«Үзем калдым, паспортым китте…»

Советлар чоры вакытында эшче халыкның кадере бар иде әле. Санаторийларга, ял йортларына, төрле шәһәрләргә туристик юлламаларны бушлай бирәләр. Шулай бер елны без эшләгән оешмада Ленинград шәһәренә барырга бер төркем эшчеләргә юллама бирделәр. Билгеле инде социалистик ярышта алдынгы урыннарны яулап алган өчен. Бу төркемдә ялгызлар, гаиләлеләр дә бар иде.

Бер парның ире эштән китә алмады, аны алыштыручы эшче авырып китте. Хатыны үзе генә китте.

Юлда йөрүләре бер газап, дип әйтергә яратсак та, бер оешма кешеләре бер-берсен яхшы белгәч, уен-көлке, күңел ачулар белән Ленинградка барып җитүебез үзе бер бәйрәм кебегрәк булды. Анда барып җиткәч, төркемнең җитәкчесе барыбызның да паспортларын җыеп алды. Кунакханә хезмәткәрләре белән без торасы бүлмәләрне билгеләп, ачкычлар алды. Ачкычларны өләшкәндә ул, теге иреннән башка гына килгән хатынга карап:

– Фәлән апа, сезне ир-атлар белән бер бүлмәгә урнаштырабыз инде, – дип әйтеп куйды.

Теге хатын аңа каршы:

– Син нәрсә, энекәш! Ирем монда килә алмагач, минем белән шаяртырга уйладыңмы әллә?

Җитәкче:

– Юк, апа! Шаяртмыйм, сез бит үзегезнең паспортны түгел, ирегезнекен бирдегез. Ир-ат паспорты булгач, билгеле инде ир-атлар янына урнаштырырга туры килә, – дип, паспортын аңа сузды. Апа документны ачып караса, чыннан да үзенеке түгел, иренеке. Аның йөзендә курку билгесе чагылып китте.

– И, энем, безнең икебезнең дә паспортларыбызның тышлыклары бер төрле. Мин, ашыгып, иремнең паспортын алып киткәнмен. Инде нишлим? Ир-атлар арасында куна алмыйм бит, – дип, хатын-кызлар басып торган төркемгәрәк елышты.

Арадан бер хатын:

– Син, апаем, ник куркып калдың? Рәхәтләнеп бер-ике-өч көн ир-атлар арасында кунарсың, – дип шаяртып куйды.

– Шаяртмагыз инде, болай да җаным урынында түгел.

– Апа, тынычланыгыз, – диде җитәкче. – Мин сезгә дә бүлмәне хатын-кызлар белән бергә торырга билгеләдем. Менә ачкычны алыгыз, дүртәү бергә торырсыз, – дип, бүлмә ачкычын сузды.

Санаулы көннәр тиз үтә. Ленинградта сәяхәт кылып Казанга кайткач, әлеге хатынның ире еш кына, сүз ара сүз чыгып, ир-атлар белән гәпләшеп утырганда:

– Үзем Ленинградта булмасам да, паспортым булып кайтты, – дип шаяртып алырга ярата иде.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии