- 05.10.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №40 (3 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Танылган җырчыларыбызга да сүз бирергә булдык. Алар мәктәп елларын ничек итеп хәтерли, бүген укытучыларына нинди сүзләр җиткерергә тели икән?
«РАМАЗАНОВ БИРГӘННЕ, СЕЗ ДӘ БИРЕРСЕЗ»
Җырчы Ризат РАМАЗАНОВ Саба районы, Шекше урта мәктәбен тәмамлаган:
– Хоккей уйнаганда травма алып, 1-3нче классларны ятып кына укырга туры килде. Яшел Үзән Обсерваториясендә урысча укыдык, 4-5 билгеләренә укыдым. 5нче класска Шекше мәктәбенә кайткач, баштарак кыен булды. Бердән, коллектив яңа. Икенчедән, тегендә урысча укыгач, монда татарча укуга кереп китү читенрәк булды.
Укытучыларның яраткан укучысы идем, дия алмыйм. Кечкенәдән җыр конкурсларында катнаша идем, шуңа күрә дәресләр дә калгалады. 9нчы класста укыганда йоклап калган вакытлар да бар иде. Мәктәп директоры үзе өйгә килеп, дәрескә алып киткәләде.
Аттестатта урыс теленнән генә «өчле» булды. Шулай да мин укытучыма үпкә сакламыйм. Туган көнендә, Укытучылар көнендә шалтыратып котлый идем. «Мин сине мондый бала булырсың дип уйламаган идем, сине якыннанрак белмәгәнмен икән, минем иң зур хатам – синең аттестатка «өчле» кую», – диде үзе соңыннан.
Математика укытучысы Гүзәлия апа (ул р хәрефен әйтә алмый иде): «Гамазанов, нишләп укымыйсың соң син?!» – дип сүгә иде. Шулай да математикадан БДИда мәктәптә иң күп баллны мин җыйдым. «Бишле»гә укыганнар «өчле» алып чыкты, минем «бишле» булган иде. Бездән соң укыганнар: «Гүзәлия апа, имтиханны ничек бирербез икән?» – дип борчылып сорагач, Гүзәлия апа: «Бирерсез, бер тапкыр такта янына чыгып карамаган Рамазанов та биреп чыкты әле», – дия торган булган.
Шекше урта мәктәбе коллективына бик рәхмәтле мин. Олы тормышка әзерләде алар безне. Хәзер дә күрешеп торабыз, чаралар булганда кайтып, җырлап китәргә дә тырышам. Шунысы сөенечле: ике ел рәттән Сабага концерт белән кайттык, укытучылар коллектив белән җыелышып, билет алып, безнең концертка килде. Бу хөрмәт инде. Хәзерге мәктәп директоры Наил абый Зәйнәгыев та: «Ризат, мәктәп синең белән», – дип кенә тора.
Авыл укытучысын бигрәк тә хөрмәт итәм мин. Мәктәптән кайтып, сыерын саварга, иртән торып көтүен дә куарга кирәк. Казы-үрдәге дә бар. Шулай да балаларга вакытларын табып, бар көчләрен биреп эшлиләр. Шуңа күрә бик зур рәхмәт сезгә!
«ОТЛИЧНИЦА» ИДЕМ»
Татарстанның атказанган артисты Айгөл БАРИЕВА Казанның 13нче урыс мәктәбен тәмамлаган:
– Мин бик тәртипле, тыңлаучан укучы идем. «Отличница» булдым. Мине берәү дә яхшы укы дип мәҗбүр итмәде, әти-әни өй эшен эшләвемне тикшереп тә тормады. Үзем тырышып укый идем. Син Шамил Бариевның кызы икән, дип башкалардан аерып куючы да булмады. Гомумән, мин кем кызы икәнемне яшерә идем. Әтисе аркасында гына күтәрелгән, дип әйтүләрен теләмәдем.
Мәктәптә телләрне яратып укыдым. Татар теле укытучысы Рифә Кадыйровна Хәмитова (хәзер мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын!) туган телгә мәхәббәт уятты. Татар теле атнасына ике генә сәгать керә иде, телгә кызыксыну уяту өчен шул ике сәгать тә җиткән. Гомумән, безне бик көчле укытучылар укытты. Алар биргән белемнән һаман да файдаланам мин. Мәктәптә өйрәнгән инглиз телем белән дөнья гизәм. Бәйрәм уңаеннан аларга рәхмәтемне җиткерәм һәм олы хезмәт ияләре алдында башымны иям!
«УКЫТУЧЫЛАРГА РӘХМӘТ, УКАЗКА БЕЛӘН ЯРАЛАР ИДЕ»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс ТЯМАЕВ Нурлат районы, Түбән Нурлат авылы мәктәбен тәмамлаган:
– Мин хулиган, «икеле капчыгы» идем. Укытучылар гел сүгә иде үземне. Җырларга яраттым, дәрестән качып, төрле бәйгеләргә, авылларга җырларга китә идем. Шуның өчен әти берничә тапкыр колак төбемә дә менеп төште.
Клуб директоры: «Фирдүсне җырларга җибәрегез», – дип өйгә, мәктәпкә төшә иде. Бервакыт РОНО җитәкчесе белән ачуланышып та киттеләр. РОНО җитәкчесе: «Ник безнең баланы бозасыз?» – ди, клуб җитәкчесе: «Глава да, башкалар да Фирдүснең җырлавын яраткач нишләтим соң?» – ди. Менә шулай итеп укып чыктым мин ул мәктәпне.
Хәзер укытучы ни балага сүз әйтә алмый, ни сүгә алмый, ни үз фикерен белдерә алмый. Ә безнең вакытта-а… Зәйнәп апа белән Мирза абый, берәр гаебебез булса, указка белән тотып яралар иде. Әти-әни бер сүз әйтми. Без укытучылардан курка, аларны хөрмәт итә идек. Зәйнәп апа, чәчне кисеп килмәсәң, берәр укытучыны чакыртып, чәчне алдыра иде, тырнакны кисеп килмәсәң – указка белән бармакларга суга. Әгәр ак күлмәкнең якасы пычрак булса, башың белән акбур чиләгенә тыга иде. Тормыш дәресе бирде, тәртипкә өйрәтте ул укытучылар безне. Шуңа күрә бик рәхмәтле мин аларга.
Бүгенге заман балалары белән эшләү бик авыр. Мин үзем дә белемем буенча музыка укытучысы, балалар белән эшләп караган кеше буларак әйтәм моны. Аллаһ ярдәм бирсен сезгә, укытучылар. Нервы кылларыгыз түзсен. Бер видео чыккан иде бит әле: имеш, укытучы дәрестә бер укучыны тотып яра. Ярсын! Димәк, гаебе булган, димәк, укытучыны шул халәткә китереп җиткергән. Укучы дәрестә укытучыга каршы дәшеп, телефонда уйнап утырырга тиеш түгел.
«ИРТӘНГЕ 7дә ТАТАР ТЕЛЕНӘ КИЛӘ ИДЕМ»
Татарстанның атказанган артисты Зөлфия ВӘЛИЕВА Казанның 55нче мәктәбен тәмамлаган:
– Мәктәптә уртача гына укыдым, хәйләкәр, шыпырт булдым. Өченче партада утыра идем. Минем алдагы парталарда – әйбәт укучы кызлар. Мин алар белән дус, шуңа алар миңа күчертә. Ә минем арттагы парталарда укымый торган хулиган кызлар утыра иде. Дәрес вакытында кәрт сугалар. Ләкин алар белән аралашу шундый кызык иде. Алар инде миннән күчерде. Менә шулай итеп, тегеләре белән дә, болары белән дә дус булып, алтын урталыкта йөри идем.
Шигырь сөйләргә ярата идем. Минем такта янына чыкканны көтеп торалар иде. Тик мин такта янына, кеше алдына чыгып сөйләргә куркам. Ә инде бер сөйли башласам, онытылып сөйлим. Тып-тын калып тыңлап торалар иде. Музыка дәресе башланганчы, фортепианода уйнап, классташларны җырлата идем.
Татар теле «нулевой» йә соңгы дәрес иде: йә дәрес башланганчы иртәнге 7дә була, йә урыс балалары кайтып киткәч, сигезенче дәрескә калып укыйбыз. Шулай да дәрескә яратып йөри идем. Кышын иртән кап-караңгы була, шулай да татар теленә дип торып килә идем.
Мин хәзер мәктәптә театр түгәрәген җитәклим һәм укытучылар белән еш аралашам. Элегрәк, аларның эше җиңел, 11гә эшләре бетә, дип уйлый идем. Алай түгел икә-ән. Документлар, электрон журнал тутыру дисеңме. Алар мәктәптә көн дә төнгә хәтле утыра. Гаҗәп! Шуңа күрә аларга нык сәламәтлек, сәләтле балалар һәм идея белән янып йөрүләрен телим!
Фәнзилә МОСТАФИНА сөйләште
Комментарии