«Кешегә ярыйм дип кенә үз сүземне әйтми кала алмыйм»

«Кешегә ярыйм дип кенә үз сүземне әйтми кала алмыйм»

Автор-башкаручы Флүрә Коләхмәтова-Талипова моннан бер ел тирәсе элек Казанга концерт белән килер алдыннан газетабызга интервью биргән иде. Бер ел эчендә дөньяда күп нәрсәләр үзгәрде. Флүрә ханымның фикерләре, карашы, тормышы үзгәргәнме – шул хакта сөйләшеп алдык.

– Тормышымда әллә ни үзгәрешләр булды дип әйтә алмыйм. Ә минем фикерләрем билгеле инде. Мин һәрвакыт милләтпәрвәр идем һәм шундый булып калам. Һәрвакыт, нинди генә очрак булса да, үземнең сүземне әйтәчәкмен. Үзебезнең милләтнең хәленә карап кына бүген бераз борчылам. Борчылу булса да, барыбер өметемне өзмим, үзебезнең халыкка ышанам. Минем бу позициям һәрвакыт шулай калачак.

– Казанга гел Хәтер көннәренә килә, җырлап, халыкның рухын күтәрә идегез. Узган ел Хәтер көненә митинг оештырылмады...

– Дөресен генә әйткәндә, кәефләр төште. Хәтер көне оештырылмавына борчылдым, чөнки ул минем өчен мөһим көн. Миндә көрәшче каны. Ул көнне халкым белән булып, Казаныбызны яклап шәһит киткән әби-бабаларыбызны искә алып уздырырга ияләшкән...

Көннән-көн безне кысып, хокукларыбызны алып баралар икән, бу берничек тә кәефне күтәрә алмый. Шулай да мин оптимист, барыбер ышанам, үземнең эшемне барыбер эшлим. Концертларда да сүзләрем белән дә, җырларым белән дә халыкка аңлату эшләре алып барам. Миңа калса, бу хәлләр барыбер дә озакка сузылмас. Киләчәккә ышаныч, өмет белән карыйм.

– Сүз дигәннән, әйтергә ярамаган сүзләр күбәйде, тыюлар артты, әләкләүләр китте. Куркасызмы?

– Нишләптер курыкмыйм мин. Нигә без гомер буена куркып яшәргә тиеш соң? Менә шуңа аптырыйм. Андый сыйфат юк миндә. Өлешчә бар, әлбәттә. Минем аркада балаларымның тормышына киртәләр куярга мөмкиннәр, дигән уйлар килә. Ләкин хәзер минем юлымны каплыйлар дип, үз файдам турында гына уйлап, мин ничек яшәргә тиеш соң? Әгәр дә халкым, милләтем өчен көрәшәм икән, нишләп мин куркып утырырга тиеш әле? Куркырга кирәк түгел, безгә кыю булырга кирәк. Әнә шул курыкканга күрә һаман да мәхрүм итәләр, һаман да ныграк изәләр. Кол кебек башлар иелгән. Әгәр дә без кыюрак булсак, мондый хәлгә дә калмас идек. Үз хокукларыбызны, милләтебезне яклап көрәшүчеләр бик әз без. 15-20 процент бармы икән? Күпчелек зомби-тартманы карый да, шундагы мәгълүматны тыңлап, ялгыш юлга кереп, ялгыш фикерләр белән яшәп ята. Әзрәк кенә икенче якны да тыңларга, карарга кирәк. Гел бер яклы гына мәгълүматны тыңлап, кеше үсә алмый. Мин күрә торып ялганны яклый, ялган сүзләргә чыдый алмыйм.

– Туры әйткән – туганына ярамаган, дигән сүз бар. Сезнең дә, дөресен сөйлим, яшерми сөйлим, дип, кыен хәлләргә калганыгыз бардыр?

– Бар андый очраклар. Әле күптән түгел генә авылга кайтып, бушлай концерт куеп килдем. Анда да милләт проблемаларын күтәреп чыктым, сәяси мәсьәләләрне дә сөйләп, аңлатып киттем. Апалар килгәннәр иде. «Гел политика сөйлисең дә, политика сөйлисең син», – дип каршы чыктылар. Шул хәтле куркаклык, үз дөньяларыннан чыгарга теләмәү. Шулай да минем белән артык бәхәскә керергә тырышмыйлар.

Үзләрен бик акыллы дип санаган язучылар, шагыйрьләр бар. Хөрмәтле шәхесләребез, зур әдипләр, ә шулар хәзер барган хәлләрне яклап язып яталар. Миңа ул кешеләр шул хәтле мескен булып тоелалар. Мин гарьләнәм, оялам андыйлар өчен. Аларның, бәлки, фикерләре үзгәрер, дип телим.

– Халыкка җиңел нәрсәләр кирәк бит. Җиңел җырлар, комедияләр. Ә сез милләт турында, тормыш турында җырлыйсыз, уйландырасыз...

– Ничек тәрбиялисең бит халыкны. Кискен итеп әйтергә минем хакым юк, һәр кешенең үз зәвыгы, нинди җыр тыңлыйсы килә – шуны тыңлый. Әмма без, халыкның тыңлыйсы килә, дип кенә гел җиңел җырлар гына җырларга тиеш түгел. Без, сәхнәдәгеләр, аларга үрнәк булырга, юл күрсәтергә тиеш бит. Халык җиңелне ярата, күбрәк шундыйга килә, андыйдан акча да күбрәк керә, дип кенә эшләп буламы икән ул? Күпчелек, бәлки, шулай уйлыйдыр. Тик мин алай уйлый белмим, мин күпчелек белән түгел. Ничек кешене ялгыш юлга кертеп, җиңел җырлар җырлап кына йөреп булсын? Мин моны күпмедер дәрәҗәдә оятсызлык дип тә саныйм. Тормышта яшисең икән, сәясәткә дә күз йомып булмый. Тормыш үзе сәясәт бит инде. Күрмәмешкә салышып, барысы да әйбәт, дигән булып йөрү – хыянәт ул. Без бит мал түгел, без – кешеләр, бездә интеллект булырга тиеш. Күп аудитория җыя торган артистларыбыз сөйләсә, гадел булмаган нәрсәләрне аңлатып китә алса, халык әзрәк кенә уйланыр иде. Без болай да шул хәтле җиңел, уйламыйча гына яшәргә өйрәнгән. Кайда безнең телебез, кайда мәктәпләребез – аны да бит уйларга кирәк. Мин гаделлек өчен көрәшәм. Битараф кына, җырчы булып, барысы да нормаль кебек йөри, дөрес булмаган әйберне дә дөрес итеп кабул итә алмыйм. Безнең хәзер бер әйберебез дә юк. Моңарчы да кәгазьдә генә иде. Ичмасам, буп-буш булып, чип-чиста булып калсын, иллюзияләр белән яшәмик.

– Кемдер бу елда бөтенләй язудан туктады, кемдер, киресенчә, фикерен кәгазьгә төшереп калырга тырыша. Сез яза аласызмы?

– Минем язудан туктап торганым юк. Заказ буенча мәхәббәт темасына да, өч тиенлек җырлар да языштырам. Шулай да аның арасында «Уян, халкым» кебекләр дә иҗат ителә. Бүген Марат Кәбировның бер поэмасына җыр әзерлибез. Таҗик-әфган сугышы турында язылган әсәр ул. Аны бүгенге көн таләпләренә туры китереп эшләп чыгасы килә. Көчле генә әйбер килеп чыгарга тиеш. Балаларның ни гаебе бар соң, алар менә бу хәлләрне күреп үсәргә тиешләрме – әсәрдә шул тема күтәрелә. Чынлап та, менә бу заманда туган балалар нинди булып үсәр, бу вакыйгалар тулы бер буында нинди эз калдырыр?

– Театрга цензура керә башлады инде. Аерым артистларга карата да чикләүләр, тыюлар кертелә. Ничек уйлыйсыз, сәнгатькә, сәхнәгә, эстрадага ныклы цензура кертелерме?

– Цензура керә инде. Керде инде ул: тегесен әйтергә ярамый, монысы ярамый. Мин нинди генә шартлар булса да, үз сүземне әйтү җаен табачакмын. Урынымны югалтырмын, акчамны югалтырмын, дип курыкмыйм. Бу дөньяда гадел булырга кирәк. Кешегә ярыйм дип кенә, ипиемне югалтмыйм дип кенә мин үз сүземне әйтми калсам, үземә-үзем дошман булачакмын. Кем дә булса әйтергә тиеш бит инде аны. Шул ук вакытта үзеңне саклап та калырга кирәк, чөнки минем әле көрәшәсем бар.

Автордан. Сөйләшеп бетергәч кенә игътибар иттем: милләтпәрвәр җырчы белән әңгәмәбез диктофонда 1552нче язма булып язылган. Махсус эшләсәң, шулай туры китереп булыр идеме икән әле?..

Флүрә Талипова концерты Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә 14нче мартта 19:00 сәгатьтә була. Сәхнәдә аның җырларын башкаручы җырчылар – Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Зөлфия Шакирова, Алинә Шәрипҗанова, Алинә Даутова, Алинә Кәримова һәм башкалар – барлыгы 30га якын җырчы чыгыш ясаячак. Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәттә дә концертлар узачак. 6+

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии