмә барышында ул минем белән танышуына шат булуын һәм әлегә кадәр Татарстаннан бер вәкилне дә бу чарага чакырганнары булмавын әйтте. Республикабызга булган хөрмәте һәм чакыруы өчен мин аңа рәхмәт әйткәннән соң, ул: «Илләребез ерак булса да, йөрәкләребез якын. Мәдәният аша халыкларыбыз арасындагы шушындый аралашу күркәм бер гадәткә әверелер дип өметләнәм», – дип җавап бирде һәм бу сүзләр минем күңелгә уелып калды. Ул Татарстан халкына да кайнар сәламнәрен җиткерде.
– Бу чарага кайсы илләрдән җырчылар килгән иде?
– Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан һәм башкалар. Кыскасы, төрки халыклар җыйналды. Кырым татары, Украинаның атказанган, Кырымның халык җырчысы булган Эльзара Баталова да шунда булды, без аның белән бик яхшы дусларга әверелдек.
– Төркия телевидениесендә булган чыгышыңны интернеттан карадык. Ул видеороликлар киң таралды. Халык фикере төрле булды. Кемдер сине артык сикерүдә, кылануда гаепләде, кемдер моны европалашу дип кабул итте, кемдер мактады…
– Төркиядә чыгышым тәмамлангач та, яныма бер кеше килеп: «Чок гүзәл, чок гүзәл!!» – дип, кулымны кысып китте. Соңыннан гына ул кешенең телеканалда баш режиссёр булуын колагыма пышылдап әйттеләр. Мин җырларымны ничек тоям, шулай башкарырга тырышам. Минемчә, бүген инде артык сикерү, европалашу белән генә халыкны шаккатыру бик авыр. Тамашачыны алдап булмый, ул барысын да күрә, тоя. Шуңа күрә һәр җирдә, һәрвакыт үзең булып кала белергә кирәк.
– Шушы чыгышыңнан соң тормышыңда ниләр үзгәрде? Бер селтәнүдә йолдызга әверелдем дип санамыйсыңмы?
– Әле әллә ни үзгәрешләр сизелми. Үземне йолдызга әверелдем дип тә санамыйм. Күктәге йолдызлар миллион еллар формалаша, мин дә жиңнәремне сызганып әле бик күп эшләргә әзер.
– Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт! Без сине киләчәктә дә зур сәхнәләрдә күрербез дип өметләнәбез. Уңышлар сиңа, Илгиз!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
P.S. Илгизнең Төркия телевиденисендәге чыгышын газетабызның beznen.ru интернет сәхифәсендә күрергә мөмкин.
МИНЕМ ФИКЕР
Эльвира Сәлимханова, Илгизнең сыйныфташы:
– Илгиз белән 9 сыйныфны тәмамлаганчы бер парта артында утырдык. Ул шигырьләр яза һәм шуларны иң беренче булып миңа укыта иде. Аның чыгарылыш кичәсенә үзе җыр язып, шуны башкаруын без беркайчан да онытмаячакбыз! Илгиз һәрвакыт үҗәт, тырыш, үз эшенә җаваплы караучы, җитди, шул ук вакытта йомшак күңелле егет булды. Кызларны беркайчан рәнҗеткәнен хәтерләмим, һәрвакыт хөрмәт белән карый белде. Аның Аллага бик нык ышануын, дини кеше булуын да беләм. Гомумән, безнең Илгиз бик ачык, һәрвакыт ярдәмгә әзер кеше. Шуңа күрә дә аның Төркиядә чыгыш ясавын интернеттан күргәч бик сөендем.
Комментарии