- 05.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Аулак өй
Февральдә туган көнем иде. Гомер бәйрәмем апрель беткәнче дәвам итте, дисәм дә була. Бүләк ясап, танышларым мине тамашаларга йөртте, ә мин бер елга җитәрлек ләззәт алдым.
Беренче караган концертым Салаватныкы булды. Аңа гына хас минминлек, үз-үзенә артык ышануы, төрле футболкалары белән тамашачыны таң калдыра алмады ул бу юлы. Ни өчен дигәндә, бездә кешене, бигрәк тә артист халкын киеменә карап каршы алу гадәте бар. Сәхнәгә менеп баскансың икән, киемең күз явын алырлык булсын! Футболка нинди генә булса да, ул – спорт киеме. Концерт дәвамында саннар язылганын да, сурәтлесен дә киеп чыкты, күлмәге барлыгын күрсәткәндәй, берничә тапкыр анысын да алыштырды. Бәлки, алар ат бәясе торадыр, әмма берсе дә сәхнә киеме түгел – машинада куышканда кия торган киемнәр. Яшь артистларны җырларга өйрәтүче «профессор» буларак, сәхнә этикасы аңа таныш түгел микәнни?
Салават диюгә, халыкчан, озын, моңлы көйләр колакта яңгырый башлый кебек. Бу юлы аларын да ишетмәдек. Иң соңыннан башкарган җыры да бик сәер тоелды: «Күптән инде шашып елаган юк, сөйгән юк, яфрак ярган юк». Ни өчендер ул бу җырны тамашачыга уйланыр өчен, өйгә эш итеп җырлады.
Аның каравы, «Татарча солянка»ны карап рәхәтләнеп ял иттек. Яшь башкаручылар арасында Ринат Рахматуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ришат Фазлыйәхмәтовны күреп, аларга кушылып җырлап утырдык.
Без караган өченче концерт Фирдүс Тямаевныкы булды. Чынлап әйтәм, бушлай булмаса, бармас идем. Чөнки ул егетне күреп тә, ишетеп тә белми идем. Соңрак исә, концертка килүемә шатланып туймадым. Сәхнәдән бөркелгән яшьлек хисе Түбән Каманың драма театры бинасына гына сыймыйча, урамга да чыккандыр, валлаһи. Фирдүс тиз арада тамашачы белән элемтәгә кереп, концерты беткәнче, халыкны уч төбендә йомарлап тоткан кебек итте. Бик матур киенгән, үз-үзен тотышында бернинди ясалмалылык, кыланчыклык юк. Бераз мактанып алса да, яшь автор-башкаручыны ул көнне тамашачы аңлаган булыр иде. Ничә җыр җырлаганын санап тормадык, тирләп-пешеп кич буе үз җырларын башкарды. Халык сорап җырлаткан хитлары да, яңа җырлары да йөрәккә сары май булып ятты. Бик сорагач, баянда үзе уйнап, җырлап та күрсәтте. Афәриннән башка бер сүз дә юк.
Тагын берничә концерт карадым, әмма иң соңгы ләззәт алу кичәсе апрель аенда булды. Үзәк базар янында эленгән бердәнбер афишада Шәфәгать Салихов фамилиясен күреп калдым. Күптән аны күргәнем юк иде, юксындырган. Җырчылар исеменә әллә ни исем китмичә генә концертка барып утырдым. Залда халык бик аз иде. Артистлар алдында уңайсыз булып китте. Ничек инде 100 кеше өчен чыгыш ясарга кирәк? Ә алар бу чыгышларына бик җитди караган. «30 кеше килсә дә, кире борылып кайтып китмибез. Алар йөзенә ничек карарбыз?» – дигән алар.
Сәхнә пәрдәсе ачылганчы ук яңгыраган «Кара урман»ны җырлаучының кем икәнен беләсе килде. Ниһаять, кояш кебек балкып, сәхнәгә «Татар моңы–2010» конкурсында Гран-при яулаган яшь җырчы Руслан Кираметдинов чыкты. Менә ичмасам егет! Буй-сын, тавыш, әдәп – Ходай бирсә дә бирә бит бер кешегә! 21 яшьлек егетнең үз-үзен тотышы да гаҗәпләнерлек. Мәскәүнең мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы, беренче җырын 16 яшендә язган Руслан репертуарында үзе иҗат иткән җырларның шактый булуы өчен дә чын-чынлап сөендек. Киләчәге зур бу егетнең. Икенче өметле, яшь җырчы Илмира Нәгыймова да үз җырларын да, башка авторларның җырларын да зур осталык белән башкарды. Талантлы, зәвыклы яшьләр әллә кайда түгел, Чаллыда яши һәм иҗат итә икән.
Татар халкына яхшы таныш булган, ТРның атказанган артисты Шәфәгать Салихов белән янәшәдә, «Ягымлы яз» конкурсында Гран-при яулаган баянчы егет Булат Шәриповны күреп, аның белән танышуыбызга да шатландык. Күптән түгел генә оешкан бу төркем дә тиз арада тамашачы күңелен яулар, зал тутырып тамашачы җыяр дигән өмет бар.
Яшьләрне, киләчәк буынны яманларга яратабыз. «Өч нотадан торган җыр җырлыйлар, моңнары юк», – диюләре дә дөреслеккә бик үк туры килми. Дөресен әйткәндә, яшьләргә тел тидерерлек түгел. Бу күренешне бары тик өлкәннәрнең яшь буынга юл бирәсе килмәве, аларны кысрыклап чыгаруларыннан куркуы белән аңлатырга була. Бәхәсләшмим, арада өч көнлек «йолдыз»лар да бар. Филүс Каһиров, Илназ Баһ, Гүзәл Уразоваларны яратып тыңлыйбыз. Татар эстрадасында бик моңлы тавышлы, өметле яшьләр күренүгә уңай күренеш итеп карарга кирәк, минемчә. Барысын да бер себерке белән себереп, моңсызлар, талантсызлар исемлегенә кертсәк, алдагы көннәрдә мәдәниятебезне кем үстерер дә, телебезне, гореф-гадәтләребезне кем саклар?
Мәрфуга САДРИЕВА.
Түбән Кама шәһәре.
Җырның ертыгы юк, диләр ,

Комментарии