«Йөзә белмәгән килеш радио «диңгезе»нә ташлап, йөзәргә өйрәттеләр»

«Йөзә белмәгән килеш радио «диңгезе»нә ташлап, йөзәргә өйрәттеләр»

Бик күп язучыларыбыз, артистларыбыз, композиторларыбыз һәм башка күренекле шәхесләребез Татарстан радиосында канат ныгыткан. Шамил Усманов радиога нигез салган булса, эстафетаны төрле елларда әдипләр Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Абдулла Алиш, Гариф Гобәй, Мин Шабай, Зыя Мансур, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй; композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Александр Ключаров, Мансур Мозаффаров, Фасил Әхмәт; артистлар Мохтар Мутин, Айрат Арсланов, Флера Сөләйманова, Таһир Якупов, Миңгол Галиев, Вафирә Гыйззәтуллина һәм башкалар дәвам иткән.

Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис КОРБАН да 8 ел Татарстан радиосында эшләгән. Ул үзенең радиога килеп кергән көннәре белән якыннан таныштырды, күренекле дикторлар турында хатирәләре белән уртаклашты:

– Мин – «Татарстан яшьләре», «Байрак» (Буа) газеталарында беренче чирканчык алган егет, 1982нче елда эш эзләп радиокомитет ишеген шакыдым. Музыкаль тапшырулар өлкән мөхәррире Рафаэль Ильясов гозеремне тыңлады да күрше бүлмәдә утыручы баш мөхәррир Рим Кәримов янына алып кереп китте. Беренче май алды иде, тагын берничә көннән – Матбугат көне һәм 7нче май – радио һәм элемтә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлаша. Миңа шушы көннәр уңаеннан сораулар буенча концерт әзерләргә куштылар. Концерт текстын икенче көнне үк Рафаэль Ильясовка кертеп бирдем. 5нче майда концерт яңгырады да. Шуннан соң мине радиокомитетның музыкаль тапшырулар редакциясенә мөхәррир итеп эшкә алдылар.

Эшли башлап ай-ай ярым вакыт узмады, Рафаэль абыем: «Минем чираттагы ялым җитте», – дип, гастроленә китеп барды. 75 җырчы (ул елларда җырчылар саны шулай гына иде), фонотекадагы 30 мең язма, бер сәгать тә 40 минутлык эфир вакыты һәм шул вакыт эчендә буласы концертларын көтеп утырган ике миллионнан күбрәк тыңлаучы каршында берүзем калдым. Сәгать тә 40 минут дигәнем – көненә өч концерт. Һәр концерт мөстәкыйль, нинди дә булса бер темага, төрле аудиториягә багышлана, төрле башкаручылар, авторлар, тыңлаучылар мәнфәгатен искә алып төзелә. Кыскасы, бик шәп мәктәп булды бу миңа. Мине эшкә йөзә белмәгән көчекне суга ташлап йөзәргә өйрәткән кебек өйрәттеләр.

КАМАЛ САТТАРОВА

Камал апа Саттарова радиога үз гомеренең 44 елын багышлап, микрофон алдында яшәп, микрофон алдында вафат булган фидакарь зат иде. Аның тулы исеме – Васфикамал, һәм ул да, минем кебек үк, Биектау (элекке Дөбъяз) районыннан иде. Камал апа эшеннән бушаган арада минем янга килеп, хәлләремне сораша, эшем турында белешә. Аннары үзенең минем якташым булуы хакында сөйли башлый иде. Шулай ит, болай ит, дип, мине үзенчә эшкә дәртләндереп китәр иде. Кызганыч, гомере генә кыска булды. 60 яше тулгач озак эшләмәде, 1986нчы елда вафат та булды.

ЭЛЬС ГАДЕЛЕВ

Камал Саттарова кебек үк алтын тавышлы, татарча сөйләүнең иң биек ноктасына күтәрелгән талантлы сүз остасы Эльс Гаделевнең дә исемен атамыйча мөмкин түгел. Эльс абый татарның Левитаны булырдай затлы тавышка ия диктор иде. Шундый тавыш иясе булу өстенә ул әле шактый тирән белемле, эрудицияле, акыллы шәхес тә иде. Шигырьләр язды (сүз уңаеннан, бүген Эльс Гаделнең шигырьләр китабын Бауман урамында урнашкан «Китаплар» кибетендә табарга була. – Ф.М.). Эльс абый туган телебезнең сафлыгы, матур яңгырашы, сүзләрнең дөрес әйтелеше өчен күп тырышлык куйды. Истә әле, кайсыдыр рәсми хәбәрне укыганда, СССР Верховный Советы Председателе дигәнне СССР Югары Советы Рәисе дип үзенчә тәрҗемә итеп укыганы өчен комитет җитәкчесе бик шәпләп каты шелтә чәпәп, күпмегәдер эштән дә азат итеп торган иде үзен.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии