- 07.02.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №5 (6 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Хәтерләсәгез, 12нче декабрь (2012) санында укучыларыбыз арасында сораштыру үткәрү максаты белән, анкета бастырган идек. Үтенечебезне дөрес аңлавыгыз һәм редакциягә җавапларыгызны вакытында юллавыгыз өчен, барыгызга да зур рәхмәт! Бу юлы без анкетага төп-төгәл 1016 укучыбыздан җавап алдык.
Газетабызның киләчәгенә битараф булмаучылар арасында үсмерләр дә бар, урта яшьтәгеләр дә, хәтта 70–80 яшьне узган өлкәннәр дә «Безнең гәҗит»нең тагын да яхшыруын тели, аңа үз тәкъдимнәрен җиткерә. Аларны җәмгыятебездәге хәлләр дә борчый, бигрәк тә дини вәзгыятьнең катлаулануы уйландыра.
Аңлашылганча, хат авторларының исемен санап чыгу мөмкин түгел. Бары тик иң өлкән һәм иң яшь укучыбызны гына әйтергә булдык. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Ләйлә апа Исхаковага озакламый 92 яшь тула икән, ә менә Әтнә районының Түбән Шашы авылыннан Әминә әби Галиева 93 яшен тутырган инде! (Аларның күптәнге укучыларыбыз икәнлеге дә мәгълүм). Олы яшьтә булуыгызга да карамыйча, күз нурларыгызны түгеп, безгә хат язганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Иң яшь анкета авторы исә Алабуга шәһәреннән 14 яшьлек Эльвира Гайнуллина булып чыкты (ул да безнең даими хәбәрчебез).
Кайберәүләр, анкета белән бергә, хатлар да язып салган. Анкетага гына сыймаган фикерләрен, «тәмләп», дәфтәр битенә дә төшергәннәр! Балтач районының Кариле авылыннан Басыйр Сабиров аеруча да тәфсилләп язган! Рәхмәт аңа!
Әлбәттә газетабызны, башлыча, Татарстанда укыйлар. Ләкин чит өлкәләрдән дә хатлар шактый килде. Иң тулы җавапларны Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәреннән – Флүдә Нургалиева, Федоровка районыннан – Зиннур Имангулов, Сарапул шәһәреннән – Фидания Карипова, Ульян шәһәреннән – Асия Мөлекова, Калуга шәһәреннән Гөләндәм Гатауллина юллаган. Димәк, «Безнең гәҗит»нең актив укучылары Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә яши.
Актив дигәннән, иң күп анкета җибәрүче районнар: Мөслим, Кукмара, Азнакай, Сарман, Әлмәт, Минзәлә, Мамадыш, Алабуга, Чистай.
Укучыларыбызның социаль статусын ачыклау да бик кызыклы булды. Аларның күпчелеге пенсия яшендәгеләр икән. Арада хуҗабикәләр дә, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә, почта хезмәткәрләре, инженерлар, завод эшчеләре, энергетиклар һәм шәхси эшмәкәрләр дә бар.
БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ИҢ МӨҺИМ СОРАУЛАРГА ҖИТӘБЕЗ: «БГ»ДА НИ ОШЫЙ, НИНДИ СӘХИФӘЛӘР ОШАМЫЙ?
Бу нисбәттән фикерләр шактый каршылыклы. Шулай да алтын урталыкны табарга тырыштык.
Мөслим районының Әмәкәй авылыннан Фидаил Хәсәнов исемле укучыбыз: «Без гәҗитне көтеп алабыз. Беренче биттәге һава торышыннан алып, соңгы биттәге сканвордны чишеп бетергәнче, аннан аерылмыйбыз», – дип язган.
Укучыларыбызның бер өлешенә сәяси, дини темага язылган язмалар ошый: «Илдә ниләр бар?», «Мөхәррир сүзе», «Сираҗи күсәге», «Ахырзаман галәмәтләре», «Әйтсәм – әйтим», «Безнең гәҗит»тә – «Азатлык», «Иманга юл», «Тыелган тема», «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» кебек сәхифәләрне үз итәләр.
Ә кайберәүләр сәясәттән читтәрәк торган сәхифәләргә өстенлек бирә. «Имәндә икән чикләвек», «Кунак бүлмәсе», «Гыйбрәт ал», «Татарча сериал». Күпләр «Алар бездән мәрхәмәтлерәк» конкурсын үз иткән. Мамадыш районыннан Миңнеханова Гөлнара исемле укучыбыз: «…Зинһар, «Әйтер сүзем бар» сәхифәсен бетерә күрмәгез», – дип үтенечен юллаган. «Барлык сәхифәләр дә ошый», – дигән җаваплар күпчелек.
«Татарча сериал»лар туйдырды инде. Кайберләре бигрәк озын», – дигән җаваплар да, күпчелек булмаса да, бар иде. Кукмара районы, Кәчимир авылыннан Ләйсән Шакирова: «Дин турында күп язасыз», – дигән. Мамадыш районы, Олыяз авылыннан Азат абый Һадиев та: «Фәиз мөфтине кыйнау-сүгү җиткәндер инде. Барыбер үтми бит, мөнбәрендә кала бирә…», – дип яза.
Дини темага караган язмалар берәүләргә күп булып тоелса, икенчеләре ислам, диннең көче турында күбрәк язуны үтенгән. Аятьләр, төрле хәдисләр бастыруыбызны сораучылар да бар.
Аноним хатларга җавап бирмәсәгез иде, диючеләр дә бар. Берничә кешегә сканворд ошамый икән. «Телепрограмманы бөтен гәҗит тә бирә» дигән бер анкета бар иде.
Буа районы, Иске Суыксу авылыннан Динә апа Камалетдинова: «Файдалы киңәшләр, аш-су рецептлары юк, диярлек, – дип яза. – Җәй башлангач, алар бик кирәк бит. Кайнатмалар ясау, салатлар, яшелчәләрне тозлау турында бик сирәк язасыз».
Укучыларыбыз Илфат Фәйзрахманов, Искәндәр Сираҗи, Эльвира Фатыйхованың, Лилия Локманова, Сәйдулла Кутушев, Рәмис Латыйпов, Рафаэль Сальмушев, Наил Вахитов, Сәлимә Зариф, Илдинә Ядкәрова, Динә Камалетдинова, Гөлзифа Габидуллина, Гафил Кәримов һәм Гәүһәрия Вәлиуллина кебек даими авторларыбызның язмаларын ошаталар икән.
Редакциябезгә шалтыратучылар, еш кына, газетаның вакытында килмәвенә зарлана. Ә менә анкета юллаучыларның күбесе «Безнең гәҗит»не чәршәмбе көнне үк ала икән. Укучыларыбызның 15%ына гәҗитне пәнҗешәмбе көнне китерәләр. Казаннан ерак урнашкан районнарга «Безнең гәҗит» җомга-шимбә көнне барып җитә. Газетаны республикадан читтә алдыручылар – сишәмбе көнне, ә кайберләре икенче атнаның шимбәсе генә укый ала булып чыкты.
«Безнең гәҗит» белән бергә, күп кенә укучыларыбыз район газеталарын алдыра. Шулай ук «Акчарлак», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Дин вә мәгыйшәт», «Юлдаш», «Ирек мәйданы», «Кәеф ничек?», «Шәһри Казан» газеталары һәм «Сөембикә», «Мәгариф» журналлары, урыс телендә нәшер ителүче басмалардан «ЗОЖ», «Российская газета», «Звезда Поволжья», «Казанские ведомости», «Маяк» белән уртак укучыларыбыз бар.
«Газетаның интернет сәхифәсен укыганыгыз бармы?» дигән сораугабары 3% укучыбыз гына: «Әйе», – дип җавап биргән. Калган авторлар исә бары кәгазь газетаны гына укый.
Киләсе ярты еллыкка язылдыгызмы?
Сарман районы, Күҗияк авылыннан Раббаниева Инесса: «Гәҗитегезне элегрәк китапханәдән алып укыдым. Халык сүзен хаклауны, аның мәнфәгатен кайгыртып эшләвегезне аңлагач, үземә яздырып ала башладым. Күрше-күлән, таныш-белешләргә дә сөйлим сезнең хакта. Ләкин авыл пенсионерлары, эшсезләр, ничек кенә теләсә дә, матбугатка языла алмый шул. Почта үз бәясен бик нык күтәрә…» Тугры укучыларыбыз материаль кыенлыкларга карап тормаганнар, акча була да – бетә бит ул. Ә газета сезгә ярты ел буе килеп торачак! Шуны истә тотыпмы, бары дүрт хат авторы гына яңа елга кадәр «Безнең гәҗит»кә язылырга өлгермәгән. Калган барлык анкета юллаучылар да «Безнең гәҗит»кә декабрь урталарына кадәр үк язылган.
Киосктан аласызмы, әллә яздырыпмы?
Укучыларыбызның бик азы гына газетаны киосктан алып укый. «Безнең гәҗит»не почта аша алдыручылар хәзер отачак. Чөнки киоскларда газетабыз бик нык кыйммәтләнә.
РЕДАКЦИЯДӘН: Бик кызыклы, үзенчәлекле хат юллаучылар бар. Җылы сүзләрегез һәм теләкләрегез өчен дә рәхмәт! Бу анкета сезне кызыксындырган темаларны ачыкларга, тагын да халыкчанрак булырга ярдәм итте.
Сүзем ахырында Зәй районы, Кәрәкәс авылыннан 83 яшьлек Фәиз бабай Гомәров теләкләрен дә язмый кала алмадым. «Безнең гәҗит»не ышанычлы архивта сакларга кирәк! Киләчәк буын өчен менә дигән тарихи материал булыр иде. Сезнең турында да киләчәк буыннар горурланып сөйләр, иншалла!» – дип язган ул. Амин, шулай булсын, Фәиз бабай! Сезнең анкеталар да, хатларыгыз да безнең архивта кирәкле һәм файдалы материал буларак сакланыр, дип ышанып калабыз.
Анкеталар белән таныштыручы – Лилия ЛОКМАНОВА.
Анкета-2012,
Комментарии