Тарихыңны белмәү – наданлык

Үз авылыңның тарихын белмәүне наданлык дияр идем. Минем туган авылым Ишкидә 1926нчы елдан башлангыч мәктәп 7 еллыкка, 1958нче елны 8 еллыкка, 1972нче елны 10 еллыкка әверелә. Ләкин Ишки авылының тарихын беркем дә белми.

1964нче елда туган авылым мәктәбенә эшкә кайткач, «Туган якны өйрәнү» түгәрәге оештырып җибәрдем. Менә шуннан соң туды инде Ишки авылы тарихы. Укучылар белән табигатькә экскурсияләргә чыга идек. Туганаш күпере, Урыс тавы, Аракы елгасы, Актирәк үзәне кебек географик атамаларның барлыкка килү сәбәпләрен өйрәндек, аннары авылның тарихы турында материаллар тупладык. Әби-бабайлар белән сөйләштек, архивларга күз салдык. 1646нчы елгы Казан провинциясе ясак җыю һәм ревизия документларында Ишки авылының исеме «Ахманов починок» дип күрсәтелгән.

Ишкинең исеме Ахман түгел, Алман булган. 1970нче елда Ишки авыл советы рәисе Нәгыймова Әлфинур апа борынгы таш складны сүткәндә ташлар арасыннан саргаеп беткән кәгазь төргәк таба һәм аны мәктәпкә алып килә. Анда гарәп хәрефләре белән Ишкинең борынгы тарихы язылган була.

1380нче елларда Аксак Тимер яуларыннан качып, Биләр шәһәреннән сәүдәгәр Алман дигән кеше үзенең туган-тумачалары белән килеп, Шия елгасының башланган урыныннан 10 километр түбәндәрәк, елганың уң ягына авыл кора һәм ул авыл 1552нче елга кадәр Алман авылы дип атала. Руслар һөҗүменнән куркып, бу авыл үзәннәр белән ергаланган кара урманга күчә. Авылның аксакалы Ишмөхәммәт бабай: «Оланнар, урманга кереп качмасак, безгә көн булмаячак», – ди. Менә бу урмандагы урын Ишкинең хәзерге урыны була инде. Авыл башта Ишмөхәммәт авылы дип аталган. Аннары Ишми авылы булган, соңыннан Ишмөхәммәтнең оныгы Колмөхәммәт хөрмәтенә Ишкигә әверелеп калган. Теге складтан чыккан кәгазьләрдә менә шулар язылган иде.

Шия елгасы буендагы Алман авылы урнашкан урын бүген Иске авыл дип атала. 1960нчы елга кадәр аның зираты да сакланган иде. 1960нчы елда авыл куштаннары аны сукалаттырды. Бригадир Ишки авылы тракторчыларына күпме генә приказ бирсә дә, безнекеләр бу эшкә бармаган. Васильево авылы тракторчылары: Иван Чумаков белән Иван Данилов килеп сукалап китәләр. «Маяк» колхозына җир җитмәгән диярсең. Күпме чәчүлек мәйданы эшкәртелмичә буш кала иде.

Борынгы бабаларыбызны искә алып, Алман авылы зираты булган урынга Ишки авылы мәчете имамы Хәниф Әхмәтов матур һәйкәл ясатып куя.

Казан өязе язмаларында 1646нчы елда крестьяннар терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә дип язылган. 1908нче елда авылда 1600 кеше яшәгән, 3 мәчет булган (Фазыл, Габдулла, Вәгыйзь мәчетләре), 2 су тегермәне эшләгән, табак-савыт кырганнар, кап сукканнар, җитен һәм киндер мае чыгарганнар. Ишки – һөнәрчелек чәчәк аткан авыл булган. Савыт-сабаны Оренбург, Свердловск өлкәләренә алып барып сатканнар. Ишкидә 50ләп хуҗалык һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Ләкин 1930нчы елларда 40 хуҗалыкны сөргенгә сөргәннәр. Куылучылар арасында әнием Маһибәдәрнең дә туганнары бар. Мари урманнарына җибәрелеп, алар шунда вафат була. Әнинең Мөхәммәтҗан бабайсы күп итеп умарталар асрый. Үзенең бакчасына бөтен Ишки авылы балаларын җыеп, бал һәм ипи белән сыйлый. Аны «Баба Мөҗәммәтҗаны» дип йөртәләр. Хәзер Мөхәммәтҗан бабайның йорты булган урында дала, чишмәсе генә һаман да челтери. Халык шуннан су ала.

«Туган якны өйрәнү» түгәрәгенә йөрүчеләр туплаган материалларны берләштереп, 170 биттән торган альбом ясаган идек. Аны мәктәпнең китапханәсенә тапшырдык. Мәктәпнең ул вакыттагы директоры Николай Нестеров безгә рәхмәт белдерде. Хәзер ул альбомның язмышы билгеле түгел. Урта мәктәп ябылды, соңгы чиккәчә таланды һәм кәҗәләр сараена әйләнде. Түшәме дә, идәне дә юк. Яшь чакларын сагынып кайткан элеккеге укучылар аны күреп, елап китәләр.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии