Рифат Җамал: «Минем өчен язучы да, галим дә Аллаһ кебек иде»

Рифат Җамал: «Минем өчен язучы да, галим дә Аллаһ кебек иде»

Ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамал-Корбановка 1нче октябрьдә 70 яшь тулды. Хәер, биографиясен ачып карамасаң, аңа ул яшьне биреп тә булмый. Үзе дә, биологик яктан мин ул яшьне тоймыйм, ди. Бүген ул Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли, оештыру эшләре өчен җавап бирә. Юбилее уңаеннан галим-шагыйрь белән әңгәмә кордык.

«АКЧА ТҮЛӘП ШИГЫРЬ ЯЗДЫРТА ИКӘН, ДИГӘННӘР»

– Рифат әфәнде, 70 яшькә кергәндә күл буена, бакчага барып, иҗат итеп кенә утырасы килмиме?

– Мин һәрвакыт әйтә киләм: кемгәдер аяк-кул да, холык та бирмәгән, сиңа күпне биргән икән, аны кешеләргә файдага кулланырга тиешсең. Казан ветеринария медицинасы академиясе ректоры булып эшләгәндә (1999-2003нче еллар), йөзләгән гаиләне тораклы иттем. 9 катлы «малосемейка» иде, яртысын сүтеп, зур фатирлар ясадык. Бәлки, хәзер булса, эшли алмаган да булыр идем. Ул вакытта «безбашенный» булганмын: юк акчага өр-яңадан проект әзерләп, башкарып чыктык. Яшиләр кешеләр. «Курбановские квартиры» дип әйтәләр, ди. Әле анда Корбанов алмагачлары да бар. Совет заманыннан калган тупылларны кисеп, һәр төркем үз алмагачларын утырткан иде. Менә 20 ел инде аларга, яхшы алма бирәләр.

Эшлә дә алга бар, дип яшәдем һәм яшим мин. Хозурланып, тегене эшләдем, моны эшләдем, дип утырсаң, эшкә вакыт калмый.

Гомеремдә дә Язучылар берлегендә рәис урынбасары булырмын дип уйламаган идем, бу урынга ыргылмадым да. Әмма бу эшкә күңелем ята.

– Сез шигъриятькә шактый тормыш тәҗрибәсе туплагач, 40 яшьтән соң гына килеп кергән кеше...

– Мин гомерем буе шигырь яздым. 5-8нче классларны күрше Носы мәктәбендә (Рифат Җамал Арча районы, Мирҗәм авылыннан) укыдым. Шул чакта бирелгән бер китапны таптым: Камил Мостафинның «Җыр сафка чакыра» дигән китабы, шуның беренче битенә «Яз бәйрәменең шигырь конкурсында 1нче урын алган 8а класс укучысы Корбанов Рифат бүләкләнә» дип язылган. Аны мәктәпкә кайтарып бирдем.

Ир кеше 17, күп булса 20 яшькә кадәр генә хыялланырга, аннары үзенә максат куярга һәм шуңа ирешергә тиеш, дим мин. Минем өчен язучы да, галим дә Аллаһ кебек иде. Безнең авыл кечкенә генә булса да, бик гаҗәп авыл: өч герой чыккан аннан. Әмма бер язучы да чыкмаган. Носы мәктәбеннән әдәби тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин гына бар, әмма без үскәндә аны да әйтмиләр иде. Мин колхоз рәисен белә идем. Шуңа күрә колхоз рәисе булып, халыкны яхшы яшәтергә теләдем.

Шигырьләрне яза бардым, ташлый бардым. Бер әйбердән курыктым: язганнарым, үзем дә аңламастан, башка шагыйрьләрне кабатлау, аларга охшарга тырышу булып чыкса, нишләрсең? Плагиат булса, адәм көлкесе бит! Ә минем өчен намус – барыннан да өстенрәк. Шул туктаттымы, үз-үземә ышанмаумы, татарга хас ялган тыйнаклыкмы – нәрсә булгандыр, шигырьләремне кешегә күрсәтмәдем. Татарның тыйнаклыгы бернәрсәгә кирәк түгел. Минем канда хәзер дә бар ул, югыйсә нинди генә аудиторияләрдә чыгыш ясарга туры килмәде... Безне чөнки кеше килгәндә мич арасы, чаршау артына куалар иде, татар баласының урыны иде ул. Бу дөрес әйбер түгел. Бер яһүд профессорның 70 яшьлегенә бардым. 5 яшьлек кыз ресторанда өстәл артында утыра. Шулай булырга тиеш. Ә без чаршау артыннан чыгарга кыенсынып үскән, «өскә» менгәч тә, ул канда кала.

Менә шул, Шаһинур Мостафин килеп чыкмаса, Рифат Җамал дигән шагыйрь булмас та иде, бәлки.

– Аның белән ничек таныштыгыз?

– Мин фән кандидаты булганнан соң 6 ел эчендә докторлык диссертациясе язып якладым. Советлар заманында 15 ел тиз исәпләнә иде. Минем холык шундый. Нинди анда «ерунда» шигырь язып утыру!

Шаһинурның туганының эте авырганмы шунда, академиягә килгән, мине күрде. Кабинетка кереп сөйләштек, йомышын хәл иттек. Өстәлдә ташларга дип әзерләп куйган 4-5 бит шигырем ята. «Бу язучы кеше, үз эшендә белгеч, шигырьләремне күрсәтсәм, нәрсә дип әйтер икән?» – дип уйлыйм. Кәгазь сырлый идем әле, дип, моңа суздым. Карап торам: Шаһинур укый, бер «О!» дип куйды, тагын бер «О!» диде. Алыйм әле боларны үзем белән, ди. Бер биш көннән килгән, сезнең шигырьләрне «Ватаным Татарстан» газетасында чыгарырга булдык, ди. Юк, минәйтәм, «железный Корбанов» дигән имиджым бар, кеше күңел нечкәлегенә ышанмаячак, дим. Тегеләй итте, болай итте, ярар, дидем. Шигырьләр басылып чыкты.

Бәлки, шуның белән беткән дә булыр иде. Берзаман бер кеше килеп: «Анда Корбанов акча түләп шигырь яздырта икән, дип сөйлиләр», – ди. Ә минем өчен намусның ничек мөһим булуын әйттем бит. Бик ярсыдым. Ярар, Корбанов, дидем үз-үземә, «а» дип әйткәнсең икән, «б» дип тә әйтергә кирәк, шушының белән туктыйсың икән, ул фикер дөрес була, димәк. Бу да стимул булгандыр. Шигырьләр бөялеп торган диярсең, бер-бер артлы языла башлады. Шаһинур алып китә, корректураны йә шигырьләр басылып чыккан газетаны алып килә. Татарда «везучий» дигән сүз юк. Мин үземне «везучий» дип саныйм. Шигырь күтәреп, редакцияләргә йөргәнем булмады. Әйдә, шигырьләрең хәйран булды, китап чыгарыйк, дигән сүзне дә Шаһинур әйтте, китапны да үзе чыгарды. Аннары «әйдә, союзга керергә гариза яз» дип килде. Шаһинур, кеше көлдермә инде, булмаганны, дидем. Сиңа Илдар Юзеев рекомендация бирә, дигәнгә генә күндем.

– Җамал тәхәллүсе башта ук барлыкка килдеме?

– Бу шулай ук Шаһинурның эше. Ул башта ук әйтте һәм дөрес әйтте: Р.Корбан дип язсаң, бөтен шигыреңне Рафис Корбанныкы дип барачаклар, диде. Әтинең исеме Җамалетдин, шуннан тәхәллүс алдым.

«МИНЕ ҮТЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ БИК КҮП ИДЕ»

– Үзегездәге кайсы сыйфатны яратасыз? Тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итте, дип уйлыйсыз?

– Акыл, анализлый белү. Ректор булганда мине үтерү мөмкинлеге бик күп иде. 1999-2000нче еллар, анда кеше үтерү пүчтәк нәрсә. Үлемнән бигрәк, акылдан гына шашмасам ярар иде, дип, төн буе йөреп чыккан чакларым булды – иң курыкканым шул иде. Хәзер генә җиңел ул сөйләп утырырга. Хатын: «Бәлки, ректорлыктан китәрсең, балалар бар бит», – дип әйтеп карады. Ләкин мине шундый хәлгә куйдылар: мин китә алмый идем, китсәм, бөтенесе «гаебе булган – шуңа китте» дип сөйләячәк иде. Хәзер бөтен кеше белә гаепсез икәнемне.

Артың чиста булмаса, анализ белән генә булмый, әлбәттә. Миңа бер МВДшникның әйткәне бар: ректор булганнан соң хет бер «Жигули» гына алган булсагыз да, без сезне утырта идек, дәлилләп эшли идек, диде. Юк иде бит.

Фәндә кушаматым «Ледокол» минем. 39 яшемдә докторлык якладым. Берәү «55 яшьтән дә иртәрәк яклау – неприлично» дигән иде. Ул вакытта ветеринар хирургия буенча иң яшь фәннәр докторы 57 яшьтә иде. Мине «Казанда япь-яшь егет, өч бала атасы докторлык яклады» дип сөйләгәч, «нәрсә, без аннан кимме әллә?» дип, башкалар да чыга башлады. Танк дигән кушаматым да бар иде. Барсам барам мин. Үҗәтлек монысы.

Табигатьтән, әти-әнидән бирелгән сыйфатлар суммасы ярдәм итте, берсен генә аерып әйтә торган түгел.

– Сез үзегезне ничә процентка галим, ничә процентка шагыйрь дип саныйсыз?

– 70-80 процентка галим мин. Тагын да ачылырга ирек бирмәгәннәренә бик үкенәм. Онкология белән шөгыльләнергә теләгән идем. Хайван ни, кеше ни – организм бер үк бит. Сыер белән дуңгыз организмы арасында дуңгыз белән кеше арасындагыга караганда аерма зуррак та әле.

Ә шигырь ул – минем хобби. Шушы хобби өчен Мәдәният министрлыгыннан «Мәдәнияткә керткән өлеше өчен» дигән күкрәк билгесе, әдәби премия алдым. Ә бөтен гомеремне багышлап, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бер грамота да алганым юк әле. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исемен, фән өлкәсендәге казанышлар өчен дәүләт премиясен алганда министрлыкның хуплавы кирәкми иде.

– 15 ел гомерегезне спортка багышлагансыз, судларда хокукыгызны яклап йөри-йөри юрист булып бетә язгансыз. Ә нинди һөнәрдә үзегезне бер дә сынап караган булмады?

– Теләп тә алынмый калган һөнәрләр күп инде ул. Колхоз рәисе дә булмадым. Марида бер колхозга чакырганнар иде. Мин ул вакытта ассистент идем инде. Китсәм, фәндә булдыра алмады, диячәкләр иде.

Очучы да, офицер да булып булмады. Хыял түгел, теләк бар иде. Бала чакта безнең геройлар – Павел Корчагин, Александр Матросовлар иде бит.

Мин бик кызыксынучан. Мич тә чыгара беләм. Ике өйне үзем төзеп чыктым. Утыртсалар, анда да кем дә булса була идем. Лидер, оештыручы кайда да кирәк бит. Менә хәзер фитнеста, мунчада мин инде – лидер. Эчке көч шәрә булсаң да чыга ул.

– Чәчәкләр үстерү белән дә мавыгасыз...

– Мине ректорлыктан чыгаргач – август ахыры иде ул – коймалары авып беткән бакча җиренә дүрт түтәл сарымсак, чәчәкләр утырттым. Шуннан китте. Базарга бара, чәчәкләр ала башладым. Хәзер барсам, анда миңа карамыйлар да, Рифат Җамалович, сездә булмаган чәчәк юк инде бездә, диләр. Җиде төр чәчәктән башлаган идем, хәзер бакчамда 250ләп төр үсә. Аларның кайчан чәчәк атканын, кайчан чәчәген койганын язып бара, шуннан һава торышын белә идем. Хәзер аңа вакыт җитми. Бер елны көздән бөреләнеп калган маргариткалар 28нче мартта чәчәк атты. 31ендә крокус чыкты. Хәзер җылынуга таба бара дисәләр дә, алай иртә чыкмый. Чәчәкләрнең кайберләре юкка да чыга, очраклы килеп кергәннәре дә бар. Каяндыр килеп кергән тилебәрән дә чәчәк атып утыра иде әле. Монысының сабагы, тегесенең чәчәге агулы, дигән булалар. Агулы булса, ашамаска кирәк.

– 70 яшегезгә нинди уйлар белән керәсез, Рифат әфәнде?

– Үзем белән бар да яхшы. Актив тормыш алып барам. Ләкин мине дөньядагы вазгыять бик борчый. Кешелекнең нинди хәлгә калуы бер дә ошамый. Балаларым, оныкларым бар бит, шулар турында уйлыйм. Туган көннәрдә «күңел тынычлыгы телибез» диләр. Җаның тыныч булса, син инде шагыйрь булмыйсың. Минем мондый юлларым да бар:

Шигырь бит ул – җанның каны,

Кан ярадан чыга бары...

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

 

Минем күңел

Тормыш мине гаярь ир-ат итте,

Күңел үтте ялкын, ут аша.

Ә шулай да төпкел почмагында

Челтер-челтер хисләр – су таша.

Корымланды күңел, өтелде дә,

Карашлар да гүя кургаштан.

Корымнарын кырып карасагыз

Күз чагылыр күңел-кояштан.

Усалланды холык, катты бәгырь,

Тормыш өйгән кат-кат елларын.

Күңел күзләрегез күрә алса,

Бер нарасый сезгә елмаер.

***

Нигә соң көзләргә кергәндә

Очынам, шашынам сөенәм?!

Нишләвем инде бу, аңламыйм.

Әллә соң сөям дә, сөеләм.

Тик менә кышларын чыга алмас

Көздәге чәчәктә алмагач.

Мин дә соң корырмын микәнни,

Кышларга көчләрем калмагач?!

Юк әле, мин көчле, мин үлмәм.

Үлемгә, килсә дә, баш имәм.

Чәчәктә булсам да көзләрен,

Алмагач түгелмен, мин – имән.

***

Кешеләргә бәхет өчен

Бик күп кирәк.

Бөтен дөнья, җирләр, сулар,

hәм күк кирәк.

Ә кемгәдер бәхет бит ул –

Телем икмәк.

Кайвакытта бәхет өчен

Бик аз кирәк.

Бар да бар күк. Ә нигә соң

Ярсый йөрәк?!

Бу йөрәккә бәхет өчен

Бер син кирәк.

Комментарии