Балалар арасында үзеңне гел яшь итеп тоясың…

Балалар арасында үзеңне гел яшь итеп тоясың…

Алсу Салих кызы Гыймалтдинова. 2010нчы елда Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә Яңа Савин районының 71нче татар–рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

«Укытучым! апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!.. Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп укытучым каршы ала…

Укытучы… Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы.

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде.

Көтеп алган җәй айлары, каникуллар үтеп тә китте. Мәктәпләрдә тормыш гөрли башлады. Укытучылар баштанаяк эш-мәшәкатькә чумды. Яшь укытучы, Алсу Салих кызы ГЫЙМАЛТДИНОВА белән очрашып сөйләшүебез дә шул мәктәп тормышы турында булды.

Алсу Салиховна, 1 сентябрь ничек үтте? Укучылар сагындырганмы?

– Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар, күз ачып йомган арада, борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китте. Менә тагын укучыларым белән күрешер вакыт җитте. Белем көне бик кызыклы үтте. Балалар белән очрашып кына калмадык, чәйләр эчтек, озак кына сөйләшеп утырдык. Мин 5 –8 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам.

Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтерләмим дә. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Шушы карарым мине Татар дәүләт гуманитар–педагогика университетына алып килде дә.

Бәләкәй чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер, дип уйлый идем. Ләкин үскәч, шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала. Дөресен әйткәндә, белгечлек буенча эшләрмен дип уйламаган иде. Тик менә тормышның бөтен якларын да күреп, кеше сүзенә карамыйча, нәкъ бер ел элек 71нче мәктәпкә юл тоттым. Директорыбыз – Шакирова Талия Расыйх кызы якты йөз белән каршы алды һәм коллектив белән таныштырды. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.

Университетта алган белемнәр ярдәмгә киләдер инде? Укуны тәмамлап, бернинди тәҗрибәсез эш башлап җибәрүе авыр бит ул!

– Беренче елым минем өчен бик авыр үтте. Адаптация чоры булгандыр, мөгаен. Шулай да, балаларны беренче көннән үк үз иттем. Миңа 5нче сыйныфны тапшырдылар. 28 кешелек бу сыйныф мине көлдерде дә, елатты да. Хәзер инде аларны үз нарасыйларым кебек яратам.

Укучылар татар телен үз итәләрме?

– Укучыларның татар теленә карашы начар дия алмыйм. Бөтенесе тырыш, акыллы балалар. Шуны да әйтергә кирәк, кайбер чит милләт балалары да татар телендә бик теләп, бик яхшы сөйләшә. Татар теленә карата мәхәббәт уяту безнең төп эшебез инде.

Балаларына татар теле укытуга каршы булган әти-әниләр бармы?

– Юк, андый хәлләр булганы юк!

Быел Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен сәхнәләштердек. Укучылар бу эшкә бик кызыксынып алындылар, һәм уңышлы гына башкарып чыктылар.

Чыннан да, бала җанлы, балаларны яраткан, иң мөһиме – үз эшен яраткан кеше генә укытучы булып эшли аладыр. Күпме түземлек, сабырлык таләп итә торган хезмәт бит ул!

– Мин үземне түземле кеше дип әйтмәс идем! Балалар белән эшләү түземлелек сорамый ул, мәхәббәт кирәк! Бала бит ул укытучының нинди карашта булуын сизә, икейөзлелек белән алдап булмый аларны!

Мин бик таләпчән дип саныйм үземне. Дәресемдә балалар каушап калмый, үз фикерләрен ачып бирә, уен һәм юмор хисе белән сизелми дә үтеп китә дәресләр. Балалар белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырам.

Ә әти – әниләр белән низаглар тумыймы?

– Баштарак бераз аңлашылмаучанлык килеп чыккалады… Кайбер балаларга гаиләдә мәхәббәт җитеп бетми, шуңа да, үзләрен начар яктан күрсәтәләр. Һәм шуңа бәйле рәвештә җитди бәхәсләр, проблемалар чыга. Алар белән аерым эшлибез.

Эшегезнең нәтиҗәсе күренә дип саныйсызмы?

– Эш нәтиҗәсе минем Рөстәм исемле укучымда күренде. Узган имтиханда югары билге алып, бөтен мәктәпне шаккатырды. (Фәнне «йомшаграк» үзләштерә иде. Көтелмәгән хәл булды бу!) Әлбәттә, минем өчен зур шатлык иде.

Сезнең өчен генә түгел, мәктәп өчен, Рөстәмнең үзе өчен, һәм әлбәттә инде, әти-әнисе өчен дә зур шатлык булгандыр инде ул!

– Рөстәмнең әнисе һәм апасы белән без бик яхшы мөнәсәбәттә, әлбәттә, сөенделәр. Минемчә, Рөстәмнең мөмкинлекләре зур, яхшы укырга сәләтле, тырышырга гына кирәк. Рөстәм – чын татар егете.

Уңай нәтиҗә – һәрнәрсәгә көч, алга этәреш бирә инде ул! Әлеге авыр да, мавыктыргыч та һөнәрнең кайсы якларын уңай, кайсы якларын тискәре дип саныйсыз?

– Акча ягы начаррак инде, ә уңай яклары бик күп! Иң мөһиме – балалар белән үзеңне яшь һәм бәхетле хис итәсең! Аларны кызыксындырган һәр нәрсә сине кызыксындыра башлый! Төрле яңалыклар өстәлә, яшүсмерләр дөньясына юл ачыла.

– Сезнеңчә, бүгенге көн укытучысы нинди булырга тиеш?

– Укытучы – гади кеше, шуңа да, кешелекле булсын ул! Балаларны аермаска, һәрберсен бертигез яратырга тиеш, дип саныйм! Белем ягыннан артта калган балаларны белемле итәргә тырышу – һәр укытучының бурычы.

Киләчәккә нинди уйлар белән янасыз?

– Бүгенге көндә һәр ай саен чыга торган татар стена газетасын чыгару турында уйлыйм. Методик папканы тулыландыру өстендә эшлим әлегә! Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Әңгәмәбез өчен рәхмәт! Һөнәри бәйрәмегез белән!!!

Әңгәмәдәш .

Балалар арасында үзеңне гел яшь итеп тоясың... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии