Үзе юк, үзе гел янәшә

Үзе юк, үзе гел янәшә

1941нче ел, 10нчы октябрь. Бу – минем бик якын дустым Тәнзиләнең туган көне. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. Иде, иде... Аның бакыйлыкка күчкәненә дә 6 ел булып килә шул инде.

Дустыбыз Тәнзилә якты, җылы, бик рәхәт кеше иде. Без дүрт кыз бала, авылларыбызда 7нче сыйныфны тәмамлап, Мүлмә урта мәктәбенә укырга килгәч танышкан идек. Ул вакытта безгә 13-14-15 яшь. Менә безнең дуслык шул вакытта башланып хәзергәчә дәвам итә. Аллаһыга шөкер, калганнарыбаз исән-сау, икебезгә 82 яшь тулды, беребезгә – 81. Гел аралашып яшибез. Андый дуслык – үзе сирәк күренештер. Чөнки гаилә коргач, балалар тугач та, без дүрт пар, беркайчан да аерылмадык, шуңа сөенеп яшәп ятыш.

Тәнзилә бик кечкенә авылда шактый ишле (9 бала) гаиләдә туып-үскән. Әтисе Хәсән, әнисе Рәхилә – колхозчылар. Тәнзилә бала чактан ук авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп, чыныгып үскән. Бик тырыш, кызыксынучан, үҗәт, максатына ирешүчән булган. Менә шул сыйфатлар аңа зур галимә булып үсеп җитәргә булышкандыр да инде.

Әйе, Тәнзилә Хәсән кызы Хәйретдинова – татар сөйләмнәре, татар халкының рухи һәм матди мәдәнияте буенча бихисап мәкаләләр, бик күп китаплар авторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, күп исемнәр яулаган атказанган галимә, фәннәр кандидаты иде.

Бигрәкләр дә туган җанлы, ихлас күңелле, эчкерсез, ярдәмчел, гадел кеше иде дустыбыз. Тәнзиләнең вафатыннан соң безнең тормыш аңа кадәр һәм аннан соңга әверелде. Бик тә сагынабыз шул, үзәкләрне өзеп сагындыра. Ире Гадел белән дә гел аралашып торабыз. Алар Тәнзиләгә 16 яшь вакытта танышып, гомер ахырына кадәр бик матур пар булып яшәделәр. «Аерылсак та, миңа һаман син яр әле», – дип яши инде Гадел. Аллаһыга шөкер, Надия белән Зөлфирә, Тәнзиләнең сеңелләре, гел булышып, ярдәмләшеп торалар аңа.

Тәнзиләнең гомере кинәт кенә өзелде. Без барыбыз бергә 4нче декабрь көнне М.Мәһдиевне искә алу кичәсенә барырга тиеш идек. Кичә башланырга 2-3 сәгать кала, Тәнзилә шалтыратып: «Бара алмабыз, ахры, хәл китеп тора», – диде. Кичә беткәнче ул китеп тә барган. «... Һәркемнең әҗәле язылган вакытында килер», – дигән аять барлыгын укыганым бар иде шул. Язмыш... Тәкъдир...

Дустыбызны 2015нче елның 5нче декабрендә Биектау районы, Ямаширмә авылында җирләдек.

Киткәннәргә берни түгел,

Калганнарга йөрәк ярасы.

Шул яраны каплар өчен

Ниләр генә эзләп табасы.

Якыннарыңны югалту, мәңге төзәлмәслек яра булып, йөрәккә уелып кала шул. Адәм баласы истәлекләр, хатирәләр белән яши инде ул. Тәнзилә турындагы истәлекләр, сагынулар безнең күңелләрдә мәңгелек, бер көн дә юктыр аны искә алмаган. Ул бит әле мәктәптә, институтта да укыткан иде. Бу язмамның максаты – аның күп санлы укучыларына мөгаллимәләрен искә төшерү. «Безнең гәҗит»не күпләр, меңнәр укый бит. Шулар арасында Тәнзиләне рәхмәт хисләре белән искә алучылар да күп булыр дип уйлыйм.

Дустым турында хатирәләрем аңа дога булып ирешсен. Раббыбыз каберен нурлы, рухын шат кылсын. Гөнаһларыбызны гафу итеп, җәннәтләрдә очрашу язсын. Исәннәргә сабырлык, хәерле озын гомер телим.

Клара ӘҮХӘДИЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии