- 05.12.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Гөлсинә апа белән без күптәннән таныш дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Журналист булгач, төрле чараларда очрашырга туры килә иде аның белән, хәтта «Җидегән чишмә» Арча халык театрында бергә уйнарга да насыйп булды. Ул шундый тыйнак, гади, эчкерсез, намуслы хезмәткәр. Ә шушы гадилек эчендә күпме сер һәм талант яшерелгән икән бит! Кешенең исеме аның язмышына тәэсир итә, диләр. Бу бик дөрес сүзләр икән. «Гөлсинә» дигән татар исеме эчке дөньяның «чәчәк ата торган күңел» халәтен аңлата. Аның иҗаты да драматург Генрик Ибсенның ачык чагылышы булып тора: «Иҗат итүнең нигезе булсын өчен, тормышыгыз үзе эчтәлекле булсын». Гөлсинә Зәкиева әнә шундыйлардандыр, мөгаен.
27нче ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә, «Арча хәбәрләре» газетасы хәбәрчесе, драматург һәм язучы да булып танылып килгән (үзе бер дә алай дип әйткәнне яратмый ул, әмма ләкин мин язмый булдыра алмыйм, чөнки ул моңа лаек! ) Гөлсинә Вәзыйх кызы Зәкиеваның «Керфегеңә тамармын мин» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Кичәне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Мөхәммәтшина Алинә Таһир кызы үзенең матур теләкләрен юллап ачып җибәрде.
Китапка кереш сүз язган «Каурый каләм» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, китапка кыскача анализ ясап, аңлатма бирде. «Гөлсинә белән бергәләп шушы геройлар өчен борчылып яшәдек, – ди. – Әсәрнең җитешеп бетмәгән якларына үз фикерен җиткереп, тискәре геройларны да яхшы холыклы итеп үзгәртеп, әсәрләрне китап укучыга аңлаешлы булсын дип тырыша ул», – дип ассызыклап үтте Халидә апа.
Кичә барышында Гөлсинә апаның үзе язган әсәрләреннән сәхнәләштерелгән видео-өзекләр күрсәтелде. Һәр әсәрендә тирән, эчтәлекле, уйландыра торган мәгънә ята. Сәхнә артисты буларак, пьесалардагы персонажларның холыкларын аермачык итеп сурәтләп бирә. Һәр героеның күңел халәтен аңлап, аны күңеле аша үткәреп, гади тел белән укучыга җиткерә белә ул. Моңа сокланмый мөмкин түгел!
Хезмәттәшләре дә аның белән горурланып утырды, чөнки ул 1983нче елдан бирле «Арча хәбәрләре» газетасында журналист булып эшли. Бүген дә һөнәренә тугры булып, эшен яратып башкара.
36 ел буе «Җидегән чишмә» Арча халык театрында яраткан актриса булып өлгерде. Үзе журналист, үзе әсәрләр яза, әле тагын театрда да уйный, шуның өстенә әле бит аның гаиләсе дә бар. Ул барысына ничек өлгерә диярләр кайберәүләр?
– Моңа бары тик сәламәтлек һәм теләк, фанат булуың кирәк, – ди, Гөлсинә апа. Ире Хәйдәр абыйга, балаларына чиксез рәхмәтле ул.
Тормышын ничек театр белән бәйләгән икән бу тынгысыз ханым, диярсез. 1984нче елларда якташыбыз Илфат абый Фәйзрахманов Чаллыдагы эшен ташлап туган ягы Арчага кайта, район газетасында Гөлсинә апа белән бергә эшли башлыйлар. Арчада театр юк, була да алмый дип сөйләсәләр дә, алар үз көчләре белән театр оештырырга булалар. Тырышулары бушка узмый. Олысы да, кечесе дә әзерлек эшләрендә катнаша. Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» пьесасын сайлап эшкә керешәләр. Спектакль зур аншлаг белән үтә, шуннан бирле тормышын театрдан башка күз алдына да китерә алмый Гөлсинә апа. Илфат абый үзе кичәгә кайта алмаса да, матур, эчтәлекле видеокотлавын җиткерде. «Гөлсинәнең һәр әсәренең язылган эпизоды уйландыра, тирән мәгънәгә ия, гыйбрәт алырга мәҗбүр итә», – дип әйтте ул. Киләчәктә иҗат уңышлары, яңадан-яңа әсәрләре белән сөендерергә язсын дигән теләкләрен җиткерде.
Кичәгә килгән «Җидегән чишмә» Арча халык театрының әйдәп баручы артисты Харис Сафин шигъри юлларга салып теләкләрен юллады, режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтуллина Динар Бариев белән берлектә җыр бүләк иттеләр. Гөлсинә апаның «Өйләнәм дигәч кенә» комедиясеннән өзек күрсәтелде. Үзешчән композитор Нәзир Фәхретдинов иҗат иткән, Рәсих Галимҗанов башкаруында «Ташлап китмә» дигән җыры яңгырады. Арчаның күпфункцияле үзәгендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан куелган «Вәгъдәләр бирештек җәйләрдә» дип исемләнгән ике пәрдәле драмасын сәхнәгә куйган үзәкнең сәнгать җитәкчесе – Илмира Фазылҗанова, тамашачы буларак спектакльне караган Альмира Гатауллина үз фикерләре белән уртаклаштылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Керфегеңә тамармын мин» әсәреннән сәхнәләштерелгән видеоөзек күрсәтелде. Китапханә директоры Эльвира Вафина Гөлсинә ханымда зур язучылар потенциалы барлыгын тоюын җиткерде. Әлифба музее директоры Дамир Таҗиев «Үги ана» пьесасы буенча кыскача анализ ясады, «Казан арты» тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Визит карточкагыз дип кайсы әсәрегезне атар идегез, дигән сорауга Гөлсинә апа: «Елый икән ирләр дә» пьесасы», – дип җавап бирде. Ул зур аншлаг белән Арча, Казан сәхнәләрендә күрсәтелде. Әлеге әсәр буенча Арчада беренче тапкыр фильм төшерелде. Спектакльдән һәм фильмнан күрсәтелгән видеоөзекләрне кичә барышында тамашачы күз яшьләрен тыя алмыйча карап утырды. Пьесаның режиссеры, 2010-2017нче елларда «Җидегән чишмә» Арча халык театрын җитәкләгән, бүгенге көндә Әтнә районы Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов та: «Җиде ел Арчада эшләгәнем күз алдымнан үтте», – дип, хатирәләре белән уртаклашты.
Фильмда төп рольләрне Мәликә (Лилия Баһавиева), Рамил Мөхетдинов һәм Айгөл Галәветдинова башкарды. «Кинога төшү спектакльдә уйнау түгел, үземне икенче яктан ачтым, миңа шундый мөмкинлек биргәнегез өчен сезгә бик рәхмәтле, хөрмәтем чиксез», – дип җиткерде Айгөл Галәветдинова.
«Һәр кеше бу дөньяда ниндидер уй-хыяллар белән яши, сезнең нинди хыялыгыз?» – дигән сорауга Гөлсинә апа: «Хикәяләр җыентыгымны чыгарасым килә», – дип җавап бирде. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов фикерне хуплап алды, ярдәм итәчәгенә ышандырып, киләчәктә хикәяләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсендә күрешергә насыйп булсын, дип өстәп куйды.
Гөлсинә апаның иҗатын хөрмәт итеп килгән тамашачы:
– Пандемия үзенекен итте, кичәләр сагындырган, заллар тутырып спектакльләр карыйсы килә башлады, иҗатыгыз яңа үрләр алып, китабыгыз кулдан кулга йөреп, яратып укылсын, – дип саубуллашты.
Талантлы кеше бөтен яктан да сәләтле, диләр. Бу Гөлсинә апага тулысынча туры килә. Иҗат чишмәгез саекмасын, яңа әсәрләр белән халыкны сөендереп, киләчәктә Арчада гына түгел, Республика күләмендә драматург булып танылырга язсын сезгә!
Арча үзәк китапханәсенең халыкка
хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе
Рилә АБДРАХМАНОВА
Комментарии