Авыл халкы кич утырамы?

Авыл халкы кич утырамы?

Авыл әби-бабайлар үзләренең яшь чагы турында сөйли башласа, тиз генә качам, димә. Хәер, тыңлап бетермичә, урыныңнан да кузгаласы килмәс. Аларның солдат егетләрне хәрби хезмәткә озатулары дисеңме, җәйге челләдә бөтенесе бергә җыелып, печән ташулары дисеңме, кич утырулары дисеңме… барысы да үзгә. Бүген авыл урамнарына чыгып кара, бер кечкенә этне дә табуы кыен. Ә Татарстанның кайсы район һәм авылларында кич утыру йоласы сакланган икән соң? Шул сорауга җавап эзләп, кечкенә генә сораштыру уздырырга булдык.

Бөгелмә районы, Кече Бөгелмә авылы:

– Безнең якта кич утыру гадәте юк. Бөтен нәрсәне кибеттән алып булган заманда, ниндидер кул эшләре белән утырырга теләүчеләр дә табылмас. Мондый кич утыру йоласын мәдәният йортында гына күрәбез. Берничә хатын-кызның җыелып, йон эрләгәнен, кемнеңдер кулъяулык чиккәнен сәхнәдән генә күрергә мөмкин. Хәер, мондый күренеш өлкән буын яшендәгеләр өчен генә кызыклырак, чөнки озаккарак сузылса, мәдәният йортына килгән яшьләр шундук торып китәргә ашыга.

Саба районы, Явлаштау авылы:

– Бездә «Ак калфак» берләшмәсе эшләп килә. Анда 10-12ләп кеше йөри. Алар өчен һәр атнаның сишәмбе көне – кич утыра торган көн. Әбиләр, апалар, ягъни өлкән буын вәкилләре шул көнне җыелышып мәдәният йортына киләләр. Анда үз куллары белән чиккән кулъяулыкларын, кулдан эшләнгән әйберләрен алып киләләр, берәр мастер-класс күрсәтәләр. Аннары төрле юбиляр шагыйрь, язучыларга багышланган кичәләр үткәрәләр. Монда алар калфак тегә, җырлыйлар, яшьлекләрен искә алалар. Әгәр дә мәдәният йортына килә алмасалар, шушы берләшмәгә йөрүчеләрнең өенә баралар. Бу – чиратка салына. Кунакларны кабул итүче хуҗабикә өстәл әзерли һәм кич белән алар бергәләшеп, җырлар җырлап хатирәләрне яңарталар.

Арча районы, Көтек авылы:

– Татар хатын-кызлары элек-электән кул эшләренә бик оста булганнар. Кышкы озын кичләрдә кич утырганнар. Кызлар киндер, чүпләмле сөлге сукканнар, намазлыклар, ашъяулыклар, кулъяулыклар, мендәр тышлары, алъяпкычлар чиккәннәр. Оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Андый кич утырулар юк инде ул хәзер. Бергә җыелып нәрсәдер башкару да бетеп бара кебек. Салкыннар башлангач, башмак бәйләр вакыт җитә бит. Шунда гына оста бәйләүче өенә берничә кеше җыелгалыйбыз. Ләкин башмак тиз бәйләнә, шуңа бер-ике көндә өйрәнеп, кыш буена җитәрлек башмакны үз өебездә генә бәйлибез. Кич белән урамы-урамы белән өлкән яшьтәгеләр капка төбенә чыгып утыра, анысы. Әгәр дә моны кич утыру дип атап булса, безнең авылда да бу йоланың ниндидер кисәге сакланып калган диярсең. Капка төбендә авыл хәлләрен, һава торышын, тормышны сөйләшеп утырырга яратабыз.

Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы:

– Кызганыч, ләкин элеккеге кич утырулар юк инде. Авылда өлкән яшьтәгеләр булгач кына, кайчандыр мондый йоланың булганлыгы турында беләләрдер, мөгаен. Яшьләр хәзер клубларга да җыелып йөрми, кич утыру турында сүз әйтәсе дә юк. Әмма безнең авылда җиде-сигез хатын җыелышып, кич утыруларга йөриләр. Нинди көнне, сәгать ничәдә, кемгә җыелышуыбызны алдан ук сөйләшеп куябыз. Хуҗабикә тәм-том әзерләп, кунакларны каршылый. Килгәч тә, бер чәйләп алабыз. Аннары кул эшләренә керешәбез. Төрле кулъяулыклар, башмаклар, шәлләр бәйлибез. Кулыңнан килсә, оекбашлар, башмаклар һәрвакытта да кирәк нәрсәләр, яшьләргә дә өйрәтергә тырышабыз. Шул арада төрле уен-көлке, авыл хәлләрен сөйләшергә дә өлгерәбез.

Изображение удалено.Изображение удалено.Балтач районы, Пүскән авылы:

– Безнең авылда кич утыру йоласы яшәми. Элеккеге кебек йорттан-йортка йөреп, җырлар җырлап, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр юктыр да инде. Хәзер бөтен нәрсәне кибеттән алабыз, кул эше калмады да диярлек. Шуңа да халык бу йоланы онытты.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии